Менә, дустлар, мин сезләргә бер сүз сөйлим,
«Йосыф-Ягъкуб китабы»ның көен көйлим;
Ушбу милләт ертыгының җөен җөйлим, –
Җебем — кара, инәм каләм булсын имди.
И кардәшләр, кул тотышып алга барыйк,
Башка милләтләрнең хәлен карап карыйк.
Мәдәният мәйданында урын алыйк,—
Егъла-тора алга таба атлыйк имди.
Гыйлем белмәс хайваннарга без охшамыйк,
Тырышмактан, тырмашмактан һич бушамыйк;
Диңгез якасында торып, без сусамыйк,—
Хөрриятнең диңгезләре ташый имди.
Чиновниклар безнең канны бик күп имде,
Имәлмәсләр, җитәр инде, җитәр инде!
Мәзлумнәргә якты, нурлы көннәр килде,—
Азатлыкның кояшы тугъды имди.
Һәр милләтләр Максудларын хасил итә*,
Депутатлар ясап, Петербургга китә;
Инде нәүбәт без бичараларга җитә,—
Җыйлып-җыйлып депутатлар сайлыйк имди.
Бездә күзе ачык кешеләр дә бардыр,
Бу заманда гафилләргә дөнья тардыр;
Бу хөррият — Манифесте государьдыр, –
Кадрен белеп, кирәкләрне сорыйк имди.
Бу эшләрдә зәхмәтләмик муллаларны,
Дин эшендә башчы иттек без аларны;
Яхшы булыр тапшырсак без дөньяларны
Абразауный егетләргә тәмам имди.
Барып керик хөрриятнең кочагына,
Тәрәкъкыйнең күкләренә очмагына;
Бу егетләр безне дөнья оҗмахына
Кулдан тотып җитәклиләр, белең имди!
*Теләкләрен тормышка ашыра.
Мәзлум — җәберләнгән (кеше).
Гафил — ваемсыз, пассив (кеше).
Абразауный (образованный) — укымышлы.
(«Дустларга бер сүз». «Фикер»нең 1905 елгы 18 декабрь (4 нче) санында «Габдулла Тукаев» имзасы белән басылган. Икетомлык «Тукай әсәрләре»нә (1929) кертелгән. Текст «Фикер»дөн алынган.
«Йосыф-Ягъкуб» китабы – болгар шагыйре Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы (якынча XII йөз ахыры – XIII йөз башы) күздә тотыла. Тукайның шигыре дә шул әсәрнең үлчәме үрнәгендә язылган.
(Чыганак: Тукай Г.М. Әсәрләр: 6 томда / Габдулла Тукай. – Академик
басма. 1 том: шигъри әсәрләр (1904–1908) / төз., текст., иск. һәм аңл.
әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов,
З.З.Рәмиев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).