ТАТ РУС ENG

Сәгыйть Сүнчәләйгә (1911 ел, 4 март)

1911 ел, 4 март
Казаннан Сарашка


Сәгыйть!


Габди-Галимҗанның* вакытлы матбугатта чыккан язулары шома, ихласлы вә шактый гына төпле чыгалар. Ләкин мин аның аерым рисаләләрендә күңелдә бер-бер төрле эз калдырырлык нәфасәт вә мәһарәт күрмим. 10 сәхифәдә язылырлык бер мәүзугъка һәрвакыт әллә ничәшәр өлеш артык кәгазь исраф итә…


Бер поэма хакында башымда әнвагъ төрле хыяллар йөри. Фәкать зиһен варить итеп чыгарганы юк әле. Гаяи хыялым — татарча, татар рухында, татар геройлары белән дөньяга бер «Евгений Онегин» чыгарудыр. Алла ни бирер. Син, кулыңнан килсә, тырышып кара. Мин догада.


Никитиннең** фитрый таланты, минемчә, Пушкиннән ким түгел. Фәкать ул, тәртипле образование алып, гакылын вә рухын кирәгенчә тәрбия итә алмаган. Бу, шактый кирәкле фактор. Җитәрлек акча табып булса, җәен түгел, язын беренче парахуд илә Әстерханга Сәгыйть Рәмиевкә кунакка китмәкче булам, вә аннан икәүләшеп кыргыз арасына кымызга бармакчы булабыз. Ният җәй буе Идел өстендә йөрү һәм, мөмкин булса, Истамбулга да бер-ике атнага заглянуть. Алла ни бирә инде.


С.Р. — тумыштан ук голүвият аралаш үзсүзле булып туган кеше. Ф.Ә.*** күптән бирле «Теория словесности» язып маташа. Мин дә аңар шул эштә азрак файдалы булмакчы булам. Шулай итеп, икәүләп, бәлки, шигырь вәзеннәре хакында бер кагыйдә вә тәртип чыгармабызмы дип торабыз.


Мин бу арада балалар өчен «Песи Г. Җамал» яки «Песибикә» исемле бер рәсемле рисалә**** язып бетердем. Шактый муаффәкыятьле чыкты; басылып чыккач, сиңа җибәрермен. «Күңел җимешләре» ике-өч көннән чыкса кирәк. Басыла башлады.


«Халык моңнары»ның***** икенче җөзьэнә дә бик изящный материаллар таптым. Аны стряпать итеп алырга торам. Хуш әлегә. Догада булышыйк.


Г.Тукаев

 

*Габди-Галимҗан — Галимҗан Ибраһимов.
**Никитин — рус шагыйре И.С.Никитин (1824–1861).
***Ф.Ә. — Фатих Әмирхан.
****рәсемле рисалә — бу әсәр (китап) 1911 елда «Мияубикә» исеме белән басылды.
*****«Халык моңнары» — аның икенче кисәге дөньяга чыкмады.

 

Рисалә — әсәр, мәкалә.
Нәфасәт вә мәһарәт — матурлык, нәфислек вә осталык.
Мәүзугъ — тема.
Әнвагъ төрле — «күптөрле, төрле-төрле» мәгънәсендә.
Гаяи хыялым — хыялымның нәтиҗәсе.

(Сәгыйть Сүнчәләйгә язылган әлеге алты хат «Совет әдәбияты»
журналының 1960 елгы 4 нче (апрель) санында басылган. Беренче мәртәбә
икенче дүрттомлыкка кертелгән. Текстлар журналдан алынган.
Шагыйрь, тәрҗемәче, драматург Сәгыйть Сүнчәләйгә (1888–1937) язылган бу
хатларның күчермәләре генә аның архивында сакланган. Аларны журналга
С.Сүнчәләйнең бертуган абыйсы Шәриф Сүнчәләй (1885–1959) тапшырган була.
(Чыганаклар: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда/Габдулла Тукай. – Казан:
Татар. кит. нәшр., 2006 (2 т.: Мәкаләләр, истәлекләр, хатлар/Төз.:
Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 383 б.,
Г.Тукай Әсәрләр: 5 томда: 5 том: Истәлекләр. Юлъязмалар. Хатлар.
Мәсәлләр һәм балалар өчен хикәяләр (1902–1913). – Казан: Татар. кит.
нәшр., 1986. – 369 б.)
).
 

>>> Сәгыйть Сүнчәләйгә (1910 ел, 9  ноябрь)

>>> Сәгыйть Сүнчәләйгә (1910 ел, 4 декабрь) 
>>> Сәгыйть Сүнчәләйгә (1911 ел, 1 гыйнвар)
>>> Сәгыйть Сүнчәләйгә (1911 ел, 22 гыйнвар)

>>> Сәгыйть Сүнчәләйгә (1911 ел, 11 февраль)

>>> Сәгыйть Сүнчәләйгә (1911 ел, 4 март)

 

Комментарий язарга


*