ТАТ РУС ENG

Дөнья бу, йа! 

И күңел, бил багълама, күпне кичергән дөньядыр,
Бу тәдавел ширбәтен халыкка эчергән дөньядыр.

Куп ашап йоткач, тыгынгач Мәскәү абзыйның малын,
Сәйдәш абзыйның көлен күккә очырган дөньядыр.

Ары барып, бире килеп, бер дә файда чыкмагач,
Бу бабайны дин сатар хәлгә төшергән дөньядыр.

Бер заманнарда Рәшидкә «габде милләт» нам виреб,
Хәзер инде «габде корсак»ка төшергән дөньядыр.

Бер заманнар «Тәрҗеман»ны да симертеп җәһдилә,
Бу заман «Камусы гыйльми»ләр кимерткән дөньядыр.

«Ха-ха-ха» журналыны да ха-ха, ха-ха! көлдереп,
Дүрт номердан соңра Газраил китерткән дөньядыр.

Социал «Азат халык»ны черносотенный ясап,
Һади абзый мәсләген мәсләк дидерткән дөньядыр.

Һай, боларны бер дә сүкмәс, бер дә рәнҗетмәс идем!
Нишлим инде, чарасызмын,— тел тидерткән дөньядыр.

Дөнья бу, йа! – Дөнья бит бу!
«Халыкка эчергән» дигән сүзләрдәге соңгы «а» һәм аның артыннан килгән «э» авазлары бер аваз булып, кушылып әйтелергә тиеш.
Тәдавел ширбәте — үзгәртә, бүтән халәткә алмаштыра торган эчемлек.
Габде — кол (габде милләт — милләт колы; габде корсак — корсак колы).
Җәһдилә (җәһед илә) — тырышлык белән.
Мәсләк — тоткан юл.



(«Дөнья бу, йа!» «Уклар» журналының 1906 елгы октябрь санында «Шүрәле» имзасы белән чыккан. «Шигырьләр» җыентыгында (төзүчесе — Ф.Бурнаш) басылган. Текст «Уклар»дан алынды.
Шигырьнең вәзене, кафиясе (рифмасы) һәм рәдифе (рефрены) «Бакырган китабы»ннан алынган. Хәтта аның беренче бәйте (икеюллыгы) «Бакырган»дагысыннан бер генә сүзе белән аерыла. «Бакырган»да ул түбәндәгечә:
И күңел, бил баглама, күпне кичергән дөньядыр,
Бу үлем ширбәтен халыкка эчергән дөньядыр.
Сәйдәш абзый — Әхмәтҗан Яхъя улы Сәйдәшев (1840-1912), Лаеш өязеннән чыгышлы Казан сәүдәгәре һәм хәйрияче-химаячесе. «Торгово-промышленное товарищество Ахметзян Сайдашев с сыновьями и Бакий Субаев в Казани» ширкәте хуҗаларыннан берсе. Чәй, шикәр, шешә, пыяла һ.б. продукция чыгарган. Шәһәрдә йогынтысы көчле булганга, «татарский губернатор Казани» кушаматы белән дә йөртелгән. Милләте өчен күп тырышлык куйган затларның берсе. 1906 елның 31 мартыннан алып консерватив мәсләкле «Бәянелхак» газетасы нашире. Яңалыкка һәм тәрәккыятькә омтылган Габдулла Тукайның милли традицияләрне яклап барган Ә. Сәйдәшев белән низагы котылгысыз булган. Шул ук вакытта Сәйдәшевнең Тукайның кайбер җыентыкларын чыгарырга матди булышлык күрсәтүе дә мәгълүм.
Рәшид — Габдерәшид Ибраһимов (1857-1944). Себер төркиләреннән. Галимҗан Ибраһимов тарафыннан «тарихи кыңгыравык» дип аталган күренекле дин һәм җәмәгать эшлеклесе. Санкт-Петербургта чыгарылган «Өлфәт» газетасы нашире һем мөхәррире, «Автономия, яки Идарәи мохтария», «Чулпан йолдызы» һ.б. китаплар авторы, «Иттифак әл-мөслимин»не төп төзүчеләрдән берсе, ислам дәгъватчысы, сәяхәтче. 1906 елның 1 гыйнварында чыккан «Фикер» газетасында Тукай «Өлфәт» газетасын нәшер иткәне өчен Г.Ибраһимовны болай мактый:
Рөшде вар, кауле гүзәл, наме Рәшид;
Җөмлә бу иршад илә улсын рәшид!
Шатлык илә итмәлиез «Өлфәт» илә өлфәти:
Тәрк идәлем иддигани һәм тәкәллеф-көлфәти!
(Камил зиһене бар, сүзе матур, исеме Рәшид;
Барысы да бу җитәкчелек астында тугры юлга бассын!        
Куанып «Өлфәт» белән дуслык корыйк:  
Дәгъвачылык һәм тәкәллефне читкә ташлыйк!)
(Биштомлык. 1 нче том. Б. 319 б.)
Тукайның Г.Ибраһимовка мөнәсәбәте үзгәрүе аның социал-демократлар фикерен шактый ук үз итеп, либераль милли буржуазиягә һәм аның идеологиясенә каршы торуы белән аңлатыла булса кирәк. Гомумирәк әйткәндә, бу низагта традицион һәм яңалык салынган фикерләрнең бврелешүе, өлкән һәм яшь буыннар арасындагы табигый каршылыкның четерекле яклары чагыла.
«Тәрҗеман» — Русия төркиләренең Исмәгыйль бәк Гаспралы (Исмәгыйль Гаспринский) (1851-1914) наширлеге һәм мөхәррирлегендә 1883 елда чыга башлаган беренче газетасы. «Камусы гыйльми» (тулы исеме — «Камусы гыйльмия вә фәнния» ягъни «Фәнни энциклопедия») исә анда басылган фәнни мәкаләләрнең рубрика исеме.
«Ха-ха-ха» — И.Гаспринский 1906 елда чыгарган көлке журналы.
«Азат халык» — Казанда 1906 елның 4 июненнән башлап 12 сентябренә кадәр чыккан демократик юнәлешле газета. Нашире һәм мөхәррире — Галиәсгар Камал. Газета ябылгач, ул «Йолдыз» газетасына эшкә күчә. Тукайның моңа ачуы килә.
 Һади абзый — Әхмәдһади Максуди (1868-1941), күренекле нашир, мөхәррир һәм мөгаллим. 1906 елдан 1918 елга кадәр мәшһүр, иң зур тиражлы «Йолдыз» газетасын чыгарган. 30 дан артык фәнни һәм дини әсәр авторы. Аның «Мөгаллиме әүвәл» һәм «Мөгаллиме сани», «Гыйбадәте исламия» кебек китаплары халык арасында аеруча популярлык казана. Әдәбиятта һәм җәмгыятьтә «инкыйлаб» ясауны ниятләгән яшь иҗатчылар вәкиле буларак, Тукайның Максудига да дәгъвасы булмый калмаган, әлбәттә.

(Чыганак: Тукай Г.М. Әсәрләр: 6 томда / Габдулла Тукай. — Академик
басма. 1 том: шигъри әсәрләр (1904–1908) / төз., текст., иск. һәм аңл.
әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов,
З.З.Рәмиев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).   


 

Комментарий язарга


*