Үземезнең яңа үсеп килмәктә булган милли әдәбият бакчамыздан җыеп, яшь балаларымыз кулына шуның чәчәкләреннән ясалган бер чәчәк бәйләме (букет) тоттырмак күптән үк безгә лязим иде.
Моның кирәклеге фикере аңлы мөгаллимнәремезнең башында эшләнеп чыгып, аннан милли гәзитәләремез сәхифәләренә дә гакес иткән иде.
Шушы сәнәдә берничә дуст-ишләр шул матур вә мөкаддәс хезмәтне хосусый миннән илтимас иткәнгә вә һәм нинди-нинди чәчәкләрдән җыелганда мәзкүр букет гүзәл вә килешле булачагы хосусында минем тәмиземә (саплый белүемә) ышанганга, мин дә бу хөсне занга тәшәккер итеп, ушбу «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» китабыны тәртип иттем.
Монда төрле багъбаннарымызның хәссас күңелләрендә җитешкән әдәбият гөлләреннән берәр-берәр чәчкәләр алынды.
Безгә сабый балаларымызның кулында моңарчыга кадәрле булган әрекмән, кычыткан вә балтырганнарны алып, алар урынына шушы китап кеби чәчәк бәйләмнәре бирергә тиештер. Таки балаларымызның күзе гүзәл нәрсәләр күрергә вә борыннары да хуш вә татлы исләр иснәргә ияләшсен.
Кечкенәдән гүзәл нәрсәләр укыган балаларның күңелләре дә назик вә ләтыйф булып, анчак гүзәл вә мөкаддәс нәрсәләрне генә сөючән буладыр.
Моның киресенчә: кечкенәдән тупас вә ямьсез нәрсәләр күреп үскән балаларның язгы ачык күк кеби саф күңелләре томанланып, рухлары яхшыны вә начарны аермый, һәрнәрсәгә бертигез караучы буладыр.
Әдәбиятымызның иң гүзәл кыйтгаларын гына сайлап яки сайларга тырышып та, вә гүзәл булып та, балалар рухына килешмәслекләрен калдыра торып та, уртача вә түбәнрәк тәхриратка бөтенләй әһәмият тә бирми торып та һәм әдәбият казанымыз өстендәге зөбдәләрне генә җыя торып та, шушы «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» кеби олугъ бер китап мәйданга куярга мөмкин икәнен күргәч, яшь әдәбиятымызның байлыгына вә киңлегенә хәйран иттем вә шатландым.
Татарда тел юк, әдәбият юк диюче мөтәгассыйбларны (бөтен мәгънәсе илән) кызгандым. Әйе, бездә әдәбият бар һәм дә бай әдәбият!
Ләкин ни сәбәптәндер бу көнгә чаклы мәктәп вә мәдрәсәләремездә милли әдәбият вә ана телемезгә бертөрле курку аралаш нәфрәт белән карыйлар иде.
Бик искедән бирле килгән бу караш, мәктәпләрдәге сабыйлар башына урнашып, алардан аларның балаларына дигән кеби, бөтен милләтемезгә тамыр җәйгән иде.
Шунлыктан безнең мөхәррирләр вә шагыйрьләремезнең күз яшьләренә манчып язган каләмнәрендин чыккан әсәрләренә «чүп» дип вә язучысына да «эшсез» дип кенә карыйлар иде. Шундый карашлар зарарыннандыр ки, без әле Гаяз әфәнденең «Инкыйраз»ы кеби сәтырына — сәтыр алтын белән тегелеп язылган гали әсәрләрнең һаман икенче кәррә табгы ителгәнен мәгаттәәссеф күрә алмыйбыз. Вә хәлбуки боларның һәр шәһәр татарының өстәлендә, һәр авыл мужигының пич башында берәр данә булып торулары лязим вә хәтта фарыз иде.
Бу китапны тәртип иткәндә, мин һәр никадәр балаларның рухларына азык бирү вә аны тәрбия итүне беренче максуд итеп тотсам да, икенче тарафтан, әдәбиятның мәктәпкә керүе аркасында аңар гомум милләт тарафыннан әһәмият бирелмәсме вә шул саядә әдәбият Русия мөселманнары арасында тиешле кадәр таралып китмәсме дигән өмидем дә бар иде.
