(Хикәя)
Ике хәзрәт фәкыйрь генә бер мужикта эчләре шартлаганчы ашап чыгалар да, икендегә җитешә алмабыз дипме, ни өчендер извозчик ялламакчы булалар.
Берсе кычкыра:
— Извозчик! Фәлән җиргә 15 тиен!— ди.
Извозчик:
— Юк, хәзрәтләр, иллешәр тиен бирерсез инде, — ди.
Хәзрәтләр:
— Ул ниткән сүз, без һичбер вакыт 15 тиеннән артык түләгәнемез юк, ерак җир түгел ич.
Извозчик:
— Ерагын ерак түгел дә, хәзрәтләр, сез хәзер генә менә бу йорттан ашап чыктыңыз. Әгәр мин шуны күрмәгән булсам, сезне 15 тиенгә дә алып кайтыр идем; хәзер сез атка авыр буласыз.
Хәзрәтләр:
— Ай ахмак! Кара, ниләр сөйли бит!
Вәлвәләгә төшү — аптырашып шау-шу килү.
Әтгыймә — ашамлык.
("Ике хәзрәт вә извозчик". «Ялт-йолт» журналының 1910 елгы 1 нче (15март) санында «Шүрәле» имзасы белән басылган. Беренче мәртәбә өчтомлыкка кертелгән. Текст журналдан алынган. (Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда/Габдулла Тукай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006 (2 т.: Мәкаләләр, истәлекләр, хатлар/Төз.: Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 383 б.)).