Мәхвидәрмесән бу рәсмә, дилбәрем, бу шагыйри?
Үлмәдекчә фаригъ улмазмы бу дәрдең шагыйли?
Җаным ул, фазлит бәңа сән, улма җани җаныма;
Бән үләрсәм, шөбһәсез, сәнсең җинаять фагыйли.
Шәэнеңезгә, и мәләк, рикъкать, тәрәххемләр кәрәк;
Сән дәгелсең анларың җанлар алан Газраили.
Кадре гөл былбыл шинас һәм кадре җәүһәр җәүһәри
Итмә тәрҗих бән кеби мәфтүнеңә бер җаһили.
И җәмилә!* Гыйшкыңызда бунча әшгар сөйләдем;
Зәррә микъдар варса мәйлең, кабили ли кабили!
Санки гыйшкың — бер кәлисә, бән — аның накусием;
Икләрем аһ-ваһ идеб, мән насыйри, мән маили.
Пәрдәи фөркатьлә өртелмеш безем ма бәйнемез;
Ирфәгъ, Аллаһөммә, ганна бу караңгы хаили.
Дәрдемә дәрман бәнем вар: йә әҗәлдер, йә висаль;
Бунларың һәрберсе мәмнүн әйләйүр бу саили.
Аңладыңмы, и гүзәл! — Бәс, җаным ул, йә җаным ал,
Ит бәни нәздеңдә үлмәклә сәгадәт наили.
*Гүзәл кыз мәгънәсендә (Г.Тукай искәрмәсе.)
Фазлит — фазыл ит.
Хәзерге әдәби телдә
Шулай юк итәрсеңме, сөеклем, бу шагыйрьне?
Бу дәрткә дучар кеше үлгәнче аннан котылмасмыни?
Җаным бул, яхшылык ит миңа, җан кыючым булма;
Мин үләм икән, мине үтерүче, шиксез, син буласың.
И фәрештә! Сиңа йомшак һәм мәрхәмәтле булу кирәк;
Син бит аларның җан алучы Газраиле түгел.
Гөл кадерен былбыл белер, асылташ кадерен — белгече;
Минем кебек сөйгән кешедән бер наданны артык күрмә.
И гүзәл кыз! Сезне сөюдән күп шигырь сөйләдем;
Аз гына сөйсәң, мин шиксез кабул итәм, кабул итәм!
Гүя гыйшкың — бер чиркәү, ә мин — аның чаңымын;
Аһ-ваһ итеп, мин ул тавышны көчәйтергә тырышамын.
Безнең арабыз аерылышу пәрдәсе белән капланган;
И Аллаһ! Күтәр син бездән бу караңгы пәрдәне.
Дәртемә минем дару бар: йә үлем, йә кавышу;
Боларның һәрберсе бу сораучыны шатландырыр.
Аңладыңмы, и гүзәл! Йә җаным бул, йә җанымны ал;
Мине яныңда үлү белән бәхеткә ирештер.
(«Мәхвидәрмесән?» «Әлгасрелҗәдид»нең 1906 елгы 15 август (8) санында «А.Тукаев» имзасы белән басылган, «4 нче дәфтәр»дә (1907) чыккан. Текст шуннан алынган.
(Чыганак: Тукай Г.М. Әсәрләр: 6 томда / Габдулла Тукай. — Академик
басма. 1 том: шигъри әсәрләр (1904–1908) / төз., текст., иск. һәм аңл.
әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов,
З.З.Рәмиев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).