ТАТ РУС ENG

Сәгыйть Сүнчәләйгә (1911 ел, 15 ноябрь)

СӘГЫЙТЬ СҮНЧӘЛӘЙГӘ
1911 ел, 15 ноябрь
Казаннан Сарашка


Сәгыйть!
Бер кешенең гәзитәдә: «Хөррият! Инсаният! Исламият!» — дип кычкыруы гына аның рухын аңларга җитмәгәнлеге сиңа билгеле инде. Моңар Мөхәммәт ага Карабиков, Сабир әл-Хәсәни кеби зате галиләр үз әфгале илә шәһадәт итәләр. Бу замандагы яурупалылар нәрсә тарихында изге ат калдырса, шуңар түгел, нәрсә әле бүген дә тамак туйдырса, шуңар тотыналар, түгел аерым личностьлар, хәтта бөтен милләтләр шул эш илә генә мәшгульләр. Бу күз алдында.
Сине мин һәр тугърыда садәдил кеше таптым. Мин үзем дә, Казанга килмәс борын: «Гаяз Исхаков ашый-эчәме икән?» — дигән кызык бер шөбһәле фикердә идем. Ләкин Казанга килгәч, бөтен милләтчеләрне күреп, хәлләрен аңладым. Мәгаттәәссеф, алар минем колагыма: «Синең шигырьләр халыкка үтә, фәлән хакка гына саткансың икән, без фәләнне биргән булыр идек», — кеби ачкүзле сүзләре илә мине мыскыллый башладылар. «Киләчәкне тәэмин итәргә кирәк-фәлән», — дип лыгырдадылар. Миңа, һәрвакыт милләт вә миллият фикере белән рухланып, илһамланып торган шагыйрьгә, табигый, ул сүзләр тәхкыйрь иде. Мин нишлим аларның киләчәкләре белән? Минем һәр минутым бөтен дөнья бәһасенә тора. Миңа хәзерге вакыт кадерле. Хәзерем шулай мәгънәле булганда, миңа киләчәкне-миләчәкне уйлау хәрам иде. Аларның киләчәкләре минем шул матур дәкыйкаләремдә дә мөтәрәттәб булса булыр иде.
Ләкин алар миңа тынычлый бирмәделәр: «Син бу язганыңны безгә бир, фәлән нәшир сиңа аз биргән, ул — вөҗдансыз!» Менә шулар мине тәмам ваксыттылар, изделәр… Алар миңа дүрт ел буе «киләчәкне тәэмин!», «кеше»чә тору, киенүне, тагы әллә нәрсәләрне лыгырдадылар. Шул тавышлардан миндә бер колак шаулавы пәйда булды. Башым эшләми, хиссиятем тупасланды; беттем, һавада очкан кошлар шаһы-шаһинәне атып төшерделәр. Җитәр әле.
Язмыйсың, дисең. Ләкин менә шушы хаттан күрәсең бит: мин никадәр үзем белән мәшгуль! Шуңар күрә күп яза алмыйм. Соңгы хатыңда күңелсезлектән зарланасың:

Яшь җаныңны синең яшь хатының
Бер дә генә җуатмыймыни?*

Сәлам вә ихтирам. Г.Тукаев

 

Зате гали — бөек кеше; монда ирония белән әйталгән.
Әфгале — эшләре.
Садәдил — гади, эчкерсез.
Мәгаттәәссеф — кызганычка каршы.
Тәхкыйрь — хурлау.
Дәкыйкаләремдә мөтәрәттәб — минутларда тәртипкә китерелгән.
Шаһ-шаһин — патшалар патшасы.

*яшь хатының/Бер дә генә җуатмыймыни? — С.Сүнчәләйнең Фәридәгә яңарак кына өйләнгән чагы (беренче хатыны Сәлимә баладан үлгән була).

(Г.Тукайның Сәгыйть Сүнчәләйгә 1911 елның 15 ноябрендә язган хаты. «Тормыш» газетасының 1916 елгы 3 апрель (442 нче) санында басылган. Беренче мәртәбә беренче дүрттомлыкка (С.Рәмиевкә язылган дип) кертелгән. Текст газетадан алынган.
(Чыганак: Г.Тукай Әсәрләр: 5 томда: 5 том: Истәлекләр. Юлъязмалар. Хатлар.
Мәсәлләр һәм балалар өчен хикәяләр (1902–1913). – Казан: Татар. кит.
нәшр., 1986. – 369 б.)
).


Комментарий язарга


*