Тулган шәһәр чәйханәсе,
Чәйханәсе, мәйханәсе;
Җөмлә татар бай баласы, —
Бән егъламай, кем егъласын.
Кулда бильяр, карталары,
Эчеп сыра, тарта бары:
Бетерү җиңел ата малы, —
Бән егъламай, кем егъласын.
Бигрәк бозык дуст-ишләре,
Кулларында «дюшес»ләре;
Күргәннәр китәр исләре, —
Бән егъламай, кем егъласын.
Артык надандыр үзләре,
Журналлар күрмәс күзләре;
Йоклап үтәр көндезләре, —
Бән егъламай, кем егъласын.
Болар исраф итә нишләп? —
Кала бер көн ирнен тешләп;
Йөри урыс эшен эшләп, —
Бән егъламай, кем егъласын.
Аталары ишан асрый,
Ишан басты безнең гасрый;
Бар һиммәте шуңар хаслый*, —
Бән егъламай, кем егъласын.
Тапкан бунлар җиңел һөнәр:
Көн дә ашка бара унар;
Ярлы-зарлы, димәс, тунар, —
Бән егъламай, кем егьласын.
Дустлар, тугъры юлдан китик,
Ишаннарга һөҗүм итик;
Тозакларын вәйран итик:
Тагы бер кәррә кормасын!
*Бар булдыклылыгы шуңа тарта.
Бильяр — биллиард.
«Дюшес» — папирос исеме.
Гасрый — гасырны, чорны.
Вәйран итү — туздыру, бетерү.
Кәррә — кабат.
(Хатирәи «Бакырган». «Уклар» журналының 1906 елгы 1 июнь санында «Шүрәле» имзасы белән басылган. Беренче мәртәбә Биштомлыкның 1 нче томына (1985) кертелгән. Текст «Уклар»дан алынган.
XII гасырга караган «Бакырган китабы» күп кенә болгар-татар шагыйрьләре (Мәүла Колый, Габдерәхим Утыз Имәни әл-Болгари һ.б.) иҗатына тәэсир иткән. Әлбәттә, Тукайга да йогынтысы зур булган. «Хатирәи «Бакырган» шигыре, исеменнән үк аңлашылганча, «Бакырган» әсәренә хөрмәт йөзеннән яки, кимендә, аның вәзен һәм ритмикасына соклану сәбәпле язылган.
(Чыганак: Тукай Г.М. Әсәрләр: 6 томда / Габдулла Тукай. — Академик
басма. 1 том: шигъри әсәрләр (1904–1908) / төз., текст., иск. һәм аңл.
әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов,
З.З.Рәмиев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).