Әхмәтсафа әфәнде — фазыйль әдибдер кәнде;
Каләме — могыйне милләт, әзһәре Хакдыр бәнде.
Фамилиясе Байтирәк, мисле дөньяда сирәк;
Бундый инсанлар кайда? — Безнең милләткә кирәк.
Чук яшәсен Сафамыз — шулдыр безнең хафамыз,
Ишанларга кимертелде безнең калын кафамыз.
Бундый әдибләр күбәйсә сынар ишан тешләре;
Теше сынгач, онытылыр пылау һәм бәлешләре.
Ишан да, милләт, ди, башлар, утка якыб тәсбихен,
Инсафына кәлүб, ташлар мөрид җыйнау тәшвишен.
Җенсән бу зат мишәрдер, димәк, хәйрелбәшәрдер;
Бу затны мәкруһ күрәнләр — барча шәррелбәшәрдер.
Хәзерге әдәби телдә
Әхмәтсафа әфәнде — әйбәт язучы үзе;
Каләме — милләткә файда, язганы — Хак көзгесе.
Фамилиясе Байтирәк, аның кебекләр сирәк;
Мондый кешеләр кайда? — Безнең милләткә кирәк.
Күп яшәсен Сафабыз — шулдыр безнең кайгыбыз;
Ишаннарга кимертелде безнең калын җилкәбез.
Мондый әдипләр күбәйсә сынар ишан тешләре;
Теше сынгач онытылыр пылау һәм бәлешләре.
Ишан да, милләт, ди, башлар, утка ягып тәсбихен.
Инсафына килеп ташлар мөрит җыйнау тәшвишен.
Чыгышы белән ул – мишәр, димәк ки, изге кеше;
Аны яратмаганнарның бары да – әшәке кеше.
(*** («Әхмәтсафа әфәнде — фазыйль әдибдер кәнде…»). Тукай үзе исән чакта басылмаган, әмма кулъязма «Әлгасрелҗәдид»нең 1904 елгы 3 нче санында урнаштырылган. Бу кулъязма журнал «Мотыйгыя» мәдрәсәсендә шәкертләр тарафыннан чыгарыла, Тукай исә аны оештыручы һәм иң актив язышучылардан берсе була. «Әхмәтсафа әфәнде…» шигыреннән алда түбәндәге сүзләр бар: «Мәдрәсәи «Мотыйгыя» таләбәләрендин Габдулла Тукаев намендә көнҗ шәкерт Әхмәтсафа әфәнде хакында чыкарылмыш улдынгый нәзыми «Гасрел-җәдид»тә дөрҗ улынмасыный истигъдә әйләдегендин, мәгаттәшәккер кабул иделеп, бәр вәҗһе ати асыл нөсхәсендин нәкыль улынды&raquraquo;. («Мотыйгыя» мәдрәсәсе шәкертләреннән Габдулла Тукаев исемле яшь шәкерт Әхмәтсафа әфәнде хакында язган тезмә әсарен «Әлгасрелҗәдид»кә кертүне үтенгәнлектән, рәхмәт белән кабул ителеп, төп нөсхәсеннән күчереп алынды».) Басма матбугатта беренче тапкыр «Мәҗмугаи асарь»нең Җ.Вәлиди язган сүз башында (редакцион үзгәрешләр белән) китерелгән. Әмма шигырьнең язылу датасы «1905 ел, 11 гыйнвар» дип ялгыш күрсәтелгән. Беренче Дүрттомлыкка «Мәҗмугаи асарь»дән алып кертелгән. Икенче Дүрттомлыкның 1 нче томына, «Әлгасрелҗәдид»тән алынып, «Өйрәнчек шигырьләр» бүлегенә урнаштырылган.
Текст кулъязма журналдан алынган.
Әхмәтсафа әфәнде — Әхмәтсафа Байтирәков (? — 1921) – Уральскида «Мотыйгыя» мәдрәсәсендә Тукай белән бер чорда укыган дусларыннан берсе. Ул, Тукайдан берничә яшькә олырак булып, иң алдынгы шәкертләрдән саналган. Мәдрәсәне тәмамлагач та, анда берничә ел пишкадәм булып тора, әдәби иҗат белән шөгыльләнә. Соңыннан, «Фикер» газетасы чыга башлагач, Саратов өлкәсендәге Яңа Яндовка авылында мөгаллимлек итә, газетаның актив хәбәрчесе була.
(Чыганак: Тукай Г.М. Әсәрләр: 6 томда / Габдулла Тукай. — Академик
басма. 1 том: шигъри әсәрләр (1904–1908) / төз., текст., иск. һәм аңл.
әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов,
З.З.Рәмиев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).