ТАТ РУС ENG

Мөһим игъланнар

Истамбулда, Казанда, Кырымда, Хиҗазда вә гайре җирләрдә ай башы якшәнбә көн, бары ялгыз Бохарада гына шинбә көн булган.
Сәбәбе мәгълүм түгел, Бохарада чапан алу өчен алданрак чапканнармы? йә булмаса, шинбә көнге ай картайганлыктан яки хәстә булганлыктан, туган көнендә башка җирләргә барып җитә алмаганмы?

*

 
Казан шәһәр думасына гласныйлыкка калын корсаклы, таза, йокычан бай кешеләр кирәк. Бары мөселман булулары һәм аның өстенә эшкә яраксыз булулары гына шарт кыйлынадыр.
Шундый кешеләрне белгән вә ишеткәннәр Бәдретдин Апанаевка мөрәҗәгать итсеннәр. Ул һәммәсене гласныйлыкка урнаштырачак.

*

 
«Фурор» театрында вешалка буш бирелә. Әгәр бирмәсәләр, «Бәянел хак» гәзитәсенә гариза бирергә кирәк. Ул, шаять, үзендә язылган игъланны күрсәтеп, буш алып бирер.
Хәзерге көндә мәсҗедләрнең һәрберсендә берәр кат хәтемнәр булып кичкәнлектән, йортларда хәтем итәргә урын эзлим, һәм рузәдән соң хаҗга барырга фарыз вә нәфел хаҗ бәдәлләре кабул итәм.
Хиҗаздан килгән бәдәлче хаҗи Хафиз.


 
Гласныйлыкка — депутатлыкка, шәһәр Думасы членлыгына.

Хәтем — Коръән уку.

Рузәдән соң — ураза (рамазан ае) үткәч.

Фарыз вә нәфел хаҗ бәдәлләре — кешегә ялланып хаҗга барган өчен түләнә торган һәм бүләк итеп бирелә торган акчалар.

("Мөһим игъланнар". — «Яшен»нең 1908 ел 3 нче (20 сентябрь) санында имзасыз басылган. Тукай томнарына беренче тапкыр кертелә.
Текст «Яшен»нән алынган.

Бәдретдин Апанаев — Казан сәүдәгәре, эре җир хуҗасы. Аның надан килеш, мәкаләләр язып, дин мәсьәләләренә тыкшынырга яратуыннан көлеп, Тукай үзенең «Авыл җырлары»нда:
Дин гыйльменә бигрәк чумган Апанаев Бәдретдин,
— дип көлгән иде.
«Фурор» театрында… буш алып бирер. — «Фурор» — Казандагы театр исеме. «Бәянел хак» газетасы аның белдерүләрен басып акча эшли.
Хәзерге көндә мәсҗедләрнең… кабул итәм. — Малтабарларның дин беләи сәүдә итүләреннән көлү.
(Чыганак: Г.Тукай әсәрләр: 5 томда: 4 том: Проза. Публицистика. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 351 б.)).


Комментарий язарга


*