Язучыдан
Бу хәзерге кулыңызга алдыгыңыз «Халык әдәбияты» моннан аз гына мөкаддәм мәйданга куелган «Халык моңнары» исемендәге рисаләмә тәмамән багълыдыр.
Бу ике рисалә бер-берсенә тәгаллекътә берсе ачкыч вә икенчесе йозак кабиленнәндерләр.
Шул сәбәпле бу рисаләләрнең берсен алып укырга тәнәззел боерган мөхтәрәм кариэләремнән икенчесен дә әлдә итмәкләрене үтенер идем.
«Халык әдәбияты» намендәге бу рисаләм Казанда «Шәрекъ клубы»нда, ушбу сәнә 15 апрельдә укыдыгым (итлакъ җаиз исә) лекциямнең мәзмуненнән гыйбарәттер.
Лекциядә җыруларымызның берничәсе генә, анчак лязим урында мисал өчен алынганнары гына зикер ителде. Анда, әлбәттә, «Халык моңнары» нам бөтен бер мәҗмуга тәшкил иткән җырларымызның барчасын укып чыгарга тугъры килмәде.
Менә хәзер җырларымыз хакында байтак мөляхәзәне җәмигъ булган «Халык әдәбияты»ны укыганда, шактый күп мөнтәхәб җырларымызны эченә алган «Халык моңнары»ны да алга ачып кую файдасыз булмаса кирәк дия, сүзне бетердем.
Халык әдәбияты хакында хәзер сөйләячәгем лекция сымак нәрсәм өчен мин алдан озак тәхкыйкат вә тәдкыйкат илә хәзерләнмәгән идем.
Көннәрдән бер көн бер иптәшемә уйнап кына: «Мин халык әдәбияты тугърысында лекция укыйм», — дип әйткән идем. Ул, шуңар ышанып, Тукаев лекция укыячак икән, дип, мөгътәбәр гәзитәләремезнең берсенә язып та өлгергән.
Мин, ул иптәшем яныннан чыкканда, уйнап әйттем, ышанып калма тагы, дип әйтергә онытканмын.
Менә шулай итеп, яңлыш, уеннан уймак чыгып куйгандай булып, мин, теге гәзитә хәбәрен тәкзибкә-фәләнгә керешмичә, чынлап та халык әдәбияты хакында үземнең белгән вә хис иткән кадәр фикерләремне сөйләргә җәсарәт итәм.
Бу эш миңа көтелмәгәндә генә килеп чыккан булганга, җырулар вә көйләремез тугърысында тарихи вә әсаслы мәгълүмат бирә алмыйм.
Безнең җырланмакта булган көйләремезнең һичберсе дә бер-бер сәбәпсез, бер-бер нәрсәнең тәэсиреннән башка чыкмаган булса да, мәгаттәәссеф, аларның сәбәпләрен вә тарихларын тикшерергә кулымда материал булмады.
Җырларымыз вә көйләремез тарихын вә мәнбәгъләрен тикшерергә берзаман махсус хезмәт куярмын да, шаять, халыкка шул тугърыда әсаслырак мәгълүмат бирермен дигән өмидем бар әле.
Хәзер сөйләгән сүзләремнән исә бер-бер төрле тирән мәгълүмат көтүчеләр булса, бик каты алданырлар шикелле тоела.
Озын вә кыска көйләремез тугърысында халык авызында төрле сүзләр сөйләнә. Аның барчасын да җыеп язу шактый озак заман эстидер. Шулай да сүз арасында халык авызындагы сүзләрнең үземә ишетелгән кадәресен бераз язып китәргә ярый.
Борынгы Тәфкилев фамилияле бер мөфтинең урысча укый торган бик матур бер кызы бер француз җегетенә гашыйк булган була. Кыз француз җегетен, ата-анасы күрмәгән чакта, өенә дә китерә.
Бервакыт шулай, мөфти хәзрәт өендә кыз белән җегет күрешеп торган чагында, өстләренә мөфти хәзрәт үзе килеп керә.
Кыз, аптырауда калып, үзенең мәгъшукын зур пыяла шкаф эченә яшерә.
Алай да мөфти хәзрәт җегетне күрә. Таягын алып, җегетне кыйнарга килә башлый.
Җегет исә, тиз генә шкафны ватып чыгып, тәрәзәдән сикереп кача.
Шкафны ватканда, җегетнең битенә вә кулына пыялалар керә. Идәнгә җәелгән хәтфә паласлар өстенә каннар тама…
Минем исемдә шулкадәр генә калган.
Аннан соң җегет белән кыз арасында нинди маҗаралар булгандыр, миңа мәгълүм түгел. Ләкин «Тәфкилев» көенең моңлылыгына караганда, җегет белән кыз арасында мотлак бер фаҗига булгандыр дип фикергә килә.
«Ашказар» көе
Гыйшык вә мәхәббәт сәбәпле кияүгә барган бер башкорт түрәсе кызының кияве, Ашказар дигән суның буена ау ауларга китеп, шунда суга батып үлә. Моның вафат хәбәре мәгъшукасына ишетелгәч, ул бик кайгыра. Хәсрәтен ничек изһар итәргә дә аптырый.
Беркөнне бу кыз, башкорт кызлары арасындагы барча җырчы кызларны чакырып, алардан вафат булган кияве хатирәсенә бик моңлы бер көй чыгаруларын үтенә.
Әгәр дә күңеленә муафикъ бер моңлы көй чыгара алсалар, аларга әллә ничә баш төяләр һәдия итмәкче була.
Кызлар төрлечә көйләр чыгарып карыйлар, ләкин берсе дә түрә кызының күңеленә ошамыйлар.
Бу җырчы кызлардан бернәрсә дә чыкмагач, түрә кызы, бертөрле рух вә илһам белән рухланып, хәзерге «Ашказар» көен җырлап җибәрә. Җырчы кызлар хәйран калалар.
(Дәвамы киләсе биттә).
Фәһеме — аңлавы.
Кыйсьме — өлеше.
Тәрҗемәи халь — биография.
Рисалә — әсәр, кечкенә китап.
Тәгаллекътә — бәйләнештә.
Тәнәззел боерган — түбәнчелек иткән.
Кариэ — укучы.
Әл — кул.
Итлакъ җаиз исә — әйтергә яраса.
Мәзмун — конспект.
Анчак лязим — бары тик кирәкле, тиешле.
