Хәтеремдә ачык калмаган: «Төхфәтел мөлүк»тә(1) намаз сафлары тәртибе бабында: «Әрриҗале, сөммелмораһикунә, сөммәссыйбьяне, сөммәннисаэ, сөммәл хөнса»*, — дигән бугай. Моның гайнән дөрест булып-булмавында минем эшем юк. Дөрест булмаса, «Вакыт» язышучысы Б. Ш.(2) белән «дингә мишәйт»челәр бу тугърыда моназәрә кыйлышып карарлар әле. Ләкин безнең «Җамид Фигури» намендә мәшһүр шагыйремез үзенең язган мәктәп китапларында мәзкүр «Төхфәтел-мөлүк»кә шактый игътибар белән карый шикелле.
Бүген кулыма «Вакыт»ның 701 нче номеры төште. Күрәм — игълан: «Кызларга махсус милли шигырьләр!» «Җамид Фигури» әсәре.
Бу шагыйрь моннан элек надан, шовинист булмаган һәр табгы сәлимнең йөзен «Кәримев-Хөсәенев»нең «Җәгърафия мөгаллиме» тышына ямаган кызыл кәгазе кеби кызартырлык бер «Ирләргә махсус милли шигырьләр» язып чыгарган иде. Инде, менә сиңа кирәк булса, хатын-кызлар өчен дә язган!
Шәхсән минем шагыйрь әфәндегә «рәхмәт»тән башка сүзем юк. Шагыйрь әфәнде ихсанлы кеше, һиммәтле кеше.
ШИГЫРЬ
Милләте булганга татар,
Ул да булган бер татар;
Кая барсалар да, калмас,
Ташламас ул бунларый…
Шөбһәсез, ул — милләт кешесе. Аның өчен җаны фида!
Әгәр дә ул милләтенә кирәкле дип тапса, түгел кызларга «милли шигырьләр» язу гына, хәтта тавыкларга махсус «милли шигырьләр» дә язып ыргытыр! Куркыныч кеше, әфәнделәр! Булмас димәңез.
Тик сүз ахыры уларак шуны гына әйтәм:
Хәдис шәрифтә әйтә: «Әлмөслиме мән сәлимәл-мөслимүнә гань ядиһи вә лисаниһи»**, — ди. Хәлбуки «Вакыт»та шушы игълан чыкканнан бирле Казанның бөтен китапчылары «Җамид Фигури»нең яденнән вә лисаныннан бизар булдылар***. Бу исә милли шагыйрьгә бер дә ярашмый.
Ничек дисезме? Очень просто: шәһәремезнең бөтен карчыклары вә бөтен хөнсалары гайре мөтәнаһи күп булып җыелышканнар да Казан көтепханәләренә тулганнар. Кычкырышалар, даулашалар, егълашалар!
Карчыклар әйтә: «Нигә ул, мөнәҗәт язучы, без карчыкларга да «милли бәетләр» чыгармаган?» — диләр.
Хөнсалар: «Нигә безне мәхрүм иткән?» — диләр.
Китапчылар исә: «Сабыр итеңез, әле мәктәп китаплары сезоны үтмәгән; ул — булдыклы кеше! Бәлки, сезгә дә берәр нәрсә язар», — диләр.
Карчыклар вә хөнсалар аяк тибеп кычкыралар: «Юк, сез, китапчылар, җүри безне кимсетәсез, прилавка астыңызда безгә дигәннәре дә бардыр әле!» — диләр.
Китапчылар белән карчык вә хөнсаларның бу талашлары көндез сәгать икедә башланып, палитсә ярдәме белән көчкә кичке сәгать 8 дә басылды. Ул көнне Казан китапчылары, бер тиен дә сату итә алмыйча, авызларын салындырып, өйләренә кайттылар.
Җә инде, бу хәл, әзаэ мөэмин булмый, нәрсә соң? Яхшылыкка түгел бу, шагыйрь әфәнде, яхшылыкка түгел. Бу милли сәүдәне туктату булып, моннан милләткә дә хисапсыз зарар.
Болынга бозау керсә — «түчә!», игенгә чыпчык төшсә — «көшш!», базга песи керсә — «прс!» дисең.
Әмма әдәбиятка шушындый кешеләр керсә — ни дисең? Аптырап, уйлап торасың да, бер дә кууны аңлатырга сүз тапмагач, язучының колагына гына: «Энем, моннан болай мондый нәрсәләр язмаска тырыш!» — дисең.
* Ирләр, алардан соң яшүсмер егетләр, алардан соң ир балалар, алардан соң катын-кызлар, алардан соң хөнсалар (гермафродитлар).
** Мөселман кеше мөселманнарны теле белән дә, кулы белән дә рәнҗетмәс.
*** Кулыннан һәм теленнән интегеп-йөдәп беттеләр.
Гайнән — нәкъ шулай.
Моназәрә кыйлыш — сүз көрәштерү.
Җамид — туң, каткан.
Табгы сәлим — төзек табигатьле, нормаль кеше.
Ихсанлы — ярдәмле.
Һиммәтле — булышучан.
Гайре мөтәнаһи — чиксез.
Әзаэ мөэмин — мөселманны рәнҗетү.
("Милләткә файда урынына зарар". «Ялт-йолт» журналының 1910 елгы 13 нче (15 сентябрь) санында «Гөмберррт» имзасы белән басылган. Беренче мәртәбә өчтомлыкка кертелгән. Текст журналдан алынган.
Фельетонда Мәҗит Гафури (текстта «Җамид Фигури») бастырган «Кызларга махсус милли шигырьләр» (Уфа, 1910) тәнкыйть ителә. Шуңа да карамастан М.Гафури бу китапны 1912 һәм 1914 елларда кабат бастырган.
1. «Төхфәтел мөлүк» — гарәп телендә язылган дини китап.
2. Б.Ш. — Борһан Шәрәф.
(Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда/Габдулла Тукай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006 (2 т.: Мәкаләләр, истәлекләр, хатлар/Төз.: Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 383 б.)).