1912 ел, 1 гыйнвар
Өчиледән Казанга
Ниһаять, авылга кайтып җиттем. Сандык шикелле кечкенә генә, нараттан салган ак өй — үземнеке. Көненә ике ягылганга, бик җылы, тәмам чишенеп йоклыйм. Иртә белән яңа сауган җылы сөт эчәм. Гомумән, тегенди сөтне дә күбрәк эчәргә тырышам. Фәкать әле авылларда сыерлар бозауламаган икән. Хәзер үк үземдә бераз яхшыру вә хәлләнү сизә башладым. Казаннан алып кайткан даруларны да истигъмаль итәм. Эшләр болай барса, бер-ике айдан сихәтләнермен кебек…
Истигъмаль итү — куллану.
(Г.Тукайның Гыйльметдин Шәрәфкә 1912 елның 1 гыйнварында язган хаты. «Габдулла Тукаев мәҗмугаи асаре»ндә басылган. Беренче мәртәбә беренче дүрттомлыкка кертелгән. Текст «…мәҗмугаи асаре»ннән алынган. Тукай 1911 елның декабрендә Өчилегә китә һәм кышны анда уздыра (әмма Казанга әле чана юлы белән кайткан.
(Чыганак: Г.Тукай Әсәрләр: 5 томда: 5 том: Истәлекләр. Юлъязмалар. Хатлар.
Мәсәлләр һәм балалар өчен хикәяләр (1902–1913). – Казан: Татар. кит.
нәшр., 1986. – 369 б.)).