Сөям мин сезне, сез — чын яшь егетләр;
Өмид бар сездә, сез — интеллигентлар.
Телем, күңлем, вөҗүдем сезгә разый;
Әле һич күрмәгән сезләрне мазый.
Яңы пешкән, йитешкән сез бәһадир,
Хәзер дә яшь бәһадир бибәһадер.
Сези күрдек гасырларча көтеп без, —
Килерсез, дип, һәмишә күз тотып без.
Сәламәт килдеңезме, мәрхәба! сез;
Мөҗәссәм бер сафа, баде саба сез.
Черек милләт өчен сынмас терәк сез;
Тугыз корбан суеп алган теләк сез.
Фараз итдем: Рәсүлулла терелсә,
Мөбарәк җисменә гәр рух өрелсә, —
Сези ул, шөбһәсез, тәбрик идәрди,
Сези тәшвикъ идәр, тәхрик идәрди;
Диерди: каһраманнар! Әйлә гайрәт,
Идеб гайрәт, вирең галәмгә хәйрәт.
Бу — тәрвиҗе бәлягать һәм фәсахәт,
Дәгелдер бу — хәмакать һәм сәфаһәт.
Белермисез! Нә галәмдер бу галәм?
Бу галәм сәр сәгадәтдер ду галәм.
Әбәд тәрк итмәңез, зинһар, бу раһи,
Будыр чөн милләтең раһе рәфаһи.
Ниһаятьсез гүзәл ахшам — бу ахшам,
Бәнем ядымда бу ахшам — сабах, шам.
Хәзерге әдәби телдә
Сөям мин сезне, сез — чын яшь егетләр;
Өмет бар сездә, сез — интеллигентлар.
Телем, күңелем — бөтен барлыгым сездән риза;
Үткән чорда сезнең ишеләр булмаган.
Сез — яңа пешкән, җитешкән баһадир;
Хәзер яшь баһадир — бәя биргесез.
Без сезне гасырлар буе көтеп алдык;
Килерсез дип, һәрвакыт күз тегәп тордык.
Сәламәт килдегезме — рәхим итегез!
Сез — күңел шатлыгы, таң җиле сез.
Черек милләт өчен сынмас терәк сез;
Тугыз корбан суеп алган теләк сез.
Уйладым: әгәр пәйгамбәр терелсә,
Аның изге тәненә җан өрелсә, —
Сезне ул, һичшиксез, тәбрикләр иде,
Сезне өндәр һәм димләр иде;
Дияр иде: каһарманнар, гайрәт итегез;
Гайрәт итеп, дөньяны хәйран итегез.
Бу — нәфислек һәм матурлыкны арттыру;
Түгелдер бу — ахмаклык һәм бозыклык.
Беләсезме, бу дөнья нинди дөнья?
Бу дөнья — һәр ике дөньяда бәхетнең башы.
Бу юлны, зинһар, мәңге ташламагыз,
Чөнки бу — милләтне алга илтүче юл.
Бу кичә — чиксез гүзәл кичә;
Иртән дә, кичен дә бу кичә минем исемдә.
(«Әдәбият ахшамы ясаучы яшьләремезгә». «Әлгасрелҗәдид» журналының 1906 елгы 5 декабрь (12 нче) санында «Гъ-т.» инициаллары һәм «ахыры бар» дип басылган.
«4 нче дәфтәр»гә (1907) кертелгән. Текст шуннан алынган.
Уральскида ясалачак бу әдәби кичә турында «Фикер» газетасының 22 октябрь «Әдәбият ахшамы, яки Литературно-музыкальный вечер» дигән мәкалә бастырып чыгара, укучыларны анда катнашырга чакыра. Газетаның 1907 елгы 18 март санында шул “ахшам”нан репортаж бирелгән.
(Чыганак: Тукай Г.М. Әсәрләр: 6 томда / Габдулла Тукай. — Академик
басма. 1 том: шигъри әсәрләр (1904–1908) / төз., текст., иск. һәм аңл.
әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов,
З.З.Рәмиев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).