ТАТ РУС ENG

Утырышу 

Кайвакытта кара күзле, кара кашлы
Матур берлә утырамын кара-каршы;
Шунда ул кыз, әллә ничек сүзгә китеп,
Күргәннәрен, белгәннәрен сөйли башлый.

Мин күзеннән аның күземне алмагач,
Һәр сүзенә «чын, чын» димичә калмагач,
Мин гашыйкны сүз аңлый дип уйлый инде, —
Кадап куйган һәйкәл төсле кузгалмагач.

Кайда аңлау миңа! Бер сүз дә аңламыйм,
Ишетмим дә, тыңламыймын да, санламыйм, —
Бу эшне ул үзе сизсә ачуланыр
Иде, ләкин тугърысы шул: ялганламыйм!

Һич яратмыйм аның шулай саташуын,
Фани