ТАТ РУС ENG

Уянгач беренче эшем

Ярты төш мисалендә үтеп киткән 7 сәнәлек бер мөддәт эчендә минем
тарафтан шактый гына мәнзумат язылып ташланган. Ул мәнзумат, вак-вак
диваннарга тәдвин ителеп, төрек-татар галәменең һәр ягына таралган.
Гәрчә һичбер диванның басылу саны икедән артмаган булса да, алар шактый
вә хәтта күп таралган, һәр тарафта: «Бер казакъга гына түгел, бездә дә
бер оста такмакчы булды», — дип, минем такмаклар мисал итеп
күрсәтелгән. Шулай булган. Заман кичкән. Сулар аккан.
Югарыда шәхси тормышымны «ярты төш»кә охшатуымны Казанда минем ничек вә
ни рәвештә көннәр үткәрүемә шаһит булган кешеләр, әлбәттә, аңлыйлар.
Бүтәннәр бик аңлап җиткермәсәләр дә, монда үкенерлек хәл юк. Фәкать
сабыр кирәк. Килер заман, һәр язучының үзен, сүзен вә шәхси тормышын
инәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгарлар әле.
Әнә шул «ярты төш» мөддәтендә мин бәгъзан уянып, тәмам сафланып та китә
идем. Андый чакларда мин әллә ничек, итегемә чия төше кергән кеби,
штиблит бавым чишелгән кеби, тормышымның өскерәк кат уңайсызлыкларын
сизеп тә ала идем. Ләкин нә файда: бәхетсез милләтнең бәхетсез угылы,
бәхетсез почмакның әсир былбылы булган мин бичара тагы әллә кемнәрдән
агу алам, тагы кәефләнәм, тагы төш күрә идем. Әйе, кардәшләр, минем
уянуларым тормышымны төзәтер вә алдагы идеалыма тугърырак атлар өчен,
җитди вә әсаслы бер эш кыйла алмыйлар иде.
Тугъры әйтергә яраганда, кинаяләргә сыгыну нәрсәгә? Минем кайсы чаклар
уянганда тыгызланган вә газапланган маддәләрем төрле диваннарымда һаман
әле үзем, җаным, вөҗданым, оятым, хәятым разый булмаган шигырьләремнең
шушы көнгәчә халык тарафыннан укылып (нахально) йөрүләре иде. Вә ул
шигырьләрнең, бүген бу сәгатьтә үзләрен тотып яндыра вә җәһәннәмгә
юнәлтә алмавым сәбәпле, гүя минем өстән кычкырып көлүләре иде. Ләкин,
тәәссефләр улсын, тагы уйкуга тала идем.
Көн киттек, төн киттек, тәртә буе җир киттек. 1913 ел, менә мин уяндым. Инде мәңге йокламаска дип уяндым.
Фәсәүфә тара иза инҗәләл-гобар
Әфәрәсен тәхтәкә әм химар!*
Күрдем. Атланганым ишәк икән. Үзем бер җүләр вә фитърәтем җиһанга
килмешәк икән. Чыннарым ялган, суларым төтен икән, «мәгъсум»нәрем бер
җәһәннәмгә дип өйгән утын икән.
Теге «төш» күргәндә, шыр ялангач калдырылып талансам да, тормышта бик
каты алдансам да, тукта әле, егъламыйм, Аллам юл ачар әле, дидем. Күз
ачылуының беренче дәкыйкаләреннән билистифадә иң элек 7 ел, тәмам 7 ел
мөддәтендә себерү вә пакьләү күрмәгән «такмак бүлмә»сен себерергә
тотындым.
Һу, монда чүп-чар! Монда әллә нинди «американизировать» ителгән «Кичке
азан»нар, бозаудан ахмак төрек шыгырдаучыларына ишәктән тиле
тәкълидләр. «Шәкерт, яхуд бер тәсадеф» кеби, инсан авызыннан чыкмаган
диярлек тәркибләр, тагы шундый кабахәтләр…
Менә шундыйлар минем рухани бүлмәдә 7 ел торганнар. Меңнәр мәртәбә
халык күз алдын мәсхәрә итеп, кайсылары бишәр меңнән икешәр кат
басылганнар вә, Хода гына белә, күпме укылганнар. Соң, боларның 7 шәр
ел буе бүлмәдә ятуларына ни сәбәп булган? Менә шул чүпләрнең язылуына
нинди кабахәт вә кара көч сәбәп булса, шул сәбәп булган.
Башыңда гакылың сафайгач, «төш» күрмәгән чакта бүлмәңдә үзең сөймәгән
бер генә кешене дә тотасы килми. Кая ул минем «теге шигырьләрем» кеби
бөтен бер артельне! Юк, котылдым. Инде мин аларны себердем. Алар
«һәбаән мәнсүра» инде. Бүлмәмдә «үз сөйгәнем», «үз сөйгән шигырьләрем»
генә калдылар.
Тормыш юлымда очрап, минем белән бәлешләнгән вә дусланган кешеләр
бәгъзан аларга бөтен диваннарымны һәдия итүемне сорыйлар иде. Чит
шәһәрдә налож белән җибәрүемне үтенәләр вә, күпме хак куйсам да, түләп
алачакларын вәгъдә итәләр иде.
Ул китапларның кибетләрдә сатылуын да төрле сәбәпләрдән наши туктата
алмаганыма ләгънәт укып йөргән мин һичбер вакыт үз кулым белән, «борыны
сизми» дип, чын дустыма үлгән мәче һәдия итәмме соң? Юк!
Әлхәмделиллаһи, юк. Лән тәналлу әлбиррә хәтта төнфику мима мөхиббух**.
Яхшы беләмен ки, ушбу, хәзер ташлаячагым вә игъдам итәчәгем шигырьләрем
белән минем хәяма тукынырга күп тәшәббесләр иттеләр. «Вакыт», «Шура»,
«Идел» вә башка да бик күп идарәләргә мәкаләләр бирделәр. Дәреҗ итәргә
үтенделәр. Әгәр алар мине үз-үземә дә, кешегә дә шул шигырьләр белән
тәкъдим итсәләр вә миннән мәлгунанә бер сурәттә шаркылдап көлсәләр,
вакыйган, максудларына җитәләр иде. Ләкин миңа эш башында рух биргән
идарә мөхәррирләре эш уртасында мине мәсхәрә иттермәделәр. «Теге»ләрнең
мәкаләләре дә басылмадылар. (Мүтү бигайзыйкем!)
Китапчыларның да хакымдагы төрле рисаләләрне басмыйча калдыруларына вә хәямны химая итүләренә тәшәккер итәм.
Мөхәррирләр дә, китапчылар да мине хәзерге «аң»ым вә самокритикам ул шигырьләрдән гали икәнен беләләр иде.
Мин үзем дә:
— Ләкми чир, аурып та булмый, ичмасам!1 — сүзләренә бара-бара, рухани
бүлмәмне бертөрле тазартырга вакыт эзли идем вә һаман Алла юл ачар әле
дип өмидләнә идем.
Менә Алла юл ачты, «бүлмә» себерергә бушадым. Себереп тә чыгардым. Әй,
җир йөзендәге төрек баласы, галимме син, хәкимме син, падишаһмы син,
теләнчеме син, инде мин сине өемә кертергә оялмыйм, инде син кем булсаң
да, мин сиңа такмак китабымны мәгаль ифтихар һәдия итә алам.
Әле күптәнме, берәү диваннарымның берсен кесәсеннән чыгарса, калтырый
идем. Кешеләр алдында укып җибәрсәләр, бүркемне дә кимичә, урамга кача
идем. Җаннан кадерле кешемне, шул такмакларымны сораса, мәхрүм итәргә
мәҗбүр була идем.
Фәиннә мәгаль госри йөсра***.
Тиз арада үзем браковать итмәгән вә үзем яраткан шигырьләрдән җыеп, 400
сәхифәле зурлыгында рәсемле бер мәҗмуга2 чыгарырга карар бирдем.
Валлаһел муаффикъ.