Зикер ителү — телгә алыну.
Мөляхәзәне җәмигъ булган — фикерләрне эченә алган.
Мөнтәхәб — сайланган.
Игътизар — гафу үтенү.
Тәхкыйкат вә тәдкыйкат — тирәнтен тикшерүләр.
Тәкзиб — ялганга чыгару.
Җәсарәт итү — батырчылык итү.
Әсаслы — төпле, нигезле.
Мәнбәгъ — чыганак.
Мотлак — шиксез.
Изһар итәргә — тышка чыгарырга.
Һәдия — бүләк.
("Халык әдәбияты". Казанда 1910 елда аерым китап булып (1912 елда кабатлап) басылган. Беренче мәртәбә өчтомлыкка кертелгән. Текст китапның 1910 елгы басмасыннан алынган. (Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда/Габдулла Тукай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006 (2 т.: Мәкаләләр, истәлекләр, хатлар/Төз.: Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 383 б.)).
{mospagebreak}
«Сак-Сок» көе
«Сак-Сок» бәете вә көенең нидән чыкканлыгы Сак-Сокның үз бәетләреннән дә күренә.
Бәетләрдән аңлашылдыгына караганда, бер ана үзенең ике баласын: «Сез Сак-Сок булсагыз иде», — дип каргый. Шул ук минутта балалар, Сак-Сок дигән ике кош сурәтенә кереп, кара урманга очып китәләр.
Балаларны каргаганда, аталары өйдә булмый бугай. Ул, кайткач, балалар кайда, дип, хатыныннан сорый. Хатын: «Каргап очырдым», — ди дә үкереп җылый башлый.
Ире шелтә итә.
Балалар исә искән җилләр аркылы гына аталарына үзләренең хәсрәтле сәламнәрен җибәреп торалар.
Менә бу шуннан чыккан көй.
Бу — Касим шәһәрендәге чамадан тыш мөсриф бер байга чыгарылган көй, Касимский Ибырай гуләйт итә-итә дә актык тунын да сата. Ахыр гомерендә бик хосранлы рәвештә вафат була.
«Касимский Ибырай» көе шул сәбәптән чыга.
Бу көй бер кияүнең үзенең балдызына гашыйк булуыннан чыга. Кияү, хилафе шәргы рәвештә, балдызын да никахлап алып, ике кардәшне бергә җыймакчы була.
— Агач башы базыктыр,
Балдыз алу языктыр;
— Язык булса — ни миңа,
Язык казык башына… —
җыруы шушыңар дәлаләт итә.
Бу «Башмак» көе дә мөфти вә мирзаларымыздан зур фамилияле бер кешегә чыгарылган көй булырга кирәк.
Ләкин тәгъйин кемгә вә ни хосуста чыгарылганын, мәгаттәәссеф, тәфтиш итә алмадым.
Бу көй, зан идәрсәм, берзаман хөкүмәт тарафыннан җырланырга мәнгы да ителгән иде бугай.
Көйләр тарихы хакында бар белгәнем шушы кадәр генә булганга, хәзер мин аннан күчәм дә максудым булган халык әдәбиятына киләм. Шул тугърыда булган мөляхәзәләремне сөйләмәкче булам.
(Дәвамы киләсе биттә).
Мөсриф — исраф итүче, мал, акча туздыручы.
Хосранлы — үкенечле.
Хилафе шәргы — шәригатькә каршы.
Дәлаләт итү — дәлил булу.
Тәгъйин — тәгаен.
Тәфтиш итү — тикшерү.
Зан идәрсәм — уйлыйм ки.
Мәнгы ителү — тыелу.
Мөляхәзә — фикер йөртү, уйлау.
{mospagebreak}
Халык әдәбияты
Халык әдәбияты, халык шигырьләре дип инша итүче шагыйре беленмәгән яки уйлап чыгаручысы вә әүвәл кем тарафыннан сөйләнгәнлеге мәгълүм булмаган хикәя вә масалларга әйтеләдер.
Бу нәүгы әдәбият, әле дөньяда язу сәнгате булмаган чактук, авыздан авызга сөйләнеп, бабадан — атага, атадан балага ишетелеп, буыннан буынга калып килгән әдәбияттыр. Әгәр дә «су», «чиләк», «бүрек», «арба» дип әйткән сүзләрне иң әүвәл кем чыгарган дигән сөальгә җавап биреп булмаса, «Аклы ситса күлмәгеңне кигәнеңне күрмәдем» җыруын яки «Эт симерсә, иясен тешләр» мәкален иң элек кем чыгарган дигән сөальгә дә җавап биреп булмыйдыр.
Халык әдәбияты, бер дә кәгазьгә язылмаса да, буыннан буынга ишетелеп, халык күңелендә бер дә онытылмый торадыр.
Халык әдәбияты китапка керсә дә, язылса да, анчак бер, халык җырларын вә әдәбиятын җыеп, китап рәвешендә таратуны теләүче бер кеше тарафыннан гына кертеләдер. Шул кеше үзе ишеткән вә тапкан кадәр җыр вә масалларны язып нәшер итәдер.
Халык әдәбиятының ничек булганын күрсәтер өчен, мин монда халык авызындагы кыска гына бер хикәяне алып яздым.
Бер авыл кешесе, төн буе ашасын өчен, урманга атын җибәрә икән. Иртә берлән, эшкә җигәргә дип атны алырга барса, ни күзе белән күрсен: атын шапырма тиргә баткан, төн буе әллә ничә йөз чакрымнарны бер дә туктамастан чапкан кеби, тәмам хәлдән тайган көе таба. Бу кеше, атны алып кайтып, ничек кирәк алай эшләтә дә, кич булгач, тагы шул ук урманга җибәрә. Иртә берлән урманга барса, атны тагын шулай эштән чыккан килеш таба. Атның бу хәлгә төшүенә һичбер сәбәп тапмый гаҗәпләнә. Бичара кеше, атының шулай газапланып арыгаюыннан тәмам гаҗиз калгач, авылда бер ак сакаллы карттан бу тугърыда сораша башлый. Карт бу кешегә киңәш бирә: «Син, — ди, — бүген кич атыңны урманга җибәргәндә, аркасына сумала ябыштырып җибәр», — ди. Теге кеше карт кушканча эшли.
