Кара йөзләр безне булмас эшкә тәклиф иттеләр:
— Сезгә монда юк ирек, солтан җиренә кит! — диләр.
Китмибез без, безгә анда мондагыдан эш кыен:
Мондагы ун урнына ул җирдә унбиш шпион.
Мондагы төслүктер анда һәм казаклар гаскәре;
Камчылар — шул иске камчы, башкалык — тик фәсләре!
Анда бит бардыр хәзинәне талаучылар, шөкер;
Ач мужиктан соң кисәкне тарткалаучы бар, шөкер!
Без җүләрме, үзебезне утка илтеп ник терик?
Бу кызу җирдән чыгып, тагын сәкарьгә ник керик?
Без күчәрбез, иң элек күчсен безем әмсарымыз,
Һәм дә кайтсын монда үткәргән безем әгъсарымыз.
Монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең әҗәл;
Бәйләмеш бу җиргә безне Тәңребез (Гыйззе вә Җәл).
Иң бөек максат безем: хөр мәмләкәт — хөр Русия!
Тиз генә кузгалмыйбыз без, и гөруһе русияһ!*
Ап-ачык бу бер җаваптыр, сүздә түгел, басмада:
— Если лучше вам,
Туда сами пожалте, господа!**
*Гөрүһе русияһ — кара йөз димәктер (фарсыча) (Г.Тукай искәрмәсе).
**Сезгә яхшырак булса, үзегез шунда рәхим итегез, әфәнделәр.
Тәклиф итү — катгый рәвештә тәкъдим итү.
Сәкарь — тәмуг.
Әмсар — шәһәрләр.
Әгъсар — гасырлар буенча үткән еллар.
Гыйззе вә Җәл — кодрәтле һәм шанлы.
(«Китмибез!» «4 нче дәфтәр»дә (1907) басылган.
Шигырь III Дәүләт Думасы сессиясенең 1907 елгы 18 май, 15 нче утырышында килеп чыккан җәнҗал мөнәсәбәте белән язылган. Анда мөселман фракциясе әгъзасы, Уфа депутаты Кәлимулла Хәсәнев, Русиядеге мөселман мәктәпләре һич та хөкүмәт яклавын күрмиләр дип, хакимияткә шикаятен белдерә. Уң карашлы Дума әгъзаларыннан карагруһчылар (Тукай «гөруһе русияһ» дип нәкъ менә шуларны атый) В.Пуришкевич, И.Сазонович, А.Клеповский, бу чыгышка ачулары килеп: «Русиядәге тәртипләр ошамаса, әнә Төркиягә китегез!» — дип кычкыралар. Шигырь шул ук май аенда язылган булса кирәк. Ул Шәрәфләр матбагасына май аенда язылган башка шигырьләр белән җибәрелгән, күрәсең.
«Китмибез!», зур иҗтимагый көчкә ия булганы өчен, «4 нче дәфтәренең 1909 елгы чыгарылышыннан цензура таләбе буенча алына.
Текст «4 нче дәфтәр»дән (1907) алынган.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.:
шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).