1912 ел, 11 май
Уфадан Казанга
Әхмәт! Менә бүген 11 май, ягъни Казаннан чыкканыма тәмам бер ай тулганда, сиңа хат яза алам. Уфада гына торган булсам, хат түгел, мәкаләләр дә язган булыр идем. Ләкин әллә нинди бер мәшьум җил ташлап, Питерга барып чыктым. Анда Казанда көчкә качып котылдыгым гыйнвар суыгына барып эләктем. Барган көннүк үкчә күтәреп китәсе иде. Ләкин мин, сәфәрем бернәрсәгә охшасын инде дип, үземчә аны мәшругъ ясарга тырышып, шул кабахәт шәһәрдә 12–13 көн гомер үткәрдем. Бер-ике мәҗлестән бүтән бер җиргә дә чыга алмадым. [Бизгәк] һәр көнне дә килә — аспиринне эчеп, җөрәкне әллә никадәр зәгыйфьләндердем. Кайсы көнне икешәр мәртәбә эчә идем, чөнки суыкка чыдап булмый иде. Петербургта университет докторына күрендем, кыяфәте белән пәйгамбәр төсле кеше икән. Ул Петербургтан китәргә, кымыз белән даруланырга кушты. Аны Шакир Мөхәммәдъяров* минем номерыма алып килгән иде.
Уфага кайткач, Петербург суыгының вә аспириннең гаять тә сүэ тәэсире чыга башлады. Ләкин бу шәһәрнең һавасы ләтыйф, саулык багышлар булганга, хәвефсезрәк күрәм. Ак Идел буендагы бакчага барып, берничә сәгать агач төпләрендә кырын ятам. Шунда ук кымыз да бар. Шушы көннәрдә инде Троицкигә китәсе булып торам. Керләрне, хатларны анда җибәрерсең. 38 нче «Ялт-йолт» гомумән яхшы чыккан. Мәскәү мулласының лекциясен әүвәлге биткә басарга кирәк иде. Бу номерда да әдәпсез сүзләр бар. Шундый сүзләргә юл киселсен иде. Тагы ун номердан журналның ике еллык җүбәләе була бит. Тырышмалы. Фатих Сәйфигә сәлам. Һәм һәрнәрсәгә бәйләнергә өлгерүенә вә шактый…** дип сораучылар булгалады.
Әлегә мин Троицкигә барып урнашмыйча яза алмам, кәефем шәп түгел. Үземне мөтәкаррир белмим. Тән урнашмагач, җан урнашмый. Җан урнашмагач, фикер урнашмый. Шунлыктан бернәрсә дә язып булмый. Иншалла, язармын әле. 37 нче номерның беренче сәхифә рәсемен Галиәсгар*** тагын бозып чыгарган. Аңар да рәхмәт! Остроумныйрак бер темабыз шул иде, ул да чыкмады. Гыйсмәтине**** күрсәң, сәлам. Аңар минем хәлне сөйлә. Үзенә дә язмакчы булам. Муса Коръәнен (тәрҗемәсен) бик ул кадәр яклап язмаска вә айныграк, равнодушныйрак карарга кирәк иде, чөнки аның теле юк. Бу — бер. Укып, Коръәннең гадилеген белеп, халык аннан йөз дүндерсен яки яхшылыгын белеп, иһтида итсен, дигән максудларның һәр икәвенә дә хезмәт итә алмый, чөнки чуаш теле*****.
Әгәр Русиядә Коръән тәрҗемә ителергә кирәк булса, мөтәрҗимлеккә иң муафикъ кеше — Риза казый******. Чөнки ул «Әсма», «Сәлимә» кеби китаплары******* белән куәи тәхририя вә хәтта шигъриясен күрсәткән вә гомумән ифадәсе ачык, язу тарызы садә вә гүзәл бер язучыдыр.
Әллә аның гарәбияте Мусадан кимме?! «Яңа» дип һәрнәрсәгә мөкиббән кителмәскә вә бигрәк тә Казан матбугатына айнык караштан аерылмаска кирәк иде.
Керләрне җибәргәндә, почтада җугалмаслык итеп, эченә минем корзинкада онытылып калган кара тышлы дәфтәрне дә җибәрсәңез иде, зинһар. Ул дәфтәрдә минем «Җан азыклары»******** дигән почти шул мәҗмугалек шигырьләрем бар.
Хәзер Уфада булсам да, сезнең өчен адрес:
Троицк (Оренб. губ.). Абдуррахману Рахманкулову.
Передать А.Тукаеву.
Бакый сәлам вә ихтирам. Г.Тукаев
Мәшьум — шомлы.
Мәшругъ — кеше төсле, рәтле.
Сүэ тәэсире — зарарлы йогынтысы.
Ләтыйф — йомшак.
Мөтәкаррир — карарланган, урнашкан дип.
Иһтида итү — яхшы юлга төшү.
Мөтәрҗимлек — тәрҗемәчелек.
Куәи тәхририя — язу көче.
Ифадә — сөйләп, аңлатып бирү.
Язу тарызы садә — стиле җиңел.
Гарәбияте — гарәп телен һәм әдәбиятын белүе.
*Шакир Мөхәммәдъяров (1883–1964) — журналист, педагог, юрист.
**Биредә бер юл, кәгазь бөкләнгән урынга туры килеп, юылган, танымаслык хәлгә килгән.
***Галиәсгар — Галиәсгар Камал.
****Гыйсмәти — Габдулла Гыйсмәти (1883–1938), журналист, Тукайны кымызга озатып җибәргән кеше.
*****«Әдәби татар телендә яңгырамый» дигән мәгънәдә.
******Риза казый — Ризаэтдин Фәхретдинев.
*******«Әсма», «Сәлимә» кеби китаплары — Р.Фәхретдинев романнары.
********«Җан азыклары» — Тукайның бу исемдәге җыентыгы 1912 ел ахырында чыккан.
(Г.Тукайның Әхмәт Урманчиевка 1913 елның 11 маенда язган хаты. Факсимилесы өчтомлыкта (2 нче томда) басылган. Текст шуннан алынган.
(Чыганак: Г.Тукай Әсәрләр: 5 томда: 5 том: Истәлекләр. Юлъязмалар. Хатлар.
Мәсәлләр һәм балалар өчен хикәяләр (1902–1913). – Казан: Татар. кит.
нәшр., 1986. – 369 б.)).