Кеше иртә белән атны алырга барыйм дип капкасыннан чыкса, күрә ки, ат үзе кайтып килә. Өстенә ат аркасындагы сумалага чытырдап ябышып каткан Шүрәле атланган. Беленә ки, төн буена атны чаптырып газаплаучы шушы Шүрәле икән. Дәрхаль авыл халкын чакырып, Шүрәлене ат өстеннән алалар. Шүрәлене күсәкләр белән бик каты кыйныйлар. Шүрәле үлми. Авыл халкы, бу усал Шүрәлене ни рәвешчә, ничек итеп үтерү тугърысында күп киңәштән соңра, аны базга салып, өстенә керосин сибеп яндырып үтерергә карар бирәләр һәм шулай эшлиләр. Шүрәле бичара яна, кычкыра, фөрьяд итә, ахырында янып көл була. Ләкин җаны чыкканчыга кадәр бу авылны каргый: «Ярабби, бу авыл утыз өйдән артмаса иде», — ди.
Менә Казан артында бер авыл бар, ул авылның салына башлаганына йөз елдан артык бер заман булса да, һаман да 25–30 өйдән артмый. Теге Шүрәлене яндыручы авыл шушы авыл, имеш. Бу авылга Шүрәленең үләр алдындагы каргышы төшкән, имеш.
Менә бу кеби хикәяләр халык хикәяте, халык әдәбияты дип аталалар. Чөнки моны сөйләүче кем? Гайнетдинме? Сәйфетдинме? Котбетдинме? — асла мәгълүм түгел.
Бу — фәкать гомумхалык хыялы, халык хикәясе.
Ихтар: әгәр дә шушындый ук хикәя бер-бер мөхәррир йә шагыйрь тарафыннан бизәкләп вә матурлап язылса, инде ул «халык әдәбияты»лыктан чыга. Бу җөмләдән Пушкиннең «Алтын балык» вә «Алтын әтәч» кеби хикәяләрен санарга мөмкин. Мондый хикәяләрнең башта халык авызында сөйләнүе дә вә халык рухынча язылуы да аның «халык әдәбияты»лыктан чыгуына манигъ була алмый. Чөнки, бәя әйткәнемезчә, халык әдәбияты дип, язылган вә мәзбут нәрсәләргә әйтелмичә, авыздан авызга сөйләнеп йөртелгән нәрсәләргә генә әйтеләдер.
Бу булды халык хыял вә хикәясенең бер нәмүнәсе. Яхшы.
Менә сезгә халык шигырьләреннән дә бер нәмүнә:
Минем сөеп җиккән атым
Кара берлән тимеркүк;
Сагынганда айга карыйм —
Ай да ялгыз минем күк.
Менә бу — шигырь, һәм дә хәкыйкатән шигырь. Ләкин кем моны инша иткән? Һич тә билгеле түгел. Моны инша итүче, сөйгәненең йөзен искә төшереп, айга карый да, соңра бик матур рәвештә, шагыйранә генә: «Ай да ялгыз минем күк!» — дип куя.
Сүз башында әйткәнемезчә, менә мондый шигырьләргә халык җырлары дип әйтелә. Бу җыруның әүвәлендәге ике юлы, ягъни: «Минем сөеп җиккән атым кара берлән тимеркүк», — дигән сүзләренең соңгы ике юлга бик ябышуы булмаса да, соңгы: «Сагынганда айга карыйм — ай да ялгыз минем күк», — дигән мәгънәле вә хисле сүзләрнең астына нинди истигъдадлы шагыйрь дә кул куюдан тартынмас дип уйлыйм.
Аннан соң безнең халыкта җырлар өчен әүвәлге ике юлның күп вакытта бер дә әһәмияте дә булмыйдыр. Әүвәлге ике юл анчак скрипкә уйнаганда бер кәррә кыл тартып кую кабиленнән генә бер нәрсәдер.
Мәсәлән, гавамнан берәү җырлый: «Сандугачлар су ташый, кайда икән су башы». Ул бу сүзләрен җыруга санамый, бәлки тыңлаучыга үзеннән бернәрсә көттерә.
Тыңлаучы: «Бу нәрсә әйтмәкче була икән?» — дип көтеп торган чагында гына, ул: «Безнең җанкәй ялгыз башы, Хозыр булсын юлдашы», — дип куя.
Шулай көтмәгәндә генә килеп чыккан бу матур сүзләр тыңлаучының колакларына вә күңеленә, әлбәттә, хуш килә.
Бу тарыз җырлау табигый рәвештә сайланган булса да, бик муаффәкыятьле сайланган. Әүвәл юк кына сүзләр берләр тыңлаучының колагын торгыз да аннан соң мәгънәле сүз әйт. Бик яхшы бит! Шулай көтеп алган кадерле була.
Бу сүзләр безнең җырларымызның күп тарафы шулай — әүвәлге ике юлы соңгы ике юлга ябышмаган булганлыктан гына сөйләнде.
Югыйсә безнең һәр дүрт мисрагы да бер-беренә ябыша торган җырларымыз да бар.
Мәсәлән:
Җаныем, җаныем, җанашым, авыртмыймы җанбашың?
Авыртсалар, ай, җанбашың, үзем түшәк, җанашым.
Мин сөямен үзеңне, кашың берлән күзеңне;
Мин сөйгәнне син шуннан бел: һич тә алмыймын күземне.
Ләкин болар мөстәсналәр диергә ярый.
Инде халык җырлары вә халык әдәбияты дип нәрсәгә әйтелгәне, шаять, азрак аңлангандыр дип уйлыйм.
(Дәвамы киләсе биттә).
Инша итүче — чыгаручы.
Масаллар — мәсәл-әкиятләр.
Нәүгы — төр(е).
Анчак — тик, фәкать.
Дәрхаль — шунда ук, шул ук вакыт.
Фөрьяд итү — ялвару.
Асла — бөтенләй.
Ихтар — искәрмә.
Мәзбут — язу белән беркетелгән.
Нәмүнә — үрнәк.
Хәкыйкатән — чын-чыннан.
Истигъдадлы — талантлы.
Гавам — гади халык.
Тарыз — рәвешле.
Муаффәкыятьле — уңышлы.
Мисрагъ — җыр, шигырь юлы.
Мөстәсна — аерым очрак, чыгарма.
