ТАТ РУС ENG

Милләтә

Җөмлә фикрем кичә-көндез сезгә гаид, милләтем;
Сыйххәтеңдер сыйххәтем һәм гыйлләтеңдер гыйлләтем,

Сән мөкаддәс, мөхтәрәм гыйндемдә варлык нәрсәдән;
Сатмазым бу кяинатә милләтем, миллиятем.

Бәхтиярым — бәндәңи гәр итсәләр нисбәт сәңа;
Гаҗизанә шагыйрең улмакга вардыр ниятем.

Ләфзы «милли»и сәвәр кальбем бәнем, билмәм, нәдән?
Әйлә «милли», милләтем, бәхшәйлә мәмнүниятем.

Һәр хыялдан татлыдыр милләт хыялы, ля мөхаль;
Бу хыялятдән кәлүр, гәр кәлсә мәҗнүниятем.

Әйлә шагыйрьлекдә сабит та әбәд, Тәңрем, бәни;
Бу сәбатә мөнхәсыйр мәфтүн вә мәҗлүбиятем.

И фәләк! Ал җаными, лик алма, зинһар, шаными;
Бәнчә, үлмәкдин әшәд мәнса вә мәтрүкиятем.

Үлмәсен, үлсәм дә, наме газиҗем, фәүтитмәсен;
Кәтмәсен буша бәнем җәһдем вә мәшгулиятем.

Бер заман яд әйләсә билилтифат милләт бәни, —
Иштә будыр максадым, мәэмүл вә мәсгудиятем.

Әйләдем гарзы мәхәббәт бән сәңа, и милләтем;
Дуст күрерсең сән бәни дә — вар буңа әмниятем.


Бәхшәйлә — бәхеш әйлә.
Фәүтитмәсен — фәвет итмәсен.

Хәзерге әдәби телдә

Милләткә


Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта, милләтем;
Саулыгың — минем саулык, авыруың — минем авыруым.

Син каршымда бар нәрсәдән дә изге һәм хөрмәтле;
Дөнья бирсәләр дә сатмам милләт, миллиятемне.

Синеке дип исәпләсәләр — бәхетле мин;
Игелекле шагыйрең булырга ниятлимен.

Күңелем «милли» дигән сүзне сөя — белмим, нидән?
Милләтем, мине «милли» ит — миңа шатлык бүләк ит.

Һичшиксез, һәр хыялдан татлыдыр милләт хыялы;
Шаша калсам, тик шул хыялдан гына булыр.

Мине шагыйрьлектә мәңге тугъры ит, Тәңрем;
Шунда гына — күңелемнең бөтен теләк-омтылышы.

И күк! Ал җанымны, тик, зинһар, алма шөһрәтемне;
Минемчә, онытылу, тибәрелү — үлемнән яманрак.

Үзем үлсәм дә, гаҗиз исмем үлмәсен, югалмасын;
Минем тырышлыгым һәм эшләрем бушка китмәсен.

Әгәр милләт мине, илтифат итеп, искә алса,—
Шул минем максатым, теләгем һәм бәхетем.

Мин сиңа яратуымны сөйләдем, и милләтем;
Мин ышанам ки: син дә мине дус күрерсең.

 

Миллиятемне — нинди милләттән булуымны.

(«Милләтә». «Әлгасрелҗәдид»нең 1906 елгы 15 октябрь санында «Гъ.Т.» имзасы белән чыккан. «4 нче дәфтәр»дә (1907) басылган. Текст шуннан алынган.

(Чыганак: Тукай Г.М. Әсәрләр: 6 томда / Габдулла Тукай. — Академик
басма. 1 том: шигъри әсәрләр (1904–1908) / төз., текст., иск. һәм аңл.
әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов,
З.З.Рәмиев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).   


 

Комментарий язарга


*