ТАТ РУС ENG

Хәзерге халемезә даир 

Хәсәд, кинә илән тулган татарлык –
Төяб илтеб Мәкәрҗәдә сатарлык.

Мөхәррирләр өчен хөрмәтләре юк,
Бу динә зәррәчә хезмәтләре юк.

Каләм әһле каләмгә хөрмәте юк,
Болар гыйндендә кибрең хөрмәте чук.

Сүземә бакыңыз — юллар ачармын,
Үземә бакмаңыз — үзем начармын.

Җәһаләт таптамасын — яньчелермез,
Каләмгә каршы бармыйк — чәнчелермез.

Каләм сәед дорыр руе зәминә,
Сәзадер сурәтен «Нүн» дә яминә.

Мөхәррирләр сәбәб диндә сәбатә,
Ике дөнья җәхименнән нәҗатә.

Болардыр дине исламның гыймады,
Боларга итмәлиез игътимады.

Мөхәррирсез язылдымы бу Коръән,
Мөхәррирсез дөзелдеме бу Форкан?

Мөхәррирләр — ирер исламә кувәт,
Аларда мөҗтәмәгъ һиммәт, фөтүвәт.

Зәгыйфьләргә рәфикъ, сагъларга каид,
Болардыр — мөваззах җөмлә гакаид.

Болар кемдер – буны яхшы белик без,
Боларның кәсрәтен Хактан телик без.

Каләм гали, каләм сами каләмдер;
Ходаның каүледә җае къәссәмдер.

Каләм намле, каләм шанлы каләмдер,
Шифадыр дәрдә, сабуны әләмдер.

Хәзерге әдәби телдә

Хәзерге хәлебезгә карата

Көнчелек, үчлек белән тулган татарлык,
Төяп илтеп Мәкәрҗәдә сатарлык.

Язучыларга хөрмәтләре юк,
Бу дингә бөртек тә хезмәтләре юк.

Каләм иясенең каләмгә хөрмәте юк,
Болар каршында тәкәббернең хөрмәте күп.

Сүземә карагыз — юллар ачармын,
Үземә бакмагыз — үзем начармын.

Наданлык таптамасын — яньчелербез,
Каләмгә каршы бармыйк — чәнчелербез.

Каләм – хөкем йөртүче Җир йөзендә,
Аның белән ант ителгән «Нүн» сүрәсендә.

Язучылар — диндә ныклыкка сәбәп,
Ике дөнья тәмугыннан котылуга чара.

Болар бит исламга терәк,
Безгә боларга таянырга кирәк.

Язучысыз язылдымы бу Коръән,
Язучысыз төзелдеме бу Форкан?

Язучылар – исламга көч-куәт,
Аларда юмартлык, омтылыш, ялкынлы дәрт.

Көчсезләргә иптәш, көчлеләргә җитәкче,
Болар – бөтен ислам инануларын ачыктан–ачык күрсәтүче.

Боларның кемлеген яхшы белик без,
Боларның артуын Ходайдан телик без.

Каләм – бөек, каләм –- дәрәҗәле;
Ходайның телендә ант урынында ул.

Каләм данлы, каләм шанлы; каләм ул –
Чиргә дәва, кайгыны юар сабындыр.

Форкан — Коръәннең икенче исеме.
«Кәгазьгә төшерелде, сүздән хәрефкә күчерелдеме?» мәгънәсендә.
«Аятьләр һәм сүрәләр җыйналып тәртипкә салындымы?» мәгънәсендә.

(«Хәзерге хәлемезә даир». «Әлгасрелҗәдид» журналының 1906 елгы 15 гыйнвар (1 нче) санында «Уральскидә Габдулла Тукаев» имзасы белән басылып чыккан. Большевик инкыйлабына кадәр бу шигырь Тукайның бер җыентыгына да кермәгән, бары тик Икетомлыкта (1929) гына кабат дөнья күргән.
Текст «Әлгасрелҗәдид»тән алынган.
«Сәзадер сүрәтен «Нүн» дә йәминә» («Нүн» сүрәсендәге антка (йәмингә) килешә) – Коръәннең 68 нче «Нүн» («Каләм») сүрәсендәге беренче аятьнең сүзләре күздә тотыла булса кирәк: «Нүн. Вәл-каләми вә ма йәстурун» («Нүн. Каләм белән һәм (кешеләрнең) язу әсбабе булган башка нәрсә(ләр) белән ант итәм»). «Тәфсире Ногмани»дә (Казан, 2009) аятьнең мәгънәсе болай аңлатыла: «Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим. 1. Нүн. Вә Ләүхүл Мәхфузны язган каләм белән һәм фәрештәләр язган кешеләрнең гамәл дәфтәрләре илә ант итәмен».

(Чыганак: Тукай Г.М. Әсәрләр: 6 томда / Габдулла Тукай. — Академик
басма. 1 том: шигъри әсәрләр (1904–1908) / төз., текст., иск. һәм аңл.
әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов,
З.З.Рәмиев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)). 


 Xäzerge xalemezä dair >>>

 

Комментарий язарга


*