Бу китап өчен мин үземчә яхшы вә матур дип белгән кыйтга вә шигырьләрне генә сайларга тырыштым. Русларның «вкуста шәрик юк» дидекләренчә, бәлки, минем бу интихабымны тәнкыйть итүчеләр булыр, ләкин мин андый кешеләргә алдан ук:
Кара карлыгач буласың,
Кара камзулың кигәч;
Кеше теләсә ни әйтсен,
Үземнең җаным сөйгәч, —
дип җырлап кына җавап биреп куям.
Рус тәрбия голямасының соң заманда мәйданга китердекләре «Живое слово» нам кыйраәт китабы минем «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре»нең тарзы тәртибендә рәһбәр итеп* тотылды.
Бу китап мөгаллимнәр нәзарында кабул табып китсә, мин ул мөхтәрәм әфәнделәрдән аны укытыр өчен күп мәшәкатьләнүләрен хәзергә көтмим. Ягъни аларга моңар кадәрле күрелмәгән ят бер кыйраәт китабының үзе ят булганы кеби, аны балаларга укыту рәвеше дә ят тоелачактыр.
Шунлыктан алар хәзер балаларга бу «Милли әдәбият дәресләре»не дә, бүтән китапларны укыткан кеби, беррәттән, су эчергән кеби укытып чыгарсалар да, өстләреннән бурычларын төшерерләр хисап итәм.
Соңга таба, тәрәкъкый вә мәгърифәтемез арттыгы нисбәттә, башка кыйраәт китаплары һәм башка мөгаллимнәр чыгып, башка тәгълим рәвеше берлән тәгълим итәрләр.
Шулай да һәр мөгаллим, үз икътидары дахилендә, балалардан укыдыклары нәрсәләр тугърысында сөальләр итсә вә балалардан үз сүзләре белән сөйләтсә вә бәгъзе җиңелрәк шигырьләрне хифыз иттерсә, зарарсыз булыр иде.
Мин моннан әүвәл язганым «Яңа кыйраәт» китабымны, аның мөндәриҗаты үз тәхрир вә тәрҗемәләрем генә булганга, һәр шигырь вә мәкаләләрен бертөрле мәгълүм максат белән дәреҗ иткән идем.
Мәсәлән, аның әүвәлендә дәреҗ ителгән «Табигать вә инсан» мәкаләсе вә «Аллаһе тәбарәкә вә Тәгалә» шигыре белән, бисмилладан соң мөсаммәне, ягъни Аллаһе Тәгаләне, балага таныту вә соңгы шигырь белән балада Аллаһе Тәгаләгә каршы мәхәббәт уяту максаты; икенче, «Туган авыл» кеби шигырь белән пәйгамбәремезгә мәхәббәт хисе кузгату, аннан соң шул тирәдәге мәкаләләр белән балада ата-анасына мәхәббәтне көчләндерү. Аннан да күчкәч, «Туган тел» шигыре белән туган тел вә әдәбиятымызга мәхәббәт уяту. Бераздан «Чыршы», «Җил илә Кояш», «Яңгыр илә Кояш» мәкалә вә шигырьләре белән баланы дөнья вә табигать хакында уйлату һәм аны сөйдерүне күзгә алу. Тагы бераздан «Ике Сабан» хикәясе, «Эш» вә «Япон хикәясе» шигырьләре белән балаларны эш вә иҗтиһадка тәргыйб итү.
Аннан да соң мотлакъ рәвештә берничә мәсәлләр язып үткәч, балаларга галәме табигатьнең һәртөрле хәл вә эшләрен күрсәтер өчен (балаларга бераз күңелсезрәк булса да), «Кояш», «Җир», «Су», «Һава», «Елның дүрт фасылы» кеби фәнни вә гыйльми мәкаләчекләр язылды.
