Күптән түгел шәһәремездә бер унбиш кадәр шәһәремезнең мөгътәбәр адәмнәре зур чәйханә ачтылар. Бу чәйханә әүвәл урысларның клубы иде. Мәзкүр адәмнәр, гайрәт идеп, аны урыслардан сатып алдылар да бик гүзәл чәйханә ачтылар. Чәйханәдә мөсафирләр өчен берничә чиста номерлар һәм мөшавәрәт залы һәм кыйраәт залы бардыр. Безем шәһәр өчен бу бик зур эштер. Бундаен яхшы вә һәр җире җитешкән чәйханә мөселманнарның иң күп булган җирләре Уфада һәм Казанда юктыр. Буның өчен Уральскилеләргә рәхмәт вә афәриннәр укымак кирәктер.
Бәгъзе карендәшләр безә бу чәйханәдә «җан азыгы» улан музыка уены илә «кан тарата торган» бильярд уеннары булмадыгыннан шикайәт идеп, мәзкүр уеннарның шәригать җәһәтенчә дөрест улып-улмадыгыны гәзитәмездә язмакымызны эстиләр һәм чәйханәнең иң зур залындагы сәндерәсе намаз уку өчен тәгъйин кыйлынган икән — шул ничек: мәгъкульме-юкмы, дип сорыйлар. Боларга җавабымыз будыр: чәйханә намаз уку өчен ачылмадыгы шикелле, безнең гәзитәмез дә фәтва вә язу өчен чыгарылмыйдыр. Ул мәсьәләләрне шәригать китапларыннан карарга кирәк яки шәригатьне яхшы белгән кешеләрдән сорамак кирәк. Без хәзерлек бу хосуста тик торып каламыз һәм чәйханә ияләренең бундаен зур эшләрене чын күңелдән тәбрик кыйламыз.
Мәзкүр — әлеге.
Мөшавәрәт — киңәшмә, әңгәмә.
Кыйраәт — уку.
Бәгъзе — кайбер.
Шикайәт идеп — зарланып.
Эстәү — теләү.
Тәгъйин кыйлыну — тәгаенләнү, билгеләнү.
Фәтва — нинди дә булса бер эшне дини яктан күрсәтеп бирү.
Хәзерлек бу хосуста — хәзергә бу хакта.