Мәгълүмдер ки, 37 нче номер «Ялт-йолт»тагы «Хөрмәтле Хөсәен ядкяре» сәрләүхәле шигырь мәзкүр журналга басылудан мөкаддәм «Йолдыз» гәзитәсендә дәреҗ ителгән иде.
Шул вакыт «Йолдыз» идарәсе шигырьдәге «әүлияләр» дигән сүзгә махсус галәмәт куеп, гәзитәнең итәгенә: «Дустлар» мәгънәсендә аңларга тиеш», — дигән бер шәрех төшерде. Шигыремнең кичекмирәк басылуы матлуб булганга, «шәрех»не гәзитә басылыр чакта күргән булсам да, идарәчә «әһәмиятле» шәрехне төшертә алмаячагымны белеп, шул көе табгы иттердем.
Менә шул ук шигырьне «Ялт-йолт» журналы да, «Йолдыз»дан кисеп алып, гайнән үзенә күчергән. Күчергән, ләкин баягы кирәкмәгән шәрехне төшереп калдырырга хәтереннән чыккан.
Шунлыктан мин ушбу сәтырлар илән игълан итәргә мәҗбүрмен ки, минем шигыремдәге «әүлияләр» сүзе үзенең чын дөрест мәгънәсе белән, «изгеләр» мәгънәсендә генә аңланырга тиеш.
Теге «шәрех»нең без «Ялт-йолт»ка чит идарәдән җиһаз күчергәндә ияреп килгән үрмәкүч оясы дип кенә каралуын барча укучыларымыздан риҗаэ вә тәмәнни идәрем.
Сәрләүхәле — исемле.
Мәзкүр — әлеге.
Мөкаддәм — элек.
Дәреҗ ителү — басылу.
Матлуб — тиеш, кирәк.
Табгы иттерү — бастыру.
Гайнән — үзгәртмичә.
Сәтыр — юл (язмада).
Риҗаэ вә тәмәнни идәрем — үтенәмен.
("Яңлыш уйланмасын". (Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда/Габдулла Тукай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006 (1 т.: Шигырьләр, поэмалар/Төз.: Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 271 б.)). «Ялт-йолт» журналының 1912 елгы 39 нчы (1 июнь) санында «Г.Тукаев. 26 апрель, 1912 сәнә. Петербург» имзасы белән басылган (кулъязмасы бар). Беренче мәртәбә академик басмага кертелгән. Текст журналдан алынган. Тукайның «Хөрмәтле Хөсәен ядкяре» исемле шигыре башта «Йолдыз» газетасының 1912 елгы 15 апрель (317 нче) санында, аннары (шагыйрь үзе үк соңрак чыгуын әйтә) «Ялт-йолт» журналының 1912 елгы 37 нче (15 апрель) санында («1912 сәнә, 7 апрель» диелеп) басылган була).