(Өзкерү мәүтакем билхәер*)
Бер кыз: «Әй, җегетләр, җегетләр!» — диде дә үлде дә китте.
«Милләт» гәзитәсе: «Нәдер бу, нәдер бу, нәдер бу?» — диде дә үлде дә китте, ди.
«Азат» гәзитәсе: «Хифзыссыйхәт кирәк, сәламәт булырга кирәк, үләргә ярамый!» — диде дә үзе назад китте дә барды, ди.
«Өлфәт» гәзитәсе: «Җимерелә дә җимерелә», — диде дә үзе җир астына уелып төшеп китте, ди.
«Әхбар» гәзитәсе: «Ай Фәүзи абый, вай Ләмига туташ!» — диде дә үзе дә «замана хикәясе» булып сөйләнергә генә калды, ди.
«Азат халык»: «Миңа кабердән хатлар килә, миңа мөтәвәффа Ильминскийләр мәктүб җибәрә», — диде дә кабергә төште дә китте, ди.
«Ватан хадиме»: «Тупрак! Тупрак! Тупрак!» — дип, өч мәртәбә кычкырды да, ди, үзе дә, тупрак булып, аслына кайтты, ди.
«Әддин вәл-әдәб»: «Йа әйятеһән-нәфсел мотмәиннәте ирҗигый иля раббики…»** аятенең мәгънәләрен язды да үзе Тәңресенә кайтты да китте, ди.
«Xа-ха-ха» журналы: «Камил әфәнде 5 бең рубля парә сорайур; ихсанлы байлар вирерләр»***, — дип, бер кәррә көлде дә вафат булды, ди.
«Тәрбия» журналы: «Әй балалар тәрбиясе — кечкенә генә баланың Кольцовтан тәрҗемәсе!» — диде дә тәрбиясез генә дәфен ителде, ди.
«Карчыга» журналы: «Әмма Бәдигъ мөәзиннең күркәсе! — әй, Кук әфәнде!» — диде дә үзе «кук!» итеп шартлады, ди.
«Яз» журналы: «Яз! яз!» — диде дә язгы ташу белән акты да китте, ди.
«Таң» йолдызы», «Тавыш», «Таң мәҗмугасе»: «Тартышыңыз, тартышыңыз, тартыш!» — диделәр дә чылбыр өзелде дә китте, ди.
*Үлгәннәрегезне яхшылык белән телгә алыгыз.
**И нык иманлы җан, Тәңреңә кайт!
***Мең сум акча сорый; ярдәмле байлар бирерләр.
Хифзыссыйхәт — сәламәтлекне саклау.
Мөтәвәффа — үлгән.
Дәфен ителү — күмелү.
("Актык сүзләр". «Яшен» журналының 1909 елгы 6 нчы (31 гыйнвар) санында «Гөмберррт» имзасы белән басылган, «Яшен ташлары» җыентыгында (1 нче җөзьә) редакцияләп бирелә. Беренче мәртәбә өчтомлыкка кертелгән. Текст җыентыктан алынган. Сатирик парчада төрле сәбәпләр аркасында 1909 елның башына инде чыгудан туктаган татар газета һәм журналлары турында сүз бара. Хәер, «Әддин вәл-әдәб» журналы (Казан; нашир һәм редакторы — Галимҗан Баруди) 1908 елда тукталса да, 1913–1917 елларда кабат нәшер ителгән әле. (Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда/Габдулла Тукай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006 (2 т.: Мәкаләләр, истәлекләр, хатлар/Төз.: Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 383 б.)).