{mospagebreak}
Халык җырлары — безнең бабаларымыз тарафыннан калдырылган иң кадерле вә иң бәһале бер мирастыр. Әйе, бу — кадерле мирас, кыйммәтле мирас! Мәгъмур Болгар шәһәрләре, Болгар авыллары, бер дә булмаган төсле, кырылдылар да беттеләр, эзләре дә калмады.
Әмма менә бу кыйммәтле мирас дидекемез халык шигырьләрен туплар да ватмады, уклар да кадамады. Алар һаман да халык күңелендә һәртөрле бәлая вә казаядан, муллалар әйтмешли, мәсун вә мәхфуз уларак калдылар, алар сәламәт әле, алар яңгырый әле.
Халык җырларының шулай җәүһәр вә якутлардан да кыйммәтле бернәрсә булганы өчен дә аларга әһәмият бирергә кирәк. Аларны югалтмаска иҗтиһад итәргә кирәк.
Белергә кирәк ки, халык җырлары — халкымыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә рәушан көзгеседер. Бу — бертөрле сихерле көзгедер. Чөнки халыкның бер генә җыруын тотып нечкәләсәң, шөбһәсез, аның халәте рухиясен, нәрсә уйлаганын вә ни хакында нинди фикердә икәнен белеп буладыр.
Менә шушы дәгъване, ягъни халык җырларының сихерле көзге икәнен күрсәтер өчен, хәзер берничә җырлар җырлап күрсәтәмез.
Мәсәлән:
Байлар кияр каракүл, без киябез эшләпә;
Ходай бәхетне бирмәсә, баеп булмый эшләп тә.
Менә бу җыру — халкымызның бу дөньядагы «байлык» вә «фәкыйрьлек» дигән ике нәрсәгә карашы. Аныңча, «Ходай бәхетне бирмәсә, баеп булмый эшләп тә».
Кимим — бүркем булса да, җыламыйм — күңлем тулса да;
Ходай кушкач, нихәл итим, чыдыйм — авыр булса да.
Менә бу — халыкның Ходай тәкъдиренә чын күңелдән тапшырылуын һәм, никадәр авыр булса да, үзен-үзе чыдарга көчләвен күрсәтә.
Ак келәтнең тәрәзәсе сиксән сигез өлгеле;
Начар кызларга бәйләнсәң, хур буласың билгеле.
Менә халыкның «ак келәтнең тәрәзәсе» кеби юк кына нәрсә белән сүз башлап та, «начар кызларга бәйләнсәң, хур буласың билгеле» кеби, чын хакыйкать сүзне шартлатып әйтеп тә бирә алуы. Монысын, мотлакан, халыкның әдәби икътидары диергә ярый.
Җөрмә монда, кайт илеңә, илеңдә иген игәрсең;
Стаканыңны ат итеп бутылкаңны җигәрсең.
Менә монысы халыкның үткен гакыллылыгын, русча әйткәндә, остроумиесен күрсәтә. Чынлап та, сукасын, сабанын, әвенен, хатынын, бала-чагасын онытып эчеп утырган бер сала мужигына, шулай итеп, каладан китәргә киңәш бирмичә, ни дип әйтергә кирәк?!
Дөрестен әйткәндә, халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул. Ул әле әллә нинди кара көчләр басканга күрә генә бу күренештә йөри. Ләкин бу хәл, вакытлы гына килгән бер авыру кеби, гаризый бер хәлдер. Фарсилар: «Гаризра игътибар нист», ягъни «вакытлы вә гаризи булган нәрсәгә игътибар юк», — диләр.
Хуш. Тагын бер җыру:
Әй тал үсә, тал үсә — башын киссәң, тагы үсә;
Тутасычөн кайгырмыймыз: сеңелләре тагы үсә.
Менә бу җыру чын-чын халык халәте руханиясен күрсәтә. Бу җыруны чыгарган кеше, әлбәттә, «апасы» белән мөнәсәбәттә булган булырга кирәк: ул аның өчен бер дә кайгырмый. Сөаль: «Ни өчен кайгырмый?» Җавап: «Сеңелләре тагы үсә». Күрәсез бит, бу җыруны җырлаучы гами: «Тутасычөн кайгырмыймын», — дип кенә туктамый, бәлки үзен-үзе зурайтып: «Тутасычөн кайгырмыймыз», — дип куя. Зур кеше, имеш!
Әгәр санасак, мондый мисалларны хисапсыз күп таба алырмыз.
Бая әйткәнчә, сихерле көзгедән каралса, ягъни халык җырларын дикъкать белән укылса, халыкның күңелендә нәрсәләр сакланганын барчасын күреп буладыр.
(Дәвамы киләсе биттә).
Мәгъмур — төзек.
Мәсун вә мәхфуз уларак — сакланып.
Рәушан — якты.
Мотлакан — шиксез.
Икътидар — көч-куәт.
Гаризый — читтән килгән.
Гами — гади, беркатлы кеше.
{mospagebreak}
Иске, күчмә заманнардан калган гадәтме, нидәндер, безнең халык — шигырь вә җыр-бәетләр чыгарырга бик маил халык. Чү, аз гына бернәрсә шылт! иттеме, инде аның тугърысында иртәгә урамга бәетләр чыга. Мәсәлән, Гайнетдин дигән кеше үземе яки кызымы бер гаеп эшләгән икән — бетте инде, урамда бәетен җырлыйлар. Фараз итик: җәй көне авылда Гайнетдин абзый үзенең гаиләсе белән чәй эчеп утыра. Тәрәзәләре ачык, кояш төшкән. Бу гаилә бернәрсәдән хәбәрсез, тыныч кына утырган чакта, менә берзаман боларның тәрәзәсе төбеннән әллә никадәр үсмер җегетләр Гайнетдинне мыскыллап җырлап үтәләр:
Тау башында тимер бүкән, типкәләмә, Гайнетдин;
Без чыгарган бәет түгел, үпкәләмә, Гайнетдин!
Гайнетдин бичара вә гаиләсе кызарыналар, күзгә-күз карашалар, вәссәлам! Нишлисең, тегеләрнең авызларына тастымал тыгар хәл юк!
Кыргыз* халкында булган кеби, бер-берсенә каршы җырлашу безнең халыкта әле һаман да бар. Ләкин, кыргызлардагы кеби, шома вә яхшы чыкмый. Кара-каршы җырлашканда, безнең халык бер-берсенең исемнәрен җырга катыштырып һәм һич кирәкмәгән, мәгънәсез сүзләр катыштырганлыктан, җырлары ямьсез чыга.
