1911 ел, 4 март
Казаннан Әстерханга
Эчем, тышым Ишми вә игъванына злоба белән тулды. Бөтен көтепханәләрне, матбагаларны вә газеталарны ябып бетерсәләр, бу көннән яңа киемнәремне җыртып ташлап, яланаяк чыгып йөгерәчәкмен. Күз алдым караңгыланды, милли тормыш, милли хәяттан вә үземнең хыялларымнан тәмам өмид кистем. Мин бит синең шикелле саф, коеп куйган поэт кына түгел, мин дипломат, политик, общественный деятель дә бит. Минем күз күпне күрә, колак күпне ишетә…
Вә игъванына злоба — һәм иярченнәренә ачу.
(Г.Тукайның Сәгыйть Рәмиевкә 1911 елның 4 мартында язган хаты. «Габдулла Тукаев мәҗмугаи асаре»ндә (Казан, 1914) Җамал Вәлиди язган сүз башында басылган. Беренче мәртәбә беренче дүрттомлыкка кертелгән. Текст «…мәҗмугаи асаре»ннән алынган. Хат татар дөньясын гаять тә борчыган вакыйгалар тәэсирендә язылган. 1911 елның 30 гыйнварында жандармнар Иж-Бубый мәдрәсәсендә тентү оештыралар. Нәтиҗәдә бер төркем укытучы кулга алына, мәдрәсә ябыла. Бу тентүне оештыруда Ишми ишанның да (Ишмөхәммәд Динмөхәммәдевнең) роле булганлыгы мәгълүм.
(Чыганак: Г.Тукай Әсәрләр: 5 томда: 5 том: Истәлекләр. Юлъязмалар. Хатлар.
Мәсәлләр һәм балалар өчен хикәяләр (1902–1913). – Казан: Татар. кит.
нәшр., 1986. – 369 б.)).