ТАТ РУС ENG

Юбилей мөнәсәбәте белән

Кичә минем өчен төн үткәрү әллә ничек, милләтемезнең җансыз тормышы
кеби, күңелсез вә эчпошыргыч булды. Исемә төште ки, шундый чакта бераз
көйләсәм, шыңгырдасам, күңелем ачыла торган иде.
Бәс, мин, яңа теле чыга торган баланың аңлашылмас такмагы кеби,
вәзенсез-нисез бер бәет такмакларга керештем. Бәет кечкенә чакта укыган
бер кадим китабыннан иде бугай. Бәетнең мәфһүмендә дөньяда тигезлек
юклыгы вә кешеләрнең мөхтәлиф хәлләрдә булуы сөйләнгән. Фәкать сәтырлар
тәртибе һәм вәзен тугърылыгы минем хәтердән чыккан. Шунлыктан телемә
килгәнчә генә җырладым.
Бу дөнья һич тигез түгел,
Адәмнәр дә игез булмый;
Ходай шулай яраткач шул,
Берәү башы сигез түгел.
Кеми галим, кеми җаһил,
Кеми надан, кеми «гыйлем»;
Күрше килене чибәр хатын,
Күрексез лә безнең килен.
Кеми дәүләт ияседер,
Яшел хөллә кияседер;
Әнә ул ат көтүләре —
Фәлән байның биясе бит.
Кеми динсез, кеми динле,
Кеми мәсҗед сарый килми;
Кеми салих, кеми фасикъ,
Кеми приют, кеми кызлар гимназиясе сала —
Ходай тигез яратмаган!
(Чү, теге якта тыңлап яткан әби, шигыремнән әсәрләнеп, үкереп җылый…)
Бу минем төнлә эч пошу саташуы белән сөйләнгән шигырьләремнән көлмәсләр
дип беләм, чөнки көтепханәләр шүрлегендә моннан да вәзенсез вә тозсыз
шигырьләрне алып, минеке белән чагыштырырлар, бәлки. Шул вакыт,
әлбәттә, минем бу бәетләрнең кадере беленер.
Шулай инде, дөньяның, мәсәлән, кошларыннан вә хәшәрәтеннән генә дә
акыллы кешегә гыйбрәт алырга мөмкин. Аларда да тигезлек юк. Мәсәлән:
черки дә оча, чыпчык та оча. (Күгәрчен дә оча, чәүкә дә оча. Карга да
оча, козгын да оча.) Шулар белән бергә, бөтен кошлар ханы булган
каракош — орел да оча. Ләкин һәрберсе үз канаты куәтенчә.
Инсаннарның дөньяда торган чактагы таләпләре дә, күңелләрендәге теләкләре дә шул кошларның очышына охшыйдыр.
Мәсәлән, Наполеон таләбе бар. Әнвәр бәк1 таләбе бар. Боларның таләбе
мәгълүм: бөтен дөньяны үзләренә мөсәххәр итү. Гади генерал вә забитлар
таләбе бар; боларның таләбе дә яшерен түгел: үзләренә атакланган
көллиятле мәгашне* кулдан җибәрмәү илә бәрабәр, хәрби шаннарын саклау
һәм ватан угърында күреләчәк читенлекне ничек булса да өстән төшерү,
кирәк булса, утка да керү.
Бер миллионлы байның таләбе — акчасын ике миллионга җиткерү (йөз
меңленеке ике-өч йөз меңгә мендерү). Инабәт белән эш итүченең таләбе
ничек тә абруйдан төшмәү, ригайә күрү.
Приказчикның — байга ярау, авыл мужигының — җәй көне эшләгәч, кыш көне тук булып тору.
Түбән сыйныф эшченеке — бүген тук йоклап, иртәгә саулык-исәнлектән эшкә тору.
Каты җилләр исеп киткәндә, төрле зурлыктагы кошлар кунган төшләреннән
очышып чыккан кеби вә һәрбере үзләренең очудагы икътидарларын күрсәткән
төсле, милләтләр дә бертөрле гомуми эш чыгып, тәрәкъкый җилләре иссә,
үзләренең таралышкан урыннарыннан чыгып, бер җиргә җыелалар, теге
гомуми эш хакында милләтнең һәр фәрде үз фикерен сөйли. Теге кошларның
очышы кеби, үзенең аңы, икътидары вә голүе табигате** ни дәрәҗәдә
икәнен изһар кыйла. Шуннан аерым фәрдләр таныла вә бәһаләре куела,
таләпләре аңлашыла.
Менә әле Казан мөселманнары, Романовлар юбилее кеби, инде тагы бер
тәкрар ителмәс кеби олугъ тарихи вә ватани вакыйгадан истифадә итеп,
падишаһ хәзрәтләреннән ни-нәрсә истирхам итәргә һәм, олугъ нәселнең
исемен тәэбид итү белән бергә, милләткә дә файдасы тиярлек нинди
мөәссәсә торгызуны сорау тугърысында сүз кузгаттылар.
Сүз кузгалып кына калмады, зур мәҗлесләр булды. Бу мәсьәләне мөзакәрә
өчен бөтен шәһәр мөгътәбәраны җыелды. Хатиблар мөнбәргә чыкты, һәркем
дәрәҗәи фикриясен күрсәтте. Әлхасыйль, монда черки дә очты, чебен дә,
чыпчык та, «каргалар» да вә, ниһаять, орел да очты. Кемнең таләбе нәрсә
вә голүе табигате ни дәрәҗә икәнлеген белдек.
Шулай белдек ки, мондагы бер сыйныф халык шушы вакыйгада, шушы, моннан
соң колагымызны күрмәгән кеби күрмәячәгемез, 300 еллык падишаһ нәселе
юбилее вакыйгасында приют сорамакчы булганнар иде. Җамали агайның
Тегәрҗеп урамына бакалея кибете ачарга мәхәлли мәэмурлардан рөхсәт алуы
кеби, һәрвакыт мәйданга килә ала торган приютны сорарга уйлаганнар иде.
Менә бу хәл инде черки очуы була. Бу хәл инде узган юбилейнең кыйммәтен
корым тазартучының бриллиант тәкъдир итүе кеби аңлау була иде. Бу хәл
инде милләтнең чын ихтыяҗына вакыйф булмау, бөтен авыл янганда,
белмәмешкә салынып, чабата киндерәсе үрү була иде… Киребеткәнлек
була, чебен очуы була иде.
Таләпсезлек вә түбән табигатьлелек була иде. Бәгъзеләре: «Яшьләргә барыбер гимназияне бирмәсләр!» — дигән булалар иде.
Ләкин яшьләр бу тарихи вакыйганың чын кадерен аңлау белән, милләтнең дә
ихтыяҗын сизү белән, аларга Шекспирнең зур каһарманнарыннан берсе
булган Гамлетның «Быть или не быть!» дигән сүзе белән генә
җавапланганнар иде.
Күк капусы ачылганын күргән бер башкорт, вакыттан истифадә кыйлып, дога кыйлган:
— Йа Рабби! Иртәгә бер телем ак күмәч белән май ашасам иде!
Әнә ул приютчыларның да таләбе шул башкортныкыннан югары түгел инде.
Романов юбилее мөнәсәбәте белән, падишаһ хәзрәтләренә депутация барган,
нәрсә истирхам итәләр: «Безнең Печән базарында хәерче кызлары күбәйде,
шуларны бер йортка җыеп асрыйкмы? Аның янына бер мәдрәсә дә салып
куябыз».
Әмма яшьләр, күк капусы ачылганда, зуррак дога кыйлмакчы булганнар иде. Кабул булмаса булмас.
Янә тәкрар итәмез: «Быть или не быть!»

