ТАТ РУС ENG

Гарәпчә яңа масдарлар

Иске вә яңа гарәп лөгать вә әдәбияты никадәр бай булса да, яңарган без татарларның яңа әдәбиятында бәгъзе мәгънәләрне ифадә өчен һаман да җитеп бетмидер.

Мәсәлән, гарәпләрдә «ялгызлашмак»ка «тәфәрред», «сүзләшмәк»кә «тәкәллем» диләр. Әмма безнең татар әдәби телендәге хәзер генә пәйда булган «руслашмак», «төрекләшмәк», «уңланмак», «сулланмак» шикелле сүзләргә гарәпчә масдарлар табып булмый иде әле.

Менә мин, милләтемә олугъ файдалар килүен өмид итеп, ушбу түбәндәге берничә мәсадирны әнзаре гаммәгә куймакчы булдым.

 

Масдарлар

Руслашмак — тәвәррес.
Төрекләшмәк — тәвәррек.
Японлашмак — тәяппен.
Суллашмак — тәвассыл*.
Нимсәләшмәк — тәнәммес.
(Вә ма эшбәһә заликә вә кыйсь галәйһи әлбакый**.)

«Уңлашмак» масдарының заммәсе***, «вау»га авыр булганга һәм саңгырау кяфләр гарәпчәдә булмаганга күрә, үзгәртелмәде. Әлбәттә, «тәвәуң» булачак иде.

 

*Гарәпләрнең теле кызыл булгач, «уңлашмак» сүзен нишләп кабул итсеннәр?! (Г.Тукай искәрмәсе.)
**Шуның кебекләр; калганнарын шуңа чагыштыр («яраштыр» мәгънәсендә).
***Заммәсе — өтере; гарәпләрдә кыска сузык авазлар тартыклар һәм озын сузыклар янына «хәрәкә» дип аталган диакритик — билгеләр кую юлы белән ясала.
Масдар — исем фигыль; сүзнең баш формасы, инфинитив.
Лөгать — сүзлек.
Ифадә — аңлату.
Мәсадир — масдарлар.
Әнзаре гаммәгә — халык каравына.
Нимсәләшмәк — немецләшү.
Кяфләр — «к» хәрефләре.
Сарыф — морфология; нәхү — синтаксис.


("Гарәпчә яңа масдарлар". (Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда/Габдулла Тукай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006 (1 т.: Шигырьләр, поэмалар/Төз.: Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 271 б.)). «Ялт-йолт» журналының 1911 елгы 29 нчы (18 ноябрь) санында басылган. Беренче мәртәбә өчтомлыкка кертелгән. Текст журналдан алынган).


Комментарий язарга


*