ТАТ РУС ENG

Галиәсгар әфәнде Камалның 10 еллык юбилейсе

Ушбу сәнә 5 ноябрьдә «Новый клуб» залында «Сәйяр» мөселман артистлары тарафыннан Галиәсгар әфәнденең 10 сәнәлек әдәби вә милли каләм хезмәте шәрәфенә аның «Бәхетсез егет» драмасы илә «Бүләк өчен» комедиясе куелды.
Бу юбилейне мәхәлли хөкүмәтнең әмере илә афиша вә летучкаларда игълан итмәк мөмкин булмаганга, спектакльгә килгән халык бу мотантан булуы матлуб кичә өчен бик аз диярлек дәрәҗәдә генә иде.
Галиәсгар әфәнденең бу ике әсәре чын татар тормышыннан бик белеп алынган тасвирлар булып, хосусән «Бүләк өчен»дәге, угылын өйләндерә торган татар хатынының халәте рухиясен белү, аның издиваҗ кеби олугъ бер эшкә ничек бер уенчык кына итеп караганын күрсәтү вә шул хатын авызыннан кыз атасы тарафыннан киләчәк бүләкләрне әлхәм укыган кеби яңлыштырмый, гармонично санату фәкать, фәкать Галиәсгар әфәнденең нечкә хиссенә вә тирән күрүенә генә хас бер эш булганга, аннан соң «Сәйяр» труппа артистларының сәхнәдә һәрвакыт, һәр җирдә, һәр шәһәрдә күрсәтәчәк мабиһил-ифтихарлары шушы Галиәсгар әфәнде әсәрләре булганга, шул сәбәпле алар күп уйналганга, бу әсәрләрне уйный белүдә артистлар бөтенләй мөтәхассыйс булып киткәнгә, табигый, уен яхшы чыкты.
«Бүләк өчен» уйналып, пәрдә төшкәч, бөтен халык күңелендә бу уеннан калган гүзәл бер хис аларны үз-үзләрен бөтенләй оныттырганга, бөтен залга тәбрик һәм кул чабу тавышлары яңгырады. «Яшә, Галиәсгар әфәнде! Яшәсен Галиәсгар әфәнде! Яшәсен татар әдәбияты! Яшәсен миллият!» тавышлары залны тетрәткәндә, бөтен яшьләр урыннарыннан сикерешеп торып, Галиәсгар әфәндене җәбрән вә каһрән өстерәп, сәхнә эченә атып, әллә ничә кәррә кулларына күтәрделәр, һәр күтәргәндә, тагы күк күкрәгән кебек кул чабулар, «яшәсен!»нәр бөтен залны әллә ничә-ничә дәкыйкалар тотып торды.
Мөхтәрәм мөхәрриремезгә итмәсе тиешле вә лязим булган бу тантаналар бераз басылгач, «Мәгариф» көтепханәсе шәрикләре исеменнән ушбу нотык сөйләнде:
«Мөхтәрәм Галиәсгар әфәнде Камал!
Бүген Сезнең милли әдәбиятымызга каләм илә хезмәт итә башлавыңызга һәм дә мәктәп-мәдрәсәләремезне аяныч хәленнән чыгарып, яңа юлга салуга, яңа рухта тәрбия ителә башлавына вә милли әдәбиятымызның таралуына халкымызның иң беренче ярдәмчесе булган «Мәгариф» көтепханәсене тәэсис итүеңезгә 10 ел тулды.
Сезне бу олугъ көн илән чын күңелемездән тәбрик итәмез, бу хөрмәтле көнгә ядкяран бу кечек һәдиямезне кабул итүеңезне үтенәмез. Вә моннан соң да күп еллар ялыкмый шул юлда дәвам итүеңезгә ышанамыз.
Ихтирам илә «Мәгариф» көтепханәсе әгъзаларыннан — Әмин Мостафин, Кәрим Хәнәфи, Гыйльметдин Шәрәф».
Аннан соң ушбу нотыкта мәзкүр һәдия — гүзәл вә кыйммәтле көмешләнгән альбом тәкъдим кыйлынды.
Һәдия бирелгәч, хазирун янә тәбрик итеп кул чабып, «яшәсен!»нәр белән алкышлап, аз гына тавыш басыла төшкәч, Галиәсгар әфәндегә «Сәйяр» труппа тарафыннан рәүнәкъле вә мөзәйян кәгазьдә ушбу адрес тәкъдим ителде:
«Мөхтәрәм әдибемез Галиәсгар әфәнде!
