Ничек диләр? Сине «шагыйрь» диләрме?
Шигырь язмак белән шагыйль диләрме?
Сәмави сүз! Халык аңлар микән соң?
Аны аңлаучылар анлар микән соң?
Итәм тәнбиһ: кызыкма бу исемгә,
Бу тәнбиһне төшер һәрдәм исеңгә:
Гомердә син бу ат берлән аталма,
Торып җирдән, сәмалардан ат алма.
Сине күрсәтмәсен һичкем дә, дип: «Бу
Менә шагыйрь, мөхәррир бу, әдип бу». —
Явар өстеңгә бөһтаннар, хәсәдләр,
Корылыр юлыңа һәртөрле сәдләр.
Шагыйль — шөгыльләнүче.
Сәма — күк (сәмави — күкнеке).
Тәнбиһ — кисәтү.
Һәрдәм — һәрвакыт.
Мөхәррир — язучы.
Бөһтан — яла, нахак сүз.
Хәсәд — көнчелек.
Сәд — киртә, тоткарлык.
("Шагыйрьгә". «Әлгасрелҗәдид»нең 1907 елгы 15 февраль (2) санында «Г.Тукаев» имзасы белән чыккан. «3 нче дәфтәр»дә (1907) басылган. Текст шуннан алынган.
Шигырь — М.Ю.Лермонтовның «Г [ну] Павлову» исемле әсәренең ирекле тәрҗемәсе. Журналда барлыгы 8 бәйт (икеюллык) бар.
Бу сүзләрне язып «Гасрел җәдид»кә,
Итәм тәкъдим Нәҗип берлән Мәҗиткә, —
дигән соңгысы (ул йолдызчыклар белән аерылган) «3 нче дәфтәр»дәге тексттан төшереп калдырылган.
Лермонтов шигыренең тексты түбәндәгечә:
Как вас зовут? Ужель поэтом?
Я вас прошу в последний раз,
Не называйтесь так пред светом:
Фигляром назовет он вас!
Пускай никто про вас не скажет:
Вот стихотворец, вот поэт;
Вас этот титул только свяжет,
С ним привилегий вовсе нет.
Нәҗип берлән Мәҗиткә — Нәҗип Думави (1883-1933) белән Мәҗит Гафури (1880-1934) күздә тотыла.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.:
шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).