«Яшен» мәрхүм үлем түшәгендә яттыкларында, бәндәләре хазир вә назир* идем. Бичараның актык сулышлары якыная иде.
Мин, мөселман булдыгымнан, «Яшен» мәрхүмнең тере заманда динчеләрнең теңкәсенә тиеп үзәгенә үткәнгә, имансыз китүеннән бик каты куркып, бичараның янында һаман «әшһәде әнла илаһә» кәлимәи мөбарәкәсен** укып тора идем. «Яшен» мәрхүмне шул кәлимәне тәкрар итәргә көчли идем.
Ләкин ул, минем тәлкыйнемә бер дә илтифат итмичә, һаман да «йә» һәм «шин» хәрефләрен тәкрар итә иде.
Мәрхүм һаман, тәне суынып җаны чыкканчыга кадәр, ушбу хәрефләрне кат-кат әйтте дә торды:
— «Йә» «шин», «йә» «шин», «йә» «мим».
Тәңре тәбарәкә вә Тәгаләдән фәрман*** булды. «Яшен» мәрхүм, вафат булып, үлеп — дөньядан кайтып, дарел фәнадан дарел бакага рихләт әйләде. Инна лиллаһи вә инна иләйһи раҗигун****.
Әмма мин аның үләр алдында сөйләгәне «йә», «шин», «мим»нәренең мәгънәсен һич тә аңламый калдым.
Заман кичте. Сулар акты. Менә көннәрдә бер көн мәйдане матбугатка «Ялт-йолт» журналы килеп чыкты. Ул ялт-йолт итте, һәм руи зәмин яктырып китте.
«Ялт-йолт» чыгып ялтырагач, табигый уларак, минем исемә мәрхүм «Яшен» килеп төште. Чөнки «Яшен» дә ялтырый иде бит.
Мин тагы «Яшен» мәрхүмнең үләр алдыннан сөйләдеге «йә», «шин», «мим»нәре тугърысында гайре ихтыяри тирән-тирән моталәгаләргә чума башладым.
Уйладым, уйладым, уйладым, уйладым да ахырында белдем ки, «Яшен» мәрхүмнең үләр алдыннан мәзкүр «йә», «шин», «мим» хәрефләрен тәкрар кыйлуы «яшим мин», һаман да «яшим мин», «үлмим мин» диюе булган икән.
Һәм вакыйган: сез бу «Ялт-йолт»ны кайдан ялтырый дип беләсез? Ул һаман да шул яңадан терелгән «Яшен» нурыннан ялтырый.
Яшәсен «Яшен», яшәсен «Ялт-йолт»!
* Мин үзем шунда булып, карап, күзәтеп тора идем.
** «Алла үзе шаһит» дигән хөрмәтле сүзен.
*** Һәркемгә газиз һәм бөек Алладан әмер.
**** Алладан килгәнбез, Аллага кайтабыз.
Тәлкыйнемә — әйтеп торуыма.
Хәрефләрен — «бу урында авазларын» мәгънәсендә.
Дарел фәнадан дарел бакага — дөньядан ахирәткә.
Рихләт әйләде — күчте.
Руи зәмин — җир йөзе.
Гайре ихтыяри — ирексездән.
Моталәга — уйлану, тирәнтен тикшереп төшенү.
Вакыйган — чыннан да.
(«Яшен» мәрхүм. «Ялт-йолт» журналының 1910 елгы 2 нче (1 апрель) санында «Догачы: Шүрәле» имзасы белән басылган. Беренче мәртәбә өчтомлыкка кертелгән. Текст журналдан алынган. (Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда/Габдулла Тукай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006 (2 т.: Мәкаләләр, истәлекләр, хатлар/Төз.: Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 383 б.)).