Фал нәрсә икәне һәркемгә мәгълүмдер. Авыл вә шәһәрләрдә әбиләр, «Мөхәммәдия»* көйләрлек кадәр мәгърифәте булган кызлар, кулларына «Йосыф китабы»** вә «Мөхәммәдия» тотып, шуларны баш түбәләренә куеп, соңра ачып фалланалар.
Көннәрдә бер көн мин, әҗнәби телләреннән алынган сүзләрне тәгъриф иткән словарьны тотып утырганда, уйладым: «Тукта, үзем белгән вә хәзерге заманымызда азмы-күпме шөһрәт тапкан кешеләр тугърысында шушы словарьны ачып фалланыйм әле, нәрсәләр чыгар икән?» — дидем. Словарьны иң элек Акчурин Йосыф тугърысында ачтым: «Төркиядә солдатлык дәрәҗәсе» дигән сүз килеп чыкты. Мин аны инде генералдыр дип уйлый идем. Фаразыма муафикъ булмады.
Соңра Исмәгыйль Гаспринский хакында ачтым: «Хәзердә Кырым татарлары каршында мәкъбүл озын вә биек папаха» дигән сүзгә күзем төште. Бунысына бераз ышана төштем. «Булса булыр шул, зур кеше бит, андагы татарларның башларына менеп утыргандыр», — дидем. Бунысы тугърырак чыкканга, күңелем үсте дә, Шаһтәхтинский*** тугърысында ачтым. Ни күзем илә күрим! Тәмам тәмамына өстенә каплаган да куйган: «Шундый бер фиркадер ки, татарлар (вә анларның уң гәзитәләренең) гөманынча, аңар кыямәттә нәҗат юктыр», — дигән.
Шаһ хакында ачтым: «Иранда үсә торган зарарлы вә зәһәрле бер үләндер» дигән сүз күренде. Бу сүзнең тәфсире илә күп чуалмыйча, аннан узып, Мотыйгый**** тугърысында ачтым: «Мәгънәсез гакыл сату, бушбугазлык» дигән сүз чыкты. Ул кеше шулай ук булыр микәнни дидем дә икенчегә күчтем.
Фатих Кәрими хакында ачтым: «Бер сәүдә фирмасының вәкиле» дигән сүзгә очрадым. Башта бераз ышанмаска да ният кыйлган идем, соңыннан, аның хәзер үзеннән эш күрмәгәнлеге, бәлки нәширләр әмере илә заказ мәкаләләр язганлыгы хәтергә килгәч, ул хакта да канәгать иттем.
Соңра Муса Бигиев хакында ачтым. Гаҗәпләнүемнән үзем дә көлеп җибәрдем: «Интеллигентный монах», ягъни зыялы монах дигән сүз чыкты.
З.Бәшири хакында: «Кыска аяклы маймылларның бер нәүгысе» дигән сүз, Ф.Сәймани хакында: «Сыер итенең бер нәүгысе» дигән сүзләр күренде. «Алар шулайдыр шул инде», — дип, Риза казый***** хакында тәфәээл кыйлдым: «Сакит вә юаш» дигән сүз чыкты. «Бервакыт Рәшит казыйга****** каршы бик каты дулаган булса да, бу сүз дә дөресттер инде», — диюп, мөфти******* хакында ачтым: «Үлгән тән» дигән сүз күренде.
Бу да шулай ук булыр микәнни?
*«Мөхәммәдия» — төрек шагыйре Мөхәммәт Чәләби Язычы углының көйле әсәре, татарлар арасында киң таралган, 1845 елдан башлап Казанда күп мәртәбә нәшер ителгән.
**Йосыф китабы» — Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы.
***Шаһтәхтинский — кавказлы җәмәгать эшлеклесе, Тифлистә 1903–1904 елларда азәрбайҗан телендә чыккан «Шәркы рус» газетасы редакторы.
****Мотыйгый — Камил Мотыйгый.
*****Риза казый — Ризаэтдин Фәхретдинов.
******Рәшит казый — Габдерәшит Ибраһимов.
*******мөфти — Мөхәммәдъяр Солтанов.
Әҗнәби — икенче халык.
Тәгъриф итү — аңлату.
Мәкъбүл — кабул ителгән.
Фирка — төркем, группа.
Нәҗат — котылу.
Нәүгысе — төре.
Тәфәээл кыйлдым — фал ачтым.
Сакит — тын, тик торучы.
("Словарьдан фал ачу". «Яшен» журналының 1908 елгы 5 нче (17 декабрь) санында «Гөмберррт» имзасы белән басылган. Беренче мәртәбә академик басмага кертелгән. Текст журналдан алынган. (Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда/Габдулла Тукай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006 (2 т.: Мәкаләләр, истәлекләр, хатлар/Төз.: Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 383 б.)).