Вәзен — шигырь үлчәме.
Мәфһүм — мәгънә, эчтәлек.
Мөхтәлиф — төрле-төрле.
Сәтыр — юл (шигырьдә).
Җаһил — надан.
«Гыйлем» — гыйлемле, галим кеше; ирония белән әйтелә.
Хөллә — кыйммәтле матур кием.
Сарый — якта.
Салих — турылыклы, изге.
Фасикъ — бозык, явыз.
* Билгеләнгән зур хезмәт хакын.
** Көче-сәләте һәм табигатенең бөеклеге.
Мөсәххәр итү — буйсындыру.
Забит — офицер.
Угърында — юлында, хакында.
Инабәт — ышаныч.
Ригайә — хөрмәт-ихтирам.
Икътидар — көч, сәләт.
Фәрде — аерым кешесе.
Изһар кыйлу — күрсәтү.
Истифадә итү — файдалану.
Истирхам итү — үтенеп сорау.
Тәэбид итү — мәңгеләштерү.
Мөәссәсә — учреждение.
Мөзакәрә — киңәшү.
Мөгътәбәран — игътибарлы, күренекле кешеләр.
Хатиблар мөнбәргә — ораторлар трибунага, кафедрага.
Дәрәҗәи фикрия — фикер дәрәҗәсе.
Әлхасыйль — кыскасы.
Мәхәлли мәэмур — җирле власть ияләре.
Вакыйф булмау — төшенмәү.
Быть или не быть! — Яшәргәме, үләргәме!

("Юбилей мөнәсәбәте белән". «Ялт-йолт» журналының 1913 елгы
52 нче (1 март) санында баш мәкалә сыйфатында «Шүрәле» имзасы белән
басылган. Беренче мәртәбә өчтомлыкка кертелгән. Текст журналдан алынган.
Мәкалә Романовлар династиясенең Россиядә патшалык итүенә 300 ел тулуны билгеләп үткән көннәрдә язылган.
1. Әнвәр бәк — Төркиянең сәяси эшлеклесе Әнвәр паша (1881–1922), «Яшь төрекләр» партиясе эшлеклеләреннән.
(Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда/Габдулла Тукай. – Казан:
Татар. кит. нәшр., 2006 (2 т.: Мәкаләләр, истәлекләр, хатлар/Төз.:
Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 383 б.)).


 

Комментарий язарга


*