Петербург губернасы Чабаксар өязе Мыштырмыш авылында Мурдахайҗан Кылмуллин сорый:
— Элек заманнарда кешеләр төрле сурәтләргә кереп, мәсәлән, маймул сурәтенә әверелгәннәр, һәм шул сурәттә алар, хакыйкатьтә чын кеше икәнлекләре беленмичә, әллә ничәшәр ел зар-сәргәрдан булганнар, имеш, диләр. Шул дөрестме?
Җавап:
— Менә Казанда Җиңгәчи, Уфада Кәмали* әллә ничә, әллә ничә еллардан бирле, кем каргышы беләндер, мәймүн сурәтендә гомер итәләр… Прахуд Мәхүб** тә элек мәймүн сурәтендә күп сәргәрдан булып йөргәндин соң, әлкыйсса, Казан муллалары һәм бер татар гәзитәсенең фатихаи хәйриясе бәрәкәтендә сихере кайтарылды. Яңадан кеше сурәтенә кайтып, «тәүфикъле», эчми, тартмый торган чибәр сәүдәгәргә хатын булды. Димәк, синең сөалеңә «дөрест» дип җавап бирәбез.
Мәскәү губернасы Олугъ Мәңгәр волостеның Шилметдин Җонлыбияләев яза:
— Иске китапларда Муса галәйһиссәламнең таягы кырык аршын озынлыкта булган, шул таяк җылан да булган, агач булып хөрмә дә биргән, коедан су алырга җеп белән бау да булган, имеш, дип язалар. Бу булган эшме? Заманымызда да шундый могҗизалар була аламы?
Җавап:
— Була ала. Менә, мәсәлән, Муса әфәнде Бигиев таягының озынлыгы меңнәрчә чакрымдыр, диләр. Чөнки, шулай булмаганда, ул меңләр чакырым үзеннән ерактагы ялкау муллаларны корсакларына төртеп уята алмас иде? Андин соң, аның таягы ислахе дин мәсьәләсен кирәгенчә аңлаганга — җимешле агач вә аңламаганга — җылан булып күренәдер.
Таягының җеп белән чиләк булуы, әлбәттә, Муса әфәнденең Коръән вә хәдистән файдалы мәгънәләр чыгаруыдыр. Димәк ки, шәҗәрәи ислам (ислам агачы — дәрәхте ислам) безнең заманда да могҗиза була булып чыга инде.
Саратов губернасы Пенза өязе Зимничә авылының Гөрләбетдин Чәркин яза, малай:
— Мәсҗедтә төнлә мөселман җеннәре торалар, имеш, дигән сүзләр халык арасында сөйләнә, шул бармы?
Җавап:
— Үткән гарәфә кич Петербург мәсҗедендә әллә нинди пәри кызлары, пәри җегетләре тансавайт иткәннәре күренгән, ди. Шулай да иртә белән шунда гаед укыганнар. Бер дә андый-мондый нәрсә күренмәгән.
Петербургтан махсус алынган бу хәбәрне миңа җибәрделәр. Димәк ки, халыкның ул игътикады дөрест. Тик шунысы бар: әлегә Петербургта рәсми мәсҗед шәриф булмаганга, анда һәр гаед өчен тансавальныймы, бүтәнме зур бер зал алып, гаедне шунда укыйлар. Шөбһә менә кайда!
Самар губернасы Лаеш волосте Тәтеш авылыннан Бытбылдыкетдин әфәнде яза:
— Дәҗҗал белән Мәһди дигән затлар***, иске игътикадлылар әйткәнчә, бервакыт килеп чыгарлармы?
Җавап:
— Кем белә, мин сиңа әйтим. Менә Төркиядә әллә нинди чалмалы мәһдиләр ел саен чыгып тордылар да һәммәсе ялганчы булдылар. Менә хәзер, чын Дәҗҗал булырга кирәк, Тыраблисе-гарәб тарафыннан бер нәмәрсә чыкты.
