Шулай чорнап тора безне җәһаләт,
Шулай, тырп итмә! — ди безгә сәфаләт.
Күрәмсез: бу кырык башлы чаян бит,
Ачык күз алдыңызда бит, гаян бит.
Каты ләктек, мәҗаль юк ычкынырга,
Мөхаль бит ычкынубән кычкырырга.
Котылсак та, китәргә юлымыз юк,
Оныттык: сагымыз юк, сулымыз юк.
Саташканбыз наданлыкта, адашкан,
Адашмакның да без хәдденнән ашкан.
Бу сурәтләр — ишаннарның тозагы,
Курәмсез: нинди нык бикле йозагы?
Гаҗәп, хәйран булыр фәрзәнде адәм,
Якын бармыйк — аның асты җәһәннәм.
Җәһаләт — наданлык.
Сәфаләт — түбәнлек.
Гаян бит — ачык күренеп тора бит.
Мәҗаль — көч.
Мөхаль — мөмкин түгел.
Ычкынубән — ычкыну белән.
Сагымыз юк, сулымыз юк — уңга да, сулга да китә алмыйбыз.
Хәдденнән — чигеннән.
Фәрзәнде адәм — адәм баласы (кеше).
(«Рәсемгә ишарә». «Уклар»ның 1906 елгы сентябрь санында «Шүрәле» имзасы белән чыккан, «4 нче дәфтәр»дә (1907) басылган. Текст шуннан алынган.
Журнал битенә капшавычлары белән мөселманнарны чорнап алган чаян рәсеме урнаштырылган, аның астына: «Ушбуның кеби хорафате игътикад астында» һәм «В тисках предрассудка, суеверия и невежества» дип аңлатма бирелгән.
(Чыганак: Тукай Г.М. Әсәрләр: 6 томда / Габдулла Тукай. — Академик
басма. 1 том: шигъри әсәрләр (1904–1908) / төз., текст., иск. һәм аңл.
әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов,
З.З.Рәмиев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).