ТАТ РУС ENG

Сәгыйть Сүнчәләйгә (1910 ел, 9  ноябрь)

1910 ел, 9 ноябрь
Казаннан Сарашка


Хөрмәтле Сәгыйть Сүнчәләй әфәнде!


Миңа дустанә озаткан кулыгызны мәгальмәмнүният кысып кабул иттем. Кулыма төшкәндә, шигырьләрегезне укыйм. Шөбһә юк. Сездә милләткә яки шөһрәткә бик кызу мәхәббәт бар. Әмма һәр язганыгызны нәфис вә изящный дип әйтсәм, мин, Сезгә дуст булудан бигрәк, монафикъ булудан куркам. Шунда да әллә кайчан чыккан «Бәянел хак»ның бер номерында Сезнең манарага менгән һәм балалар: «Чыпчык икән, диделәр дә көлештеләр», — дип туктаган шигырегезне чынлап та яраттым. Әгәр таба алсам, ул шигырьне тиздән чыгачак бер мәктәп китабына нәмүнә рәвешендә дә алырга ниятем юк түгел. Борадәр! Мөмкин кадәр, шигырьне аз язсагыз да, матур вә хуш иттереп языгыз. Сәнаигы нәфисә аз гына бер хата сәбәпле тупас һөнәрләрдән булып китүе бар.


Аннан соң Сезнең шигырьләрегездә мин провинциальный һәм төп халык телендә булмаган сүзләр табам. Аларны катыштырмасагыз икән… Мин Казанны тәхте пай һәм Казан арты татарларын шушы көнгә кадәр милләтен югалтмаган вә киләчәктә дә югалтмаячак төп халык дип саныйм. Милли әдәбиятыбыз фәкать шулар телендә, шулар рухында гына булуын телим. Мин… Мәҗит Гафуриның «булмый» урынына «булмай»ларын терпеть не могу. Мин үзем лично тормыштан, аны тасвирдан, аның хакында уйлаудан тәмам биздем. Менә шул бизү сәбәбеннән менә шушылай дип бер шигырьчек яза башладым:

Күз карашымда хәзер үзгәрде әшъялар төсе;

Сизлә: үтте яшь вакытлар, җитте гомрем яртысы.

Күз тегеп баксам әгәр дә тормышымның күгенә,

Яшь һилал урнында — анда тулган айның яктысы.

Нинди дәрт берлән каләм сызсам да кәгазь өстенә,

Очмый әүвәлге җүләр, саф, яшь мәхәббәт чаткысы*.

 

Мин моңарча жизнерадостный кеше булганга, бөтен гомерен җылап үткәргән Надсонны сөймәдем**. Белмим, хәзер укысам — ни булыр.


Әфәндем! Хәзергә Сезгә һәр эшегездә муаффәкыять теләп вә озын-озын мөзакәрәләрне киләчәктәге мәктүбләргә кичектереп, каләмне ташладым.


Габдулла Тукаев

 

*саф, яшь мәхәббәт чаткысы — Тукайның «Өзелгән өмид» шигыреннән.
**Надсонны сөймәдем — рус шагыйре С.Я.Надсон (1862–1887), күп шигырьләрендә моңсу-сагышлы (кайгылы) кичерешләр чагылыш тапкан.

 

(Сәгыйть Сүнчәләйгә язылган әлеге алты хат «Совет әдәбияты» журналының 1960 елгы 4 нче (апрель) санында басылган. Беренче мәртәбә икенче дүрттомлыкка кертелгән. Текстлар журналдан алынган.
Шагыйрь, тәрҗемәче, драматург Сәгыйть Сүнчәләйгә (1888–1937) язылган бу хатларның күчермәләре генә аның архивында сакланган. Аларны журналга С.Сүнчәләйнең бертуган абыйсы Шәриф Сүнчәләй (1885–1959) тапшырган була. (Чыганаклар: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда/Габдулла Тукай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006 (2 т.: Мәкаләләр, истәлекләр, хатлар/Төз.: Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 383 б.,
Г.Тукай Әсәрләр: 5 томда: 5 том: Истәлекләр. Юлъязмалар. Хатлар.
Мәсәлләр һәм балалар өчен хикәяләр (1902–1913). – Казан: Татар. кит.
нәшр., 1986. – 369 б.)
).
 

>>> Сәгыйть Сүнчәләйгә (1910 ел, 9  ноябрь)

>>> Сәгыйть Сүнчәләйгә (1910 ел, 4 декабрь) 
>>> Сәгыйть Сүнчәләйгә (1911 ел, 1 гыйнвар)
>>> Сәгыйть Сүнчәләйгә (1911 ел, 22 гыйнвар)

>>> Сәгыйть Сүнчәләйгә (1911 ел, 11 февраль)

>>> Сәгыйть Сүнчәләйгә (1911 ел, 4 март)

Комментарий язарга


*