Фәкать шапкалы Мәһди вә хәлифәи мөслимин Вилһельм дә чын Мәһди булмады. Китапта Мәһдинең тәгърифе бүтән булса да, «чалмалы Мәһди»ләрдән эш чыкмады инде. «Әлбәттә, шапкалы бези кортарачак» игътикадындагы бичара төрекләр мәгъдур вә мәэюс калдылар (валлаһе әгъламе бис-саваб).
Сараш губернасы Пирмә авылыннанмы, әллә кайдан, шул як авыл муллалары качып эчкәндә, «Осуле кадимче»**** дигән шигырьне җырлап эчәләр дип, аңар гаҗәпсенгән сыман яза.
Җавап:
— «Осуле кадимче» шигырен укыган кеше, әлбәттә, аның эчке мәҗлесе өчен шактый килешле бер шигырь икәнен икърар итәр, бу муллаларны Фәхрелислам Агиев тәнкыйтендәге «көндезге сәхәр»че, рузасыз мирза малайларыннан өстен табар иде.
Чөнки рузасыз мирза балалары үзләренә һичбер мөнәсәбәте булмаган:
Бетте баш — кипте яшь… —
шигырен чәй мәҗлесендә җырлап утыралар. Ул кайгысыз мирза малайларына ул җыру нәрсәгә? Кайсының башы беткән? Кайсының яше кипкән?!
— Яшь кипкән!
Ә җыласалар, чынаяк кадәр күзләреннән дөге-дөге яшьләр тамарга тора.
Беләмсең, муллаларда хәзер никадәр тәрәкъкый? Алар моннан биш-алты ел элек кенә кымыз һәм аракы (тфү! тфү!) эчкәндә (әстәгъфирулла!), «Мөхәммәдия», «Әминтәзәк»***** җырлыйлар иде.
Ә хәзер? Хәзер — «Осуле кадимче»! Чиләгенә күрә капкачы. Шулай һәр эшне урынын белеп эшләргә кирәк.
Чурт белә, каяндыр берсе:
— «Гыйшык тоту» чын нәрсәме, Таһир-Зөһрә, Бүз егет булганнармы? — дип сорый.
Җавап:
— «Таһир-Зөһрә», «Бүз егет»тәге дәрәҗәдүк «гыйшык тоту» элек заманда булса булгандыр. Әүвәлгеләр, мискиннәр, бик яхшы күңелле булганнар. Әмма заманымыздагы «гыйшык» ушбу түбәндәге ике вакытта җырланган ике җырдан аңланса кирәк:
Өйләнгәнче:
Алҗапкычың ал мәллә,
Алдыңда алма бар мәллә?
Сандугач кебек сайрыйсың,
Аузыңда кош бар мәллә?
Өйләнгәч:
Алҗапкычың ал мәллә,
Алдыңда бәрәңге бар мәллә?
Ала карга күк сайрыйсың,
Аузыңда бозау бар мәллә?
Аңар ни кирәк инде тагы — бер Алла бәндәсе бездән:
— Италия ни сәбәптән Төркиягә һөҗүм итте? — дип сорый.
Җавап:
— Италиянең симергән, эшсезлектән әлсерәгән байлар партиясе корсакларын бер кәррә киерделәр дә:
Ашасым да килә, ай, әллә ни,
Тыраблиста пешкән алманый… —
дип җырлый башладылар. Җырның калган кыйсьмен җырлатмадылар да, киттеләр:
— Әйдәгез Тыраблиска! алтын алма өзәргә! «Иркә»ләрнең ашыйсы килә!
Әйдә барыйк Самарга
Бакыр акча санарга…
Киттеләр… Италия крәстияннәре протест иттеләр… Чөнки алар ач, аларга ашарга кирәк, сугышырга кирәкми… Аларның җугарыдагы иркә җырларга телләре бармый.