Аны да үткәч, «Шүрәле», «Бәйрәм бүген», «Пар ат» кеби шигырьләр вә «Казан шәһәре» мәкаләләре белән балаларымызда миллият вә милләт мәхәббәте тугъдыру өмид ителде.
Ләкин бу «Милли әдәбият дәресләре»ндә «Яңа кыйраәт»тә булганы кеби мәгълүм бер максат вә мәсләк тотылмады. Чөнки, югарыда язганымча, бу китап төрле нәмүнәләрдән җыелган бер китаптыр. Бер чәчәк бәйләмендә кайсы төстәге чәчәкне уртага вә кайсысын читкә кую вә бер альбомда да кайсы рәсемне кайсы биткә сыйдыру бик ул кадәр әһәмиятле булмаганы кабиленнән, бу китапта фәкать ямьсез тәхрират кермәвенә генә тырышылды. Шулай да булса, ягъни мәгълүм бер мәсләк тотылмаса да, педагогиканың «җиңелдән авырга» кагыйдәсенә бераз игътибарга алынып, китапның башына аңлавы җиңел, садә гыйбарәле шигырьләр вә кыйтгалар куелып, авыррак гыйбарәлеләрне мөмкин кадәр арткарак кичектерелде. Шигырь вә кыйтгаларда булган бәгъзе читенрәк сүзләрне аңлатыр өчен, сәхифә төбенә шәрех тә төшерелде. Төшерелми калып та, фәһеме авыр булган гыйбарәләр булса, аларны балаларга тәрҗемә итеп аңлатуны мөгаллим әфәнделәрдән үтенәмен.
152 сәхифәлек булган бу китап «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре»нең беренче кыйсьмедер. Хода насыйп итеп тә, киләчәк кыйсемнәр тәртип ителсә, аларга күбрәк хезмәт кертеләчәк вә шаять мәшһүр кешеләремезнең тәрҗемәи хальләре вә рәсемнәре дә дәреҗ улыначактыр. Болардан башка милли тарихымыздан, милли тормышымыздан рәсемнәр кертү өчен дә иҗтиһадта кимчелек ителмәячәктер.
Хәзергә ушбу кадәр илә сүземне тәмам иттем.
Гакес итү — чагылу.
Илтимас итү — үтенү.
Хөсне занга тәшәккер итеп — яхшы карашка рәхмәт әйтеп.
Багъбаннарымыз — бакчачыларыбыз.
Хәссас — сизгер.
Таки — «әйдә шулай булсын» мәгънәсендә.
Назик вә ләтыйф — нечкә һәм гүзәл.
Анчак — тик, фәкать.
Кыйтга — (өзек), үрнәк, парча.
Тәхрират — язма әсәрләр.
Зөбдә — каймак.
Мөтәгассыйб — искелек яклы, тискәре кеше, фанатик.
* Төзү рәвешендә үрнәк итеп.
Шул саядә — шуның аркасында.
«Вкуста шәрик юк» — «һәркемнең зәвыгы бертөрле булмый» мәгънәсендә.
Интихаб — сайлап алу.
Тәрбия голямасы — педагогия галимнәре.
Кыйраәт — уку.
Нәзар — караш.
Тәгълим — укыту.
Икътидары дахилендә — көче җиткәнчә.
Сөаль — сорау.
Хифыз иттерү — күңелдән бикләтү.
Иҗтиһадка тәргыйб итү — тырышырга кызыктыру.
Мотлакъ рәвештә — гомумән.
Галәме табигать — табигать дөньясы.
("Мөкаддимә («Үземезнең яңа үсеп килмәктә…»)". Тукай төзегән «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» исемле китап-хрестоматиядә (Казан, 1910; тышлыкта: 1911) сүз башы рәвешендә басылган (текстның ахырында: «1910 сәнә, 13 ноябрь, Г.Тукаев»). Беренче мәртәбә академик басмага кертелгән. Текст китап-хрестоматиядән алынган.
(Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда/Габдулла Тукай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006 (2 т.: Мәкаләләр, истәлекләр, хатлар/Төз.: Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 383 б.)).