ТАТ РУС ENG

«Тәрбиятел әтфаль»гә

(Бер тыйфле мөслим лисанындан)


Кальбемә гайбүбәтең тагълар кадәр вирди кәдәр;
Нәрдәсең, вир бер хәбәр: мәхзүнем, и мөшфикъ пәдәр!

Нарасидә бер сабыем, бигакыл диванаем;
Ифтиракыңнан бирү бән бикәсем, биваяем.

Бәхте икъбалемне эстәб юла улмыштың рәван,
Кем һөҗүм итте, пәдәр, — һанги җинаятьпәрвәран?

Зате пакен, нәрдәдер? — дәрьядамы, сахрадамы?
Нәрдәсең, аһ, нәрдәсең: дөньядамы, охрадамы?

Бән әминем кем: Хода вирмәз сәни җаниләрә —
Вәгыд: «Ля хәүфен галәйһим…» динени хамиләрә.

Гарзы хаҗәт әйләмәк чөн киттеңезме «Тур»а сез?
Яки дә гизләндеңезме галәме мәстүрә сез?

Ашдыңызмы юкса фазлән хәзрәти Гайсәйә сез? —
Бәдбәхет тыйфлем ки, калдым саясез, сәрмаясез.

Халкымыздан иштикая киттеңезме Тәңрия?
Бөйлә: «И Хәллакъ! Халыкың әйләмәзләр тәэдия
Фарзыңи — әүлядләрене әйләмәзләр тәрбия.

Нәйләем, каумем бәнем рәэсән гадудер һәр нәйә,
Һәр ишә (һәр фигыле хәйрә) «мардән бәдтәр!» дия.

Әйдәдем әмреңлә дәгъват карьятән, шәһрән дә бән;
Итмәде тәэсир, чалыйшдым хөфьятән, җәһрән дә бән.

Максадым тәнвир иде бу милләтең әтфалене,
Анлара каршы ачыб җәннәтләрең әкъфалене».

*

Сән идең бер сәрмәди ләззәт виричи җаныма,—
Валидем анчак йимәк, эчмәк вирер хайваныма.

Аһ пәдәр! Сәнсез бәңа дөньяда инсанлыкмы вар?
Улмагым мәгълүме галәмдер химар угълы химар.

Җөмләтән мәсгуд саныйрдым мөслимин әүлядени:
Кәндеми, әүлядеми,әүлядемең әүлядени.

Аһ, кем! Абаэмез һәп лихияле сыйбъян имеш,
Анлари инсан димәк һәм ифтира-бөһтан имеш.

Хәзерге әдәби телдә

 

«Тәрбиятел әтфаль»гә

 

(Бер мөселман баласы теленнән)


Синең югалуың күңелемә тау кадәр кайгы салды;
Кайда син? — бир хәбәр: кайгырам, и шәфкатьле атам!

Мин бер сабый баламын, акылсыз диванамын;
Аерылышканнан бирле мин мин түгел, химаячесез калдым.

Бәхет һәм якты киләчәгемне теләп юлга чыккан идем,
Кем һөҗүм итте, атам, — кайда ул җинаятьче?

Пакь затың кайда? Дәрьядамы, сахрадамы?
Кайда син, аһ, кайда син: дөньядамы, ахирәттәме?

Мин ышанам ки: Ходай сине җинаятьчеләргә бирмәс –
Дин саклаучыларга «Куркыныч юк…» дигән вәгъдәсе бар.

Теләкләрегезне әйтү өчен «Тур» тавына киттегезме сез?
Яки чит-ят дөньяга яшерендегезме сез?

Әллә юкса хәзрәте Гайсә янына аштыгызмы? —
Мин бәхетсез бала ки, малсыз һәм яклаучысыз калдым.

Халкыбыздан зарлану өчен Тәңрегә киттегезме? —
Дип: «И Яратучы! Халкың фарызыңны үтәми —
Балаларын тәрбия итмиләр.

Ни эшлим, халкым баштан ук дошман һәр нәрсәгә,
Һәр эшкә (изге эшкә) «еланнан да явызрак!» — дип.

Әмрең белән авылда да, шәһәрдә дә өндәдем:
Яшертен дә, ачыктан-ачык та, — тәэсир итмәде.

Максатым — бу милләт балаларын нурландыру иде,
Ачып аларга җәннәт йозакларын».

Син идең мәңгелек ләззәт бирүче җаныма,—
Тудыручым исә тамагымны туйдыручы гына иде.

Аһ, ата! Синнән башка мин дөньяда кешемени?
Дөньяга мәгълүмдер: мин ишәк улы ишәк инде.

Барлык мөселман балаларын бәхетле саный идем:
Үземне, балаларымны, балаларымның балаларын.

Аһ, кем! Ата-бабаларыбыз сакаллы сабыйлар икән,
Аларны кеше дип исәпләү ялган һәм яла икән.

 

(«Тәрбиятел әтфаль»гә. «3 нче дәфтәр»дө (1907) басылып чыккан. Текст шуннан алынган.
Шигырь Мәскәүдә барлыгы биш саны чыгып калып, март аенда нәшер ителүдән туктаган «Тәрбиятел әтфаль» («Балаларны тәрбия кылу») журналының (нашире һәм мөхәррире Мөхәммәдзаһид Шамил (1868-1920), нәшире һәм җаваплы мөхәррире Хөсәен Байбәков (? — 1919 елдан соң), җаваплы сәркәтибе Фатих Әмирхан) ябылуына мөнәсәбәтле рәвештә язылган.

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.:
шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)). 


 

Комментарий язарга


*