Мәсәлән, кара-каршы җырлашканда болай җырлыйлар:
Аклы да гынай ситса, Закир абый,
Буй-буй ыштан, Җамалый кода;
Арага гына, Сәйфетдин абзый,
Төшкән дошман, Якуп агай-эне.
Ходай да гына кушкан, без кавышкан,
Җамалый кода, Закир абый, Якуп агай,
Нишләтер, ди, безне ул дошман!
Менә бу җыру булып чыкмый, бәлки шактый озын бер хат укып чыгу белән бер була. Ничек булса булган; әлхасыйль, халык, һичкемгә мохтаҗ булмыйча, үз хиссиятен үзе мәйданга чыгарган, «җырның җыртыгы юк» дигән дә, җырлый биргән, бәетләр дә чыгарган.
Халык җырлары, бөтен мөһмәляте вә җитлексезлекләре белән бергә, әлбәттә, үземезгә генә сөекле булырга тиеш һәм сөекле дә. Чит милләтләр өчен безнең җыру мәгънәсез вә хәтта көлке дә булса булыр. Мәсәлән, шушы җыруны русчага тәрҗемә итеп карыйк:
Калфагым бар, шәлем юк,
Шәл алдырмый хәлем юк;
Синнән башка сөйгәнем юк,
Сине алмый хәлем юк.
Русча:
У меня колпак есть, но нет шали,
Необходимо мне купить шаль.
По мне нет любимой, кроме тебя,
Необходимо мне жениться на тебе.
Шулай, һәрбер кош үз тавышы белән ләззәтләнә. Хәлне кире әйләндереп куйсак та, барыбер шулай булып чыга; мәсәлән, русларның сөеп җырлаганнары «В саду ли в огороде девица гуляла» җырлары безнең колакка да ул кадәр хуш килми бит. Керпе үз баласын йомшагым һәм аю үз баласын аппагым дип әйтә, ди. Бу гарәпләр мәкале; гарәпләр моны: «Көлле тайрин ястәлиззе бисаутиһи»**, — диләр.
(Дәвамы киләсе биттә).
*Кыргыз — бу урында «казакъ» мәгънәсендә.
Маил — һәвәсле, яратучан.
**Һәр кош үз тавышы белән ләззәтләнә.
Әлхасыйль — кыскасы.
Мөһмәляте — буш, мәгънәсез өлешләре.
{mospagebreak}
Халык җырлары безнең киләчәктә мәйданга киләчәк әдәбиятымызга, бер дә шөбһәсез, нигез булачактыр. Русларның Пушкин вә Кольцов кеби иң зур шагыйрьләре дә, халык җырларына тәкълид итеп, бертөрле «искусственныя* песни», ягъни «сонгый җырлар» яздылар. Болай халык җырларына тәкълид итеп язган шигырь, тәкълид итмичә язылган шигырьләрдән хис, мәгънә, тасвир ягыннан һич тә ким булмавы өстенә халыкның үз көе, үз вәзене, үз формасы илә язылганга, халык күңеленә бигрәк гүзәл тәэсир итә вә урынлашадыр. Бу җөмләдән Кольцовның «Ник йоклыйсың, мужик?», «Сукачы җыруы», Пушкиннең «Кызлар җыруы» саналалар.
Ә бездә халык җырларына тәкълид итүчеләр билгомум булдымы? Әлбәттә, безнең Кольцовларымыз, Пушкиннәремез булмаганга, мин: «Халык җырларына тәкълид итүчеләр билгомум булдымы?» — дигән сөальне тәкрар итәм дә: «Ник булмасын, булды», — дип, үз сөалемә үзем җавап бирәм. Менә иң элек мәдрәсә шәкертләре тәкълид иттеләр:
Каләш-шәйхе фишшифа дип
Укыганың мантыйкмы?
Ма вәҗәдте, валлаһ, җаный,
Синнән гайре артыкны**.
Гыйльме хикмәт укыр өчен
Бару кирәк Бохарга;
Ярның исе алышынмас
Мисек-ганбәр, җофарга***.
Каля рәсүллуллаһ дип
Укыганың «Мишкать»ме****;
Имиең тотсам, кулым тими,
Әллә киемең биш катмы?
«Әл-хикмәтел-балига».
Мин тәэлиф әл-Мәрҗани;
Филмәшрикый вә филмәгъриби
Ля нәзыйрекә, җаный*****.
Менә боларны «сонгый җырлар»ымыздан санарга ярый. Үткән сәнәләр нәшер ителмәктә булган бер көлке журналда, «Авыл җырлары» сәрләүхәсе астында, шундый «сонгый җырлар» күренгәли иде.
Исемдә калган кадәресен язам:
Җомры тояк тайларда,
Матур кызлар байларда;
«Әхбар» тәэмин иткән байлар
Җөри икән кайларда.
Безнең урам аркылы
Ага суның салкыны;
Тарта Казанның яшьләрен
Рәмиевләр алтыны.
Башыңдагы чабатаңның
Сиксән сигез серкәсе;
Бу дөньяда шөһрәт алды
Бәдигъ мәзин күркәсе…
Вә гайреләр.
Менә бу «сонгый җырлар» да вакытында бик оригинальный вә нәүзоһур нәрсәләр иде.
Чөнки көленергә тиеш бер нәрсәдән бер-ике юллык сүзләр белән тиз генә көленеп ташланыла иде. Бу озын-озын мәкаләләр хезмәтеннән артыграк эш күрә иде.
Башта әйткәнемезчә, халыкның бу тарыз җырлавы бик муаффәкыятьле сайланганлыктан, моның безнең һөҗүвиятемезгә-сатирамызга да файдасы тиде.
Халык җырларына билгомум тәкълид ителгәне язылды инде, ә шигырьләремездән халык җырларына тәкълид итүчеләр булдымы? Бу сөальгә дә: «Булды», — дип җавап бирергә тугъры килә. Безнең шагыйрьләремез дә мәйданга «сонгый җыр» дип әйткән шигырьләр китерделәр. Әмма муаффәкыятьле чыктымы-юкмы, ансы тәнкыйтьчеләр нәзарына калдырыла.
Мисал өчен мин монда Миргазиз әл-Укмаси җәнабләренең бер «сонгый шигырен» вә башкаларның да берәр шигырен укып күрсәтәм.
