Кемсәнең әфкярене һич кемсә мәхбүс әйләмәз;
Матлабындан газими һич кемсә мәэюс әйләмәз.
Тәңремезнең әмредер йа безләрә: «Ля тәйәсү!»
Яшь төрек, бәс, мөстәбид йәд иснәмәз, пус әйләмәз.
Парласын шәмсең сәнең; күрмәзсә — әгъма күрмәсен;
Кәүкәбеңне хак сәнең, хәүфитмә, мәнхус әйләмәз.
Ир кеше амалене күңлендә мәкнүз әйләмәз;
Бер шәҗәрдәй, кәндесен бер йирдә мәркүз әйләмәз.
Үл, шәһид үл, мәшһәдең һичкемгә мәгълүм улмасын;
Хак шәһиди һич рия мәсрүр вә мәһзүз әйләмәз.
Кыйл хәзәр, йир вирмә кальбеңдән таләбдән башкая;
Талибелхак максадындан бер тараф күз әйләмәз.
Хак-хәкыйкать әһлене һәр хәлдә мәрдүд әйләмәз,
Батыйли ибталь идәр,— ин шаэ, мәмдүд әйләмәз.
Фәүтидәр кәлди заман, чук сөрмәдин солтаныңыз;
Зыйлле иблиси дә милләт зыйлле мәгъбүд әйләмәз,
Зогъфе хакдин хәүфидеб, сез итдеңезме иртидад?
Тәрке мәсләк сезләри, әлбәттә, мәсгуд әйләмәз.
Юк дәгел, пәк чук дорур бу милләтә тәэсиреңез;
Чөнки һәммәсләкләри тәэсиреңез, тәксиреңез,
Сез рәисе залимани «Йолдыз»а хәбсидеңез,—
Бөйлә ишләр җөмләси дә һәп сезиң тәдбиреңез.
Юлыңызда сез һәмишә сабит улмыш улсаңыз,
Бәнчә, нә мөмкин улырды һич сезең тәкъдиреңез.
Шимди сез ләхдә кадәр мәддахе залим улдыңыз,
Залимә коллык фәкать тәкъриреңез, тәхриреңез.
Хәүфитмә — хәвеф итмә.
Фәүтидәр — фәвет итәр.
Хәүфидеб — хәвеф итеп.
Хәзерге әдәби телдә
Берәүнең уйларын икенче берәү бикләп куя алмас;
Теләгендә нык торучыны беркем өметсез итә алмас.
Тәңребезнең безгә кушуы: «Өметсезләнмәгез!»
Шулай булгач, деспот кулын яшь төрек иснәмәс, үпмәс.
Кояшың яктырсын; сукыр кеше күрми икән — күрмәсен;
Курыкма, синең йолдызыңны Тәңре бәхетсез итмәс.
Ир кеше теләкләрен күңелендә яшереп тотмас;
Үзен бер генә урынга агач кебек беркетеп куймас.
Үл, шәһит бул — шәһит урының билгеле булмасын;
Чын шәһитне икейөзлелек һич тә шатландырмас.
Саклан, күңелеңдә урын бирмә таләптән башкага;
Хаклык теләүче үз максатыннан бүтәнгә күз салмас.
Хаклык үзенә иярүчене һәр хәлдә кире какмас;
Ялганны ялганга чыгарыр, — Аллаһ теләсә, озак яшәтмәс.
Вакыт җитте, солтаныгызның бетәр заманы килде;
Милләт иблис күләгәсен Тәңре күләгәсе ясамас.
Хаклык зәгыйфь дип куркып, юлыгыздан чыктыгызмы?
Тоткан юлны ташлау сезне, әлбәттә, бәхетле итмәс.
Юк түгел, бик күп сезнең бу милләткә тәэсирегез;
Чөнки сезнең фикердәшләрегезнең дә тәэсире күп.
Сез изүчеләр башлыгын «Йолдыз»га ябып куегыз, —
Болар барысы да тик сезнең эшегез.
Әгәр сез тоткан юлыгызда нык торса идегез,
Бу хәлгә төшүегез, минемчә, мөмкин булмас иде.
Хәзер кабергә чаклы сез изүчене мактаучы булдыгыз;
Бөтен сөйләгән, язганыгыз — изүчегә коллык итү генә.
(«Борадеранә нәсыйхәт». «Әлгасрелҗәдид»нең 1906 елгы 15 сентябрь (9) санында «Г.Тукаев» имзасы белән басылган, «4 нче дәфтәр»дә (1907) чыккан. «Әлгасрелҗәдид»тә шигырьгә «63 нче номер «Вакыт» җәридөсендә (газетасында) мөндәриҗ (басылган) яшь төрекләрнең бәгъзе (кайбер) әшгаренә (шигырьләренә) каршы» дигән искәрмә өстәлгән. Текст «Әлгасрелҗәдид»тән алынды.
«4 нче дәфтәр»дә (1907) шигырьнең Габделхәмит II гә караган дүрт юлы «Әлгасрелҗәдид»тәгегә караганда бераз үзгәртелә. Җыентыкта алар түбәндәгечә:
1. «Фәүтидәр кәлде заман, чук сөрмәдән Хәҗҗаҗыңыз;
2. Сез рәисе җаһилани (наданнар башлыгын) «Йолдыз»а хәбсидеңез;
3. Шимди сез ләхдә кадәр мөддахе җаһил улдыңыз;
4. Җаһилә коллык фәкать тәкъриреңез, тәхриреңез».
Яшь төрек (яшь төрекләр) — 1880 еллар азагында оештырылган «Иттихад вә тәрәкъкый» фиркасе тарафдарлары. Төркиядә парламентар хакимият урнаштыру идеясе ягында булган «иттихад вә тәрәкъкый»челәрнең шактые, солтан эзәрлекләвеннән качып, Көнбатыш Европада яшәргә мәҗбүр булганнар, анда берничә газета нәшер иткәннәр. Тукайның шигыре язылганнан соң якынча бер ел үтүгә, «яшь төрекләр», Истанбулда инкыйлаб ясап, Габделхәмит солтанны, парламент төзүгә мәҗбүр итеп, 1909 елда бөтенләй хакимияттән читләштерәләр. Нәкъ Тукай язганча («Сез рәисе залимани «Йолдыз»а хәбсидеңез» башта солтанны «Йолдыз» сараенда бикләп тоталар, аннан соң инде Салоники шәһәре янындагы виллага сөрәләр.
Хәҗҗаҗ (Хәҗҗаҗ бине Йосыф әс-Сәкафи) — Өмәви ханәданыннан (династиясеннән) Габделмалик һәм Вәлид I хәлифәләрнең Хиҗаздагы һәм Гыйрактагы валисе (губернаторы). Кансызлыгы һәм рәхимсезлеге белән дан казана. Кайбер табигыйннәр (сөхабәләрнең шәкертләре) аны тәкфир кылалар (кяфер булуда гаеплиләр). Тукай Габделхәмит солтанны Хәҗҗаҗга тиңләштерә.
(Чыганак: Тукай Г.М. Әсәрләр: 6 томда / Габдулла Тукай. — Академик
басма. 1 том: шигъри әсәрләр (1904–1908) / төз., текст., иск. һәм аңл.
әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов,
З.З.Рәмиев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).