Мин аркаңда туй итим (дөньяда),
Туныйм сине — куй итим (вай дөнья);
Шунда да син тынсыз тор (дөньяда),
Мин сине хуш-хой итим (вай дөнья).
Ишәк әйтер: «И хәзрәт (дөньяда),
Туктап торчы әзерәк (вай дөнья);
Чалмаң ишелгән, чорначы (дөньяда),
Күренсен гөмбәзерәк (вай дөнья).
Әмма бәгьдә, и ишан (дөньяда),
Инандым: сез — галишан (вай дөнья);
Халыкның каралуына (дөньяда)
Чын күңелдән чалышан (вай дөнья).
Беләм нәхаклыгыңны (дөньяда),
Итәм ишәклегемне (вай дөнья);
Халык суфи исмен бирер (дөньяда),
Күрсәтәм шәплегемне (вай дөнья).
Мин белсәм дә алданам (дөньяда),
«Суфи» безгә алда «нам» (вай дөнья);
Миннән башка мөритләрең (дөньяда),
Бигрәк садә «дал» да «лям» (вай дөнья)».
Хуш-хой — гүзәл холыклы.
Әмма бәгъдә — моннан соң.
Галишан — олы дәрәҗәле.
Чалышан — тырышкан.
Нәхаклык — хаксызлык.
Нам — исем.
Садә «дал» да «лям» — садә дил — беркатлы, тиз ышанучан (элекке орфографиядә күңел — «дил» сүзе ике генә хәреф — «д» һәм «л» белән генә язылган).
(«Дөнья» көенә. «Фикер»нең 1906 елгы 3 декабрь (45 нче) санында имзасыз басылган. Дин әһелләрен шактый ук дорфа тәгъбирләр белән сыйфатлаган бу һиҗви (сатирик) әсәр Тукай исән чакта кабат нәшер ителмәгән, фәкать 1914 елда гына «Мәҗмугаи асарь»дә басылган. Текст «Фикер»дән алынган.
(Чыганак: Тукай Г.М. Әсәрләр: 6 томда / Габдулла Тукай. — Академик
басма. 1 том: шигъри әсәрләр (1904–1908) / төз., текст., иск. һәм аңл.
әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов,
З.З.Рәмиев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).