Белү мөшкил — кирәк кемне сөяргә?
Үзең аусаң да, аудармый сөяргә?
Син үлсәң (бет!), сине кем кызгана соң?
Синең зәхмеңгә кемнәр сызлана соң?
Бу дөньяда сине кем иркәли соң?
Бәлаләрдән сине кем киртәли соң?
Синең соң хәсрәтең кемнәргә хәсрәт?
Гамеңнең кәсрәте кемнәргә кәсрәт?*
Кеше сатмас кеше тапмак асатмы?
Сине соң кайсы дуст дошманга сатмый?
Синең якты көнең кемнәргә тансык?
Кирәксә, яшь йиренә кара кан сык!
Сине кемнәр генә туйдырмый бер дә?
Күңелсез хәлгә кем куйдырмый бер дә?
Кем үлчи барышын синең барышка?
Бөтен сүзен, эшен синең карышка?
Тырышма, эзләмә юкны әрәмгә,
Табылмас — юк! Әрәм җәһдең, әрәм лә.
Сиңа, дустым, бу сүз ахыргы сүзем:
Үзеңне сөй! Ярат үзеңне үзең!
*Зур кайгың кемнәргә генә зур булып күренә соң?
Мөшкел — читен.
Зәхмеңгә — җәрәхәтеңә, авыруыңа.
Барыйшып (барышып) — файдасын.
Җәһед — тырышлык.
(«Кемне сөяргә кирәк?» «Әлгасрелҗәдид»нең 1906 елгы 20 июль (7) санында «Г Тукаев» имзасы белән басылган, «3 нче дәфтәр»дә (1907) чыккан. «Мәҗмугаи асарь»дә (1914) «Пушкиннан мөкътәбәс» («Пушкиннан файдаланылган») дип өстәлгән. Пушкинның «Евгений Онегин» шигъри романындагы XXII строфасында (дүртенче бүлек) түбәндәге юллар бар:
Кого ж любить? Кому же верить?
Кто не изменит нам один?
Кто все дела, все речи мерит
Услужливо на наш аршин?
Кто клеветы про нас не сеет?
Кто нас заботливо лелеет?
Кому порок наш не беда?
Кто не наскучит никогда?
Призрака суетный искатель,
Трудов напрасно не губя,
Любите самого себя,
Достопочтенный мой читатель!
Предмет достойный: ничего
Любезней, верно, нет его.
Пушкин строфасында 14 юл булса, Тукай шигыре 20 юл тәшкил итә.
(Чыганак: Тукай Г.М. Әсәрләр: 6 томда / Габдулла Тукай. — Академик
басма. 1 том: шигъри әсәрләр (1904–1908) / төз., текст., иск. һәм аңл.
әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов,
З.З.Рәмиев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).