Татар тормышыннан.
Килен
Мәэюсь карый, аның күзләрендә
Туйганлык бар залим дөньядан;
Истикъбальләреннән өмид кискән,
«Ник тугъдым, — дип егълый, — анадан».
Кайнанасын күрә төшләрендә,
Җәллад булып килә каршына;
Башын кисә, имеш, — моның гайбе:
Тоз салмаган, имеш, ашына.
Иртә тора таңнар сызылганда,
Кош-корт яңа канат какканда;
Иңләп бу берьялгыз хезмәт итә,
Һәркем таң уйкусын тотканда.
«Чү, сүз булмасын, — ди, — кайнанамнан,
Рәхмәт әйтсен», — ди-ди эшли эш;
Аргач, ял итәргә курка, мискин:
«Тагын башланыр, — дип, — әр-каргыш».
Әгәр ялгыш булса бер хатасы,
Кайнанасы дөнья куптара;
Яшеннәр яшьни, күкләр күкри,
Дөньяларны җимрә, актара.
Зәһәрләнә, төсе зәңгәрләнә,
Гыйфритләнә килен өстенә;
Бичара килен — япь-яшь кызга
Зәгъфырандай сары төс иңә.
Мәэюсь карый, аның күзләрендә
Туйганлык бар залим дөньядан;
Истикъбальләреннән өмид кискән,
«Ник тугъдым, — дип егълый, — анадан».
Бу булды бер. Тагы да мәгъруф шагыйрьләремездән Сәгыйть әфәнде Рәмиевнең «Яшә, Зөбәйдә, яшим мин» исемле китабыннан тәмам мәгънәсилә «сонгый шигырь» булган шушы җыруны күчерәм:
Без эчәбез дә җырлыйбыз,
Акча бетсә, урлыйбыз;
Ходай безгә шулай язган,
Ярамый дип тормыйбыз.
Сәгыйть әфәнденең пьесасында бу җыруны берничә исерек җегетләр урамнан җырлап китәләр. Аны алар җырламый, бәлки Сәгыйть әфәнде бу җыруны, аларның халәте рухиясенә карап, авызларына сала. Менә бу шунлыктан «сонгый җырулар» җөмләсенә керә.
Инде шушы сәтырларны язучы кешенең дә шулай халык җырларына тәкълид уларак язганы бер шигырен дә нәкыль итәм:
Милли моңнар******
Ишеттем мин кичә: берәү җырлый
Чын безнеңчә матур, милли көй;
Башка килә уйлар төрле-төрле, —
Әллә нинди зарлы, моңлы көй.
Өзлеп-өзлеп кенә әйтеп бирә
Татар күңле ниләр сизгәнен,
Мискин булып торган өч йөз елда
Тәкъдир безне ничек изгәнен.
Күпме михнәт чиккән безнең халык,
Күпме күз яшьләре түгелгән;
Милли хисләр берлән ялкынланып,
Сызлып-сызлып чыга күңленнән.
Хәйран булып, җырны тыңлап тордым,
Ташлап түбән дөнья уйларын;
Күз алдымда күргән төсле булдым
Болгар һәм Агыйдел буйларын.
Түзәлмәдем, бардым җырлаучыга,
Дидем: «Кардәш, бу көй нинди көй?»
Җавабында милләттәшем миңа:
«Бу көй була, — диде, — «Әллүки!»
Шушы мисал итеп китергәнем шигырьләр — барчасы да сонгый җырулардыр. Бу «сонгый җырлар» халыкның үз рухынча, үз формасынча, үз вәзене белән язылганнардыр. Шуңар күрә боларны «Зиләйлүк» вә яки «Әллүки» көйләренә туп-тугъры җырлап була.
(Дәвамы киләсе биттә).
*Искусственныя — күплекнең иске формасы.
**«Шифа» китабында шәех әйткән дип
Укыганың мантыйкмы (формаль логикамы)?
Табалмадым, валлаһи, җаный,
Синнән бүтән артыкны.
***Фәлсәфә укыр өчен
Бару кирәк Бохарага;
Ярның исе алышынмас
Һичбер төрле хуш искә.
****Пәйгамбәр әйткән диеп
Укыганың «Мишкать»ме?
. . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .
*****«Камилләшү серләре» —
Мәрҗани төзеп чыгарган китап;
Көнчыгышта да, Көнбатышта да
Сиңа тиң юк, җаный.
******Зиләйлүк көенә (Г.Тукай искәрмәсе)
Билгомум — гомумән.
Тәкрар итү — кабатлау.
Мисек — кабарга дип аталган сукыр тычкан сыман җәнлекнең махсус бизләреннән алынып ясалган хуш исле матдә.
Ганбәр — кашалот карыныннан чыга торган бик хуш исле сыекча.
Җофар — куе, йомшак, ялтыравыклы нәфис йонлы җәнлек.
Сәрләүхәсе — исеме.
Нәүзоһур — яңалык, яңа килеп чыккан.
Билгомум тәкълид ителгәне — гомумән иярелгәне.
Нәзарына — карамагына.
Мәэюсь — өметсез.
Истикъбаль — якты киләчәк.
Мәгъруф — танылган.
Сәтыр — юл (китап юлы).
Нәкыль итү — күчерү.
{mospagebreak}
Аңлашыла ки, бездә дә әдәбиятымызның нигезе булган шул халык җырларына, берничәшәр генә булса да, кирпеч салучылар булган һәм бар икән.
Халык җырларын, халык әдәбиятын колакка ишетелгәнчә генә хөкем итеп, бу мотлак шулай икән диеп булмый. Мәсәлән:
Җитен күлмәкне җил ала,
Илтеп дәрьяга сала;
Безнең болай утырулар
Сагънып сөйләргә кала, —
җыруын шушы килеш отылып алынса, бу мотлак шушылай җырлана икән диер хәл юк, аны икенче кәррә ишеткәндә, ихтимал:
Җитен күлмәкне җил ала,
Илтеп дәрьяга сала;
Гакылың булса, уйлап кара:
Бу дөньяда кем кала? —
дип тә ишетерсең.
Халык җырлары, халык әдәбияты кайчакта шулай аерым шәхесләрнең кәефенә карап төрлеләнә дә. Хикәя вә мисалларда да хәл шушылай ук. Мәсәлән, бер хикәя сөйләүче үзенең хикәясен: «Бар иде урман буенда бер карт белән бер карчык», — дип башласа, шул ук хикәяне икенче кеше: «Бар иде, ди, диңгез буенда бер карт», — дип башлый.