Мөддәт — вакыт арасы.
Мәнзумат — шигъри, көйле әсәрләр.
Тәдвин ителү — тезелү.
* Атланганың атмы яки ишәкме икәнен тузан басылу белән тиздән күрерсең.
Тәәссеф — үкенеч.
Фитърәт — яратылыш.
«Мәгъсум»нәрем — «ак, саф» дип караганнарым.
Дәкыйка — минут.
Билистифадә — файдаланып.
**Үзегез яраткан әйберегезне биреп торып, изгелеккә ирешмәссез.
Тәкълид — иярү.
Тәркиб — сүз тезмәсе.
«Һәбаән мәнсүра» — «тузан кебек таралдылар».
Сәбәпләрдән наши — сәбәпләр аркасында.
Һәдия — бүләк.
Игъдам итү — юк итү.
Хәя — намус.
Тәшәббес итү — тырышып карау.
Дәреҗ итү — урнаштыру, басып чыгару.
Мәлгунанә — ләгънәтле.
**Авырлык соңында җиңеллек тә була.
Мүтү бигайзыйкем! — Ачуыгыздан үлегез!
Химая — саклау.
Тәшәккер итү — рәхмәт әйтү.
Хәким — философ.
Мәгаль ифтихар — мактана-мактана.
Валлаһел муаффикъ — Алла — теләккә ирештерүче.

("Уянгач беренче эшем". (Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2
томда/Габдулла Тукай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006 (2 т.:
Мәкаләләр, истәлекләр, хатлар/Төз.: Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – Казан:
Татар. кит. нәшр., 2006. – 383 б.)). «Кояш» газетасының 1913 елгы 18
март (74 нче) санында «Габдулла Тукаев» имзасы белән, «Клячкин
шифаханәсе, 14 март, 1913 сәнә» дип басылган. Беренче мәртәбә
өчтомлыкка кертелгән. Текст газетадан алынган.
1. Ләкми чир, аурып та булмый ичмасам! — Тукайның «Читен хәл» (1911) исемле шигыренең соңгы юлы.
2. 400 сәхифәле зурлыгында рәсемле бер мәҗмуга — 464 битле бу китап —
«Габдулла Тукаев мәҗмугаи асаре» — Җамал Вәлидинең сүз башы белән 1914
елда басылып чыга).


Комментарий язарга


*