Әфәнделәр, сез язасыз да сызасыз. Әлбәттә, эшеңез җиңел түгел. Сезгә милләт рәхмәт укый. Хәтта «Мөхәммәдия» укыган кебек көйләп үк укый. Чөнки сез, андый нәрсәләр язганда, төрле гарәп вә хосусән рус мәнбәгъләренә мөрәҗәгать итеп, аз күкрәк көче сарыф итәсезмени? Ля йөгадде вә ля йохса!
Менә әле бу көннәрдә, русча грамматика актарып утырганда, минем башыма бик файдалы бер фикер төште. Әкрен генә төшкәндер дип уйламагыз тагы: «шап!» итеп төште. Икенче алай кеше башын авырттырып йөрмәсен дип, мин ул фикерне, сыйрагыннан тотып, «Ялт-йолт» сәхифәләренә олактырам.
Һәркемнең башы үзенә кыйбат. Мөхәммәтгали башы булып, әле ул да 200 мең сум тора. Кем белә, бәлки, минеке миллион тәңкә тора торгандыр. Әле бит мин, ит базарына чыгып та, башымны бүкәнгә куеп хак бирдергәнем юк.
Мин шул бер сөйләшә башласам, Казан маклерлары шикелле, авызны яба алмыйм. Әйтәчәк фикерем шушы:
Мин грамматикада «Өч токым» дигән гаҗәеп бер фасыл күрдем. Грамматика диер ки:
«Тора торган (имена существительные) өч токымга бүленәләр: ир токым, хатын токым, урта токым.
Әгәр бер әйбер хакында «он, этот» дип әйтергә яраса, ул әйбер мужской род, ягъни ир токым була. «Апрель», «сарай», «чай» кеби.
Әгәр бер әйбер хакында «она, эта» дип әйтергә яраса, ул әйбер женский род, ягъни хатын токым була. «Школа», «душа» кеби.
Әгәр бер әйбер хакында «оно, это» дип булса, ул әйбер средний родтан, ягъни урта токымнан буладыр.
Ир токым булган сүзләрне шуннан беләбез ки, ул сүзләр каты һәм йомшак сәкен белән, сәкенле «й»гә бетәләр (югарыдагы ир токымнарга караңыз).
Хатын токым булганын шуннан беләбез ки, ул сүзләр «а» һәм «я» хәрефләренә туктарлар.
Урта токым булганын шуннан беләбез ки, ул сүзләр «о, е, мя» хәрефләренә туктарлар».
Бу кагыйдәне күчергәч, хикмәти Хода, кая карасаң, анда без фәкыйрь милләтнең бер җире җитмәгәнлеге заһир була! дидем.
Соң безнең телдә нигә бер генә токым?! Без ник бер генә токым?! Дүртәр хатын да алучыларымыз бар лабаса! Менә минем башымны яра язган кайгылы фикер шушы инде. Сез теләсәңез — минем кайгыма иштиракь итәсез, теләмәсәңез — юк.
Ләкин мин үзем:
Инсан улан, өстенә җон кунса да, хәүф итмәсен;
Батыйнән хәүф итсә итсен, заһирән белгертмәсен, —
мәаленчә, бер нәрсәдән дә курыкмыйча, хәзер шушы мәкаләмдә үк хатын токым белән урта токымны үз телемезгә илхакъ итәргә керешәм.
Татар телендә өч токым бар: ир токым, хатын токым, урта токым. Безнең токымнар да, югарыда күрсәткәнем русча токымнар нинди хәрефләргә туктаган булса, шул хәрефләргә туктап, шулар белән бер-береннән аерылалар. (Бу кагыйдәдән фәкать «хатын», «сыер», «кыз» дигән сүзләр генә мөстәснадыр.)
Мисаллар: ул, ула, уло; бу, буа, буо.
Җөмлә тәркибләре: ула хатын үзея матура булса да, сүзләре ямьсезәдер һәм ула гаять наданәдер. Тегея кыз тегүчиха кыз. Уло койо тирәнөдер. Буо сөлге кызыло башлыйодыр. Тегейө бүлмә тародыр.
Һәркем беләдер ки, «Ярты алма»* китабындагы «тидия» гыйбарәсе «тиди» (әйтте) мәгънәсендәдер. Шулай булгач, Хәсән Галиләр**: «Элек заманда бездә хатын кеше әйткән сүз хакында «тидия» дия, имешләр. Ирләр әйткән сүз булса, «тиди» диер улмышлар», — дия, бер кәшеф ясый алмаслармыни? Димәк, бездә дә әүвәлдә «сказала, сказал» сүзләре булган була.
Хәер, теге фикер башыма «шап!» итеп төшсә дә, бушка китмәде. Тик торганда телемезгә ике токым арттырдым һәм «тидия» кеби лисанымыз тарихында мөһим бернәрсә кәшеф иттем.
Габдулла Гыйсмәти әфәнде*** үзенең «Ана теле» нам кыйраәт китабында балаларга мисал өчен «кылт итеп исемә төште» дигән сүзне язмаган булса, минем дә исемә бу фикер «шап!» итеп үк төшмәгән дә булыр иде. Ул кыйраәт китабында: «Кылт итеп искә төшү җаиз булгач, шап итеп искә төшү лимә ля яҗүзе?» — дигәндер шул; хакы бар. Югыйсә әдәбиятымызның аслы, җәүһәре булган безнең Казан телендә фикерләр «келт» итеп кенә искә төшәләр иде.
*«Ярты алма» — дини хикәяләр китабы.
**Хәсән Гали (1870–1940) — тел белгече, фольклорчы, «Мөгаллим» журналы (Оренбург, 1913–1914) нашир һәм редакторы.
***Габдулла Гыйсмәти әфәнде (1883–1938) — Тукайның дусты, 1912 елда аны кымызга озатып җибәрә; журналист, сәясәт эшлеклесе.
Ихтар — искәрмә.
Мәнбәгъләренә — чыганакларына.
Ля йөгадде вә ля йохса! — Санап бетергесез!
Сәкен — тукталыш (тартык).
Заһир булу — ачылу.
Иштиракь итү — кушылу.
Батыйнән — эчтән.
Заһирән — тыштан.
Мәаленчә — (шуннан) аңлашылганча.
Илхакъ итү — кушу.
Мөстәснадыр — аерылып кала.
Кәшеф — ачыш.
Лисан — тел.
Кыйраәт — уку.
Җаиз — дөрес.
Лимә ля яҗүзе? — Ник дөрес түгел?
("Татарчага сарыф, нәхү язучыларга ихтар". (Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда/Габдулла Тукай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006 (1 т.: Шигырьләр, поэмалар/Төз.: Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 271 б.)). «Ялт-йолт» журналының 1911 елгы 29 нчы (18 ноябрь) санында имзасыз басылган. Беренче мәртәбә беренче дүрттомлыкка кертелгән. Текст журналдан алынган).