Үлмәде, үлсәң дә, күңлемдә сәнең дәрдең һәнүз;
Дустлыгын, инсанлыгың кальбемдә калдырдың һәнүз.
Бел ки, мәүтең, шөбһәсез, мәүтем дорыр, и нурлы йөз;
Сурәтең — чәшмемдәдер, өзнемдәдер — саутең һәнүз.
Аһ, насыл! Без яр идек: сән бән идең, бән сән идем;
Калмады бундан әсәр — калды мәгәр шәүкың һәнүз.
Хәзерге әдәби телдә
Үлмәде, үлсәң дә, күңлемдә синең дәртең һаман;
Дуслыгың, кешелегең күңлемдә калдырдың һаман.
Белче, үлемең, шөбһәсез минем үлем ул, и нурлы йөз;
Сурәтең — күз алдымда, колагымда — тавышың һаман.
Аһ, ничек! Без яр идек: син мин идең, мин син идем;
Тик хәзер берсе дә юк — калды истәлек кенә.
(«Сөеклемең кабер ташында». «Әлгасрелҗәдид»нең 1906 елгы 15 ноябрь (11 нче) санында «Гъ.Т.» инициаллары белән басылган. «4 нче дәфтәр»гә кертелгән. Текст «Әлгасрелҗәдид»тән алынган.
(Чыганак: Тукай Г.М. Әсәрләр: 6 томда / Габдулла Тукай. — Академик
басма. 1 том: шигъри әсәрләр (1904–1908) / төз., текст., иск. һәм аңл.
әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов,
З.З.Рәмиев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).