«Кем чанасына утырсаң, шуның җырын җырларсың» дигәч тә, «барабыз»га утыргач, Печән базары буенча ямщик шикелле җырлап үтмә.
«Ярлының угылы булганчы, байның колы бул» дигәч тә, баеңның һәр төчкерегенә «ярхәмекә Алла» дип торма вә һәр йөткерүенә авызына кәләпүшеңне куйма.
«Үзеңнән югарыга карап фикер ит» дигәч тә, Казанның дүрт катлы йортлары түбәсенә, башыңнан бүрегең төшкәнче, авызыңны ачып карап торма (авылдан яңа килгән агай булсаң да).
«Тамчы-тамчы тамганнан күл булыр» дигәч тә, баеңның кассасын ваклап чиертмә: күл дә булмас, ни дә булмас, тотылырсың — шул булыр.
«Ярхәмекә Алла» — «Алланың рәхмәте булсын».
("Мәкальле киңәшләр". (Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда/Габдулла Тукай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006 (1 т.: Шигырьләр, поэмалар/Төз.: Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 271 б.)). «Ялт-йолт» журналының 1912 елгы 36 нчы (31 март) санында «Гөмберррт» имзасы белән басылган. Беренче мәртәбә өчтомлыкка кертелгән. Текст журналдан алынган).