Күрәмсез, дустларым, көз килде тышта;
Озак тормас, килер ак тунлы кыш та.
Китә башлады бездән инде кошлар;
Алар бездән ерак җирләрдә кышлар.
Мисале зәгъфыран саргайды урман,
Игенчеләр игеннәрне дә урган.
Такыр калды татар башы кеби кыр;
Азык эзли — оча тургай да пыр-пыр.
Чыгып баш калкыта сахрада уҗым,
Яшел хәтфә шикелле итә җем-җем.
Кояш та яктысын киметте шактый;
Тәәссеф! Басты золмәт, китте якты.
Колакны шаулата инде суык җил,
Тулып эчкә, өрә, мисле куык җил.
Ничәйтсәң дә, күңелсез көз, күңелсез;
Чәчәксез көз, үләнсез һәм дә гөлсез.
Мазарыстанга охшап калды кырлар;
Чирәмсездер тигез җирләр, чокырлар.
Үлеп торсам иде мин алты айдай,
Эреп бер йокласам мин сары майдай.
Шулай йоклап, бәһар җиткәндә торсам,
Торып тагы яшел җирдә утырсам, —
Бәхетле шул заман, мин бик бәхетле,
Булырмын шаһ, бәхетле һәм тәхетле.
*
Качан соң, и фәкыйрь милләт, бәһарең!
Качан китәр кичең, килер нәһарең?
Килер мәллә кабергә мин сөрелгәч,
Кыямәт көндә мин үлеп терелгәч?
Мисале зәгъфыран — зәгъфран кебек.
Тәәссеф — үкенеч.
Золмәт — караңгылык.
Мисле куык — куык кебек.
Мазарыстан — каберлек.
Бәһар — яз.
Нәһар — көндез.
(«Көз». «Әлгасрелҗәдид»нең 1906 елгы 15 октябрь санында «Г.Т.» имзасы белән чыккан. «4 нче дәфтәр»дә (1907) һәм «Мәҗмугаи асарь»дә басылган. Соңгысында «Такыр калды татар башы кеби кыр» дигән юлындагы «татар» сүзе «фәкыйрь» дип үзгәртелгән. Текст «4 нче дәфтәр»дән (1907) алынган.
(Чыганак: Тукай Г.М. Әсәрләр: 6 томда / Габдулла Тукай. — Академик
басма. 1 том: шигъри әсәрләр (1904–1908) / төз., текст., иск. һәм аңл.
әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов,
З.З.Рәмиев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).