Татар тарихы безнең белмәгән заманнардан бирле дәвам итә. Татарларның әүвәлге заман тарихларында төрле хасиятләр күренә иде. Соңгы гасырларда татарлар үзләренең иттифаксызлыклары аркасында үзләренең парлакъ мәүкыйгъларын югалттылар. Шул хәл ничә еллар дәвам итте. Татарлар йокладылар. Шундый караңгылык арасында соңгы көннәрдә бер яктылык күренә башлады. Татарлар ушбу заманда үзләренең дөньяда барлыкларын дөньяга белгертә башладылар. Соңгы заманнарда Европада мөнтәшир мәдәнияттән татарларның да артка калмаганлыкларын күрсәтә торган вакыйгалар дөньяга чыга башлады.
Европа мәдәниятендә мәүҗүд тәрәкъкыятнең әсәрләре* татар галәмендә дә күренә башлады. Татарлар үзләренең әүвәлге мәүкыйгъларын югалтмадылар. Үзләренең хәлләрен, үзләренең дөньяда торырга мөстәгыйд кавемнәр идекләрен белдерттеләр. Европалыларның асаре тәрәкъкыятеннән улан** театрлар да татарлар арасында күренә башлады.
Без, берничә кешедән гыйбарәт труппа, театр хезмәтен әда кыйлу өчен дөньяга чыктык. Безнең дөньяга чыгуымызга Сез, Галиәсгар әфәнде, сәбәп булдыңыз. Үзеңезнең 10 еллык хезмәтеңез аркасында, безнең театрымызны юлга салырга Сез сәбәп булдыңыз. Сезнең язган әсәрләреңез шул мөддәт эчендә сәхнәдән чыкмыйчы дәвам итте. Сезнең әсәрләреңездән «Бәхетсез егет» бу көн утыз җиденче мәртәбә сәхнәгә куеладыр. Шул мөддәт эчендә бөтен җан вә тәнемез илә Кырым, Кавказ һәм Русиянең башка шәһәрләрендә Сезнең әсәрләреңезне без, «Сәйяр» труппа артистлары, бөтен гали хисләремез илә вөҗүдкә чыгарыр өчен иҗтиһад иттек. Без, «Сәйяр» труппа артист вә артисткалары, Сезнең ушбу гали хезмәтләреңезне тәкъдир итәмез. Яшә, Галиәсгар әфәнде! Яшәсен Сезнең куәи тәхририяңез!
«Сәйяр» труппа артистларыннан:
С.З.Гыйззәтуллина, Ф.Сәмитова, Ф.Әхмәдева, Ә.Мостафина, Г.Кариев, В.Мортазин-Иманский, Г.Мангушев, Ә.Кулалаев, Г.Болгарский, К.Шамил».
Буны сөйләгәннән соң, тагы тынычсызлык, тагы шау-шу, тагы тәбрик, тагы «яшәсен!»нәр кычкыру башланды.
Зал бераз тынычлангач, Галиәсгар әфәнде, халыкка каршы торып, аларның тәбрик вә алкышларына каршы кыскача гына рәхмәт сүзе сөйләде. Шуннан соң халык, һич шөбһәсез, Галиәсгар әфәндегә каршы эчләрендә әллә нинди олугъ мәхәббәт уянганы хәлдә, күңелләре тулып таралыштылар. Ихтимал, шул халык арасында иң нечкәргән күңеллесе мин булганмын.
Затән гаммәи халык алдында күп сәнәләр хезмәт иткән бер кешегә кычкырып торып: «Син мөхтәрәмсең, синең эшең халык файдасына булды. Синең язганнарың мәңге безнең күңелемездә калачак!» — дип игълан ителгән мөкаддәс бер чакта, мәгъһүд кешегә үз рухының матур ягын вә идеалының изге икәнен халык көзгесеннән үз күзенә күрсәткән чакта күңеле тулмаган кеше таш йөрәкле булырга тиештер.
Минем күңелемдә Галиәсгар әфәнде әсәрләренә моннан әллә ничә еллар элек, ярты сабый вакытымдук, мәхәббәт орлыклары чәчелгән иде. Аның әсәрләрен бу елларда сәхнәдә күрә-күрә вә муаффәкыятьле чыкканнарына тәгаҗҗеб итә-итә, шул мәхәббәт һаман үсә бара, тамыр җәя барадыр.
Мин юбилей кичәсендә Галиәсгар әфәндене, алгы сафтан торып, тамагым карылганча кычкырып тәбрик иткәнем кеби, хәзер дә тәбрик итәм: «Мөбарәк Сезнең 10 еллык хезмәтеңез!»
Һәм дә татар тормышының, Казан мещаннарының иң безгә мәҗһүл почмакларын сәхнәдә якты кояш кеби күрсәтергә каләменең көченнән килгәнлегенә хәйрат итәрәк, аны, Галиәсгар әфәндене, «татар Островские» наме мөкәррәм вә мөстәхәкъкы белән тәгъзыйм итеп***, сүзне бетерәм.

