Оренбург муллалары үткән рамазанда, руза тотмаган кешеләрне тотып ябарга ярдәм итешер өчен, палисәдән городовойлар сораганнар.
Палисә отказайт итмәгән. Шулай итеп, Форштадта* берничә кешене вә бер-ике мөсафирне, «җинаять» урынында тотып, часка япканнар.
Менә бу инде эш: «Кыйл Ходайга гыйбадәт, югыйсә бирер җантимер кирәгеңне!» Вә «инналлаһә лөйөәййи-де һазәддинә билҗантимер вәлпристеф»**.
Мондый кызыктан соң инде Оренбург урамнарында түбәндәге картиналар да күренергә мөмкин.
Өйлә азаны әйтә. Шул вакыт мөселман кеше сату итә. Җантимер мөселманга килә дә:
— Князь, иди молиться, мулла кричит.
— Ни магу, таргувайт нады.
— Да иди же, гололобый!
— У минә пакупатель уйдут и тәхәрәт тә нит, как магу молиться?
— Я ничего не знаю, раз ты мусульман, должен пять раз молиться***.
Бичара мөселман, артына җантимер типкәне хәлдә, мәчет эчендә югала…
Безгә хәбәр бирелүенә караганда, моннан соң җомгаларда мәчет капкасына ике җантимер куелып, мәчеттән «фарызын гына» укып качуны бетерәчәкләр.
Җантимер, мәчеттән чыгучыны колагыннан тотып:
— Князь, ты суннет тоже читал?
— Да, я фсю читал, даже Каран слушал.
— Так иди домой!****
Мондый эшләр, табигый, «Дингә мишәйт»нең***** алты-җиде еллык кәгазь пычрату тарихында иң парлакъ сәхифәне ишгаль итәргә****** тиештер. Ләкин һәр муаффәкыять бер фидасыз булмый. Динчеләр бу эшләре белән исламның кылыч белән таратылмаганлыгын инкяр итәләр. Күз алдымызда күренә ки, ислам көпә-көндез кылыч белән таратыла.
Кайда китте ислам китапларының вә «Дүнә вә Мишәйт»нең******* исламның кылычсыз таралуын дәгъваләре!
Ит үзеннән кортлый, ди. Шуның күк, бу кибәк баш динчеләр үзләрен үзләре таптаганын аңламыйлар.
Белмим тагы, әллә зуррак түрәләр янында йөргән хәзрәтләр җантимер кылычын гына кылычсынмый торганнардыр. Ләкин мин бөтен мөтәгассыйб динчеләр белән касәм итеп әйтәмен ки, җантимер кылычы — кылыч. Үткен һәм озын.
Әгәр ышанмасалар, мин шул кылыч белән «Галиәкбәр агай»ның «дини закуска» итеп сыраханәгә ташыган ат казылыгын кисеп күрсәтә алам. Кисү түгел, майларын агызырмын, мин сиңа әйтим!
Ул да җитмәсә, Вәли хәзрәт! Вәли мулла********! Монда кара әле: шул кылыч астына борып-борып төреп, башындагы «гарәп таҗ»ыңны сал. Җә, сал әле, сал. Менәтерә, хәзрәт, билләһи дип әйтәм, мыегың кыргандагы җоннар кеби, чалмаң парә-парә килер!
Бәс, аңлашылды ки, сез «Дүнә вә Мишә»челәр эчеңез, күңелеңез, үзеңез, сүзеңез белән халыкны биздергәч, муен белән бил арасындагы «ислам»ыңызны кылычлар белән саклый башладыңыз, әбәү мәхәббәтсезләр, ырррый! ырррый!
*Форштадт — Оренбург шәһәрендәге урам исеме.
**Алла бу дингә полицейский һәм пристав белән куәт бирер.
***— Князь, намазга бар, мулла кычкыра.
— Бара алмыйм, сату итәсе бар.
— Йә, бар инде, такырбаш!
— Минем алучым китеп бара, тәһарәтем дә юк, ничек намазга барыйм?
— Минем анда эшем юк, син мөселман булгач, биш тапкыр намаз укырга тиешсең.
****— Князь, син сөннәтне укыдыңмы?
— Әйе, укыдым, укыдым, хәтта Коръән дә тыңладым.
— Алайса бар, өеңә кайт.
*****«Дингә мишәйт» — «Дин вә мәгыйшәт» журналы.
******Иң якты битне алып торырга.
*******«Дүнә вә мишәйт» — шул ук журнал.
********Вәли мулла — журналның нашире Вәли Хөсәенев.
Палисә — полиция.
Часка (частька) — полиция участогына.
Җантимер — жандармны Тукай шулай дип атый.
Фарыз — мәҗбүри укыла торган дога.
Муаффәкыять — уңыш.
Мөтәгассыйб — тискәре, фанатик.
Касәм — антым.
("Динчеләр куаныштылар". (Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда/Габдулла Тукай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006 (1 т.: Шигырьләр, поэмалар/Төз.: Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 271 б.)). «Ялт-йолт» журналының 1912 елгы 43 нче (20 сентябрь) санында «Гөмберррт» имзасы белән басылган. Беренче мәртәбә өчтомлыкка кертелгән. Текст журналдан алынган).