Ашлык уңмаган. Мал-туар сатылып ашалган, угыллары — солдатта, яки фабрикаларда, семья зур. Шәһәрдә дә эш юк: байкот! Бичара крәстиянгә, сөяк капчыгы булган аты белән арбасына карап, моңлы гына:
Ашасым дай киләй, ай, әллә ни,
Өй түрендә торган арбаный… —
дип җырларга гына кала.
Берсе тагын «Икътисад» журналыннан****** сорыйсы сүзен бездән сорап маташа:
— Ни сәбәптән безнең уртача вә чибәр генә көн күрүче сәүдәгәр кисәкләрендә вә эшчеләр гаиләләрендә көннән-көн фәкыйрьлек арта? — ди.
Җавап:
— Моннан ун-унбиш ел элек кенә кичләрдә гаиләсенә кайтып җәелгән ашъяулык, кайнаган самавыр, атасы кайтканына шатланган балалар янына утырып, ике кулы белән генә күмәчне (бисмилла әйтеп) сындырып, кулында чәйле чынаяк тәлинкәсе тоткан хәлдә, «шыр-р-рт» иттереп теше белән шикәр сындырган кешеләр хәзер нәкъ шул вакытта дуңгызлар җирәнерлек пивнойларда каткан сохари тешләп утыралар.
Кайсы урамнан кайтсалар да, әлеге алдавыч яшелле-сарылы вывеска:
Ары барма, җаный, кайт бире,
Һәр урамда урыс трактиры…
Бәс, без гаиләләрдә фәкырне күбрәк шуннандыр дибез. Татар акча тапмый түгел, таба.
*Казанда Җиңгәчи, Уфада Кәмали — фәхешханә тотучылар.
**Прахуд Мәхүб — фахишә (академик басмада соңыннан бу эшне ташлап, гаилә тормышы белән яшәгәнлеге әйтелә).
***Дәҗҗал белән Мәһди дигән затлар — Дәҗҗал — ялганчы зат (хәдисләрдә телгә алына, ахырзаманда үзенә ияргәннәрне, оҗмахка алып барам, дип алдап, тәмугка кертә; христианнарда: Антихрист). Мәһди хәдисләрдә телгә алына, ахырзаманда халыкларны туры юлга күндерүче. Фельетонда бу образларны кулланып, Тукай Төркиядәге хәлләргә үз мөнәсәбәтен белдерә, «Яшь төрекләр»нең хакимияткә килгәч алып барган сәясәтләрен тәнкыйтьли.
****«Осуле кадимче» — Тукайның үз әсәре (1908 елда басылган).
*****«Әминтәзәк» — дини эчтәлекле, фарсы телендәге тезмә әсәр (китап).
******«Икътисад» журналы — 1908–1913 елларда Самарада чыккан журнал.
Зар-сәргәрдан — аптырап-тинтерәп йөрүче.
Әлкыйсса — озын сүзнең кыскасы.
Фатихаи хәйриясе бәрәкәтендә — изге догасы нәтиҗәсендә.
Ислахе дин — динне яңарту, аңа реформа ясау.
Шәҗәрәи ислам — мөселманнарның нәсел агачы.
Игътикад — ышану.
Мәсҗед шәриф — изге мәчет.
Тәгърифе — аңлатмасы.
Мәгъдур вә мәэюс — алданып һәм өметсезлектә.
Валлаһе әгъламе бис-саваб — дөресен Алла белә.
Тәрәкъкый — алга китеш.
Кәррә — тапкыр.
Кыйсьмен — бүлеген.
Икътисад — экономика.
("Ялт-йолт" идарәсеннән сөальләр". (Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда/Габдулла Тукай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006 (1 т.: Шигырьләр, поэмалар/Төз.: Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 271 б.)). «Ялт-йолт» журналының 1911 елгы 28 нче (12 октябрь) санында «Гөмберррт» имзасы белән басылган. Беренче мәртәбә өчтомлыкка кертелгән. Текст журналдан алынган. Фельетонда губерна, өяз, авыл һәм аерым кеше исемнәре еш кына сатирик максатларда үзгәртелеп кулланыла, чынбарлыктагы хәлләргә туры килми).