Халык җырларының вәзене вә җырлану рәвеше — һич үзгәрми торган бер генә вәзен вә бер генә рәвештер:
Саҗидәнең камчат бүрке —
Күз өстендә күләгә;
Монда уйнаган монда калсын,
Анда кайтып сөйләмә, —
дигән җыру, әлбәттә, әллә кай заманнарда, әле безнең 17–18 яшьлек гүзәл Саҗидәләремез башларына зур камчат бүрек киеп йөргән заманда җырланган. Инде хәзер, заманымыздагы кечкенә генә калфаклы туташларымыз тугърысында җырланганда да, барыбер шул ук вәзен, шул ук рәвеш белән җырланадыр.
Башка халыкта ничектер, бездә бер ел үтми ки, анда бер-бер төрле яңа көй чыкмасын. Бу хәл бабаларымызның мәҗүс заманнарыннан бирле үк дәвам итеп килми микән? (Бу урында бернәрсә хәтергә килә: безнең халык җырларында халкымызның мәҗүс заманнарында җырлаган җырлары дип хөкем итәрлек бер җыру да сизелми. Барча җырларымыз ислам кабул иткәннән соңгылар гына булырга охшыйлар. Мисал өчен: «Иртә генә тордым, ай, таң берлән, битем юдым ап-ак кар берлән; ахирәт тә күрке иман берлән, дөнья күрке сөйгән җар берлән». Безнең хәзерге җырларымызның күбесендә «ислам», «тәкъдир», «Ходай» сүзләре күренә. Гаҗәбан, мәҗүс замандагы җырлар бөтенләй онытылып бетте микәнни?)
— Син бу ел чыккан яңа көйне ишеттеңме әле? Әнә фәлән абзый Мәкәрҗәдән яңа көй отып кайткан, — кеби сүзләр халык арасында һәрвакыт ишетелмәктәдер.
Бу ел яңа көй чыктымы, халык инде былтыргы иске көйне җырламый вә уйнамый башлый. Авыл урамнарында җегетләр, көз көне никрутлар яңа көйдән тәмам ихласлары кайтып, туеп бетмичә торып, аны авызларыннан ташламыйлар.
Татар көйләре, шулай ел саен алмашынып торганлыктан, төрле исемнәр илә һич тә санап бетергесез дәрәҗәдә күптер. Казандагы иске әдәбиятны сөючеләр, төрле көйләрне язып, әллә ничәшәр китап вә рисаләләр язып тараттылар. Ләкин һаман да көй исемнәрен санап бетергәннәре юк әле. Бу китапчылар һәммә Русия мөселманнарына мәгълүм вә уртак булган «Тәфкилев», «Әллүки», «Салкын чишмә» вә «Ашказар» кеби көйләргә җырлар язып таратсалар да, өязләрнең вә аерым авылларның үзләренә махсус булган җыр вә бәетләренә тия алмадылар әле. Фәлән авылда Себер киткән кызга, төгән авылда асылып үлгән яки баткан җегеткә үзенә махсус көйләр вә җырулар белән чыгарылган бәет вә моңнар һич тә җыеп бетермәслектер.
1905 ел җитеп, хөррият сәгате сукканчы, һәркемгә мәгълүм улдыгы үзрә, без Русия мөселманнарында әллә нинди бер гомуми онытылу бар иде. Шул онытылу арасында милли көйләремез, милли моңнарымыз да онытылып бара иде; әгәр бер кеше алдында «Сакмар суы», «Әллүки» кеби бер озын көйне җырлый башласаң: «Куйсана шул картлар җыруын! Яңа көйне җырла!» — дигән сүзне ишетә идең.
Әйе, хөррият булды, яшьләр чыкты. Алар халык арасына чумды. Алар шушы онытылып яки һичкем тарафыннан әһәмият бирелми башлаган милли моңнарымызны терелдерделәр. Китаплар яздылар. Әүвәлдә итальянский гармуннан башка уен коралы күрмәгән татарларга әллә нинди оркестрлар җыеп, әллә нинди чүмеч төсле мандолиннардан милли көйләр уйный башладылар. «Куйсана шул картлар җыруын! «Әпипә»не әйттер», — диюче кешенең, теге чүмечләр белән уйнаучы унлап җегетләрнең иске «Зиләйлүк»ләрне уйнаганын ишеткәч, колаклары торды. Аркасыннан каннар йөгерде. Әүвәлге фикеренең ялгышлыгын сизде. Бөтен көй вә моңнарымызга мәхәббәт итә башлады. Казандагы «Шәрекъ клубы»на бу хезмәте өчен милләт исеменнән рәхмәт укымаска мөмкин түгелдер.
(Дәвамы киләсе биттә).
Кәррә — тапкыр.
Мәҗүс — халыкларның табигать көчләренә табынуы белән бәйле заманнары (язычество).
Гаҗәбан — бик гаҗәп.
Мәгълүм улдыгы үзрә — мәгълүм булганга.
{mospagebreak}
Безнең халыкның җырлау вә көйләвендә, минемчә, үзенә бер төрле хосусият бар кеби.
Башка милләтләрдә булдыгы кеби, бездә калын тавыш илә вә мөмкин кадәр көчләнеп вә авызны бик зур итеп ачып җырлау бер дә мәкъбүл түгел. Бездә җырланган чакта тавышның йомшак булуы вә бераз уен коралы авазына охшашрак булуы вә иреннәрнең дә мөмкин кадәр аз ачылуы мәкъбүл вә мөстәхсән күренә. Мәсәлән, мин дөм чукрак булып та, җырлап утыручы бер татарның авызына карасам, мин аны җырлый дип белмәс, бәлки бер нәрсәне кызу-кызу сөйли икән дип хөкем итәр идем. Әгәр дә шул чукрак хәлемдә бер русның җырлап утырган хәленә карасам, мин аның авызының җыртылганчы ачылуыннан вә үзенә көчлек килүеннән, мотлакан бу җырлый дип уйлар идем.
Минем исемдә калган: мәдрәсәдә чакта һәр шәкертнең хөсне тәвәҗҗеһен җәлеп иткән бер җырлаучы, үзенең иренен каты кәгазь сыярлык итеп кенә ачып, озын вә кыска көйләрне җырлап җибәрә иде. Аның шулай мыек астыннан гына җырлавы безнең хушымызга бигрәк китә иде.