Мәхәлли хөкүмәт – җирле властьлар.
Мотантан – шатлыклы.
Матлуб – теләнгән, көтелгән.
Издиваҗ – өйләнү.
Мибиһил–ифтихар – мактаныч.
Мөтәхассыйс – оста, белгеч.
Җәбрән вә каһрән – ирексезләп һәм көчләп.
Дәкыйка – минут.
Шәрик – компаньон.
Тәэсис итү – оештыру, нигезләнү.
Ядкяран – истәлек итеп.
Һәдия – бүләк.
Хазирун – шундагы халык.
Рәүнәкъле вә мөзәйян – бизәкле һәм матур.
Иттифаксызлык – оешмаганлык.
Палакъ – данлы, шанлы.
Мәүкыйгъ – урын.
*Культурасында булган алга китеш билгеләре.
**Алга китеш–үсеш билгеләре булган.
Мөнтәшир – таралган.
Мөстәгыйд – сәләтле.
Әда кыйлу – үтәү.
Мөддәт – вакыт, ара.
Вөҗүдкә чыгару – дөньяга чыгару, тудыру.
Куәи тәхририя – язучылык көче, сәләте.
***Хөрмәтле һәм лаеклы исеме белән олылап.
Затән гаммәи халык – асылда халык массасы.
Мәгъһүд – шушы.
Тәгаҗҗеб итә–итә – гаҗәпләнә–гаҗәпләнә.
Мәҗһүл – билгеле булмаган, яшерен.
Хәйрат итәрлек – хәйран калып.



("Галиәсгар әфәнде Камалның 10 еллык юбилейсе". «Йолдыз» газетасының 1910 елгы 22 ноябрь (613 нче) санында «Габдулла Тукаев» имзасы белән, «17 ноябрь, 1910 сәнә» дип язылу вакыты күрсәтелеп басылган. Беренче мәртәбә академик басмага кертелгән. Текст газетадан алынган. (Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда/Габдулла Тукай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006 (2 т.: Мәкаләләр, истәлекләр, хатлар/Төз.: Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 383 б.)).


Комментарий язарга


*