Безнең бер көйне руслар арасында бик яхшы тавышлы саналган бер кешедән җырлатсаң, әллә ничек, шуның безнең күңелгә охшарына күңел ышанмый. Көемезнең алтынын кояр шикелле тоела. Бу тугърыда күп мөсахәбәгә кителсә, эшнең музыка вә аны аңлау мәсьәләсенә җитәчәге сизелә.
Минем образованием бик бала рәвештә — малютка булып калган. Юк аның тоткан нәрсәсен куптарырлык кулы. Юк аның уйлаган вә сизгән нәрсәсен дәлилләр берлән сөйләрлек теле. Юк аның караган нәрсәсен аркылы тишәрлек күзе. Шул сәбәптән, җәһаләтемне билигътираф, ул хакта күп сөйләүдән туктыйм.
Халык җырларына әһәмият бирергә кирәк, дип кат-кат әйтелде инде. Ни өчен әһәмият бирергә кирәк? Шуның өчен ки, чын халык телен, чын халык рухын безгә тик халык җыруларыннан гына табып була.
Аннан башка кайдан табасың? Безнең матбугат исемендә йөртелгән иске китапларга вә басмаларга кайтып карыйкмы? Иске китапларымыздан «Фәзаилеш-шөһүр»гә, «Йосыф китабы»на мөрәҗәгать итикме? «Фәзаилеш-шөһүр» белән «Йосыф китабы» кем телендә? Алла белә, җен телендә. Бу китапларны кем дәрес китабы итеп тоткан? Татарлар.
Киләбез «Таһир-3өһрә»гә.
Сазың күп моң кылады,
Ишеткән таң калады;
Гариб гашыйк, якын кил:
Исмеңез кем булады?
Бу кем телендә? Кыргыз телендә. Бу кем китабы? Татар китабы. Бу — татарның бик искедән бирле укылып килгән әдәби китабы. Минем гөманымча, кечкенә чагында шушы китапны укып, җыламыйча үскән ирләремез вә хатыннарымыз сирәктер.
«Тәрҗеман» гәзитәсен алабызмы? Бармы анда бер генә татарча сүз! Көчләре беткәнче: «Без «Тәрҗеман» бабай артыннан калмыйбыз», — дип маташкан иске өлфәтче вә башка да берничә мөхәррирләрнең тәхрирләрен алыңыз. Бармы аларда татар рухы вә татар сүзе?
Андый мөхәррирләребез татарларны төрекләштерергә аз тырышмадылар. Ләкин булдыра алмаслыкларына тәмам күзләре җиткәч кенә туктадылар.
«Тәрҗеман»ның гына ара-тирә җылаганлыгы ишетелә.
«Борһане тәрәкъкый» тагы, яңлыш-йоңлыш булса да, төрек җөмләләре тәртип итеп маташкан булып, нинди көлкеләр эшләмәде.
Үз араларында төрекчә сөйләшеп маймылланучы шәкертләр, башларына фәс киеп, «госманлыез, әфәндем» дип йөрүче хиффәтләребез дә аз булмады.
Ләкин мондый комедияләр вакытында булды да, узды да китте.
Гәзитәләр дә, «бундан», «буйлә» кеби сүзләрне генә калдырып, татарча языла башладылар, китап вә рисаләләр дә татарча чыга; без татарлар һаман да татарлар булып калдык. Төрекләр — Истанбулда, без — монда.
Хәерле юлга!
(Дәвамы киләсе биттә)
Мәкъбүл вә мөстәхсән — тиеш һәм күркәм.
Хөсне тәвәҗҗеһен җәлеп иткән — яхшы карашын казанган.
Мөсахәбәгә — сөйләшүгә.
Җәһаләтемне билигътираф — наданлыгымны танып.
Тәхрир — әсәр, язган нәрсә.
Хиффәт — тиле, юләр.
{mospagebreak}
Халык җырлары чын үземезнеке генә булганга, анда читләрдән гарәп, төрек, сарт кебиләрнең тәэсире булмаганга, мин аларга әһәмият бирәм һәм мәхәббәт итәм. Шунлыктан, халык җырларына мәхәббәтемнең бер әсәре булсын дип, шушы мөляхәзәләремне язарга җөрьәт иттем.
Мин кечкенәдән үк җырчы идем. Кайда ишетсәм дә, җырлау тавышын салкын кан белән тыңлый алмый идем. Мәдрәсәдә хәлфәләр, кече атна кичләрдә, бер кадак симәнкә, ярты кадак чикләвек алып ясаган мәҗлесләрендә дә мине онытмыйлар иде. Мин, самавыр артына гына утырып, алар кушкан көйләрне җырлап бирә идем, шул җырлавым бәрабәренә хәлфәләрдән берәр уч симәнкә һәдия кыйлына иде. Мин, кулымдагы симәнкәне беткәнче яргач, тагын җырлый идем.
Мәдрәсәдүк мине җырчы диләр иде.
Кечкенәдән үк күңелемә урнашкан җырулар сөймәкемнән миндә туган телемезне сөю тугъды. Әгәр миңа җырулар ярдәм итмәсә, мин соң сарт «Бәдәвам»нәре, сарт «Кисекбаш»лары, кызылбаш «Тасриф»ләре, гарәп «Нәхү»ләре белән туган телемезне сөймәк кеби бер олугъ нигъмәткә малик була алыр идеммени?
Яшәсен халык әдәбияты, яшәсен туган тел!
И туган тел, и матур тел,
Әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы.
И туган тел! Һәрвакытта
Ярдәмең берлән синең,
Кечкенәдән аңлашылган
Шатлыгым, кайгым минем.
И туган тел! Синдә булган
Иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үземне,
Әткәм-әнкәмне, Ходам.
Соң.
Хатимә — соңгы сүз.
Нәхү — синтаксис.
Нигъмәткә малик — байлыкка ия.
("Халык әдәбияты". Казанда 1910 елда аерым китап булып (1912 елда кабатлап) басылган. Беренче мәртәбә өчтомлыкка кертелгән. Текст китапның 1910 елгы басмасыннан алынган. (Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда/Габдулла Тукай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006 (2 т.: Мәкаләләр, истәлекләр, хатлар/Төз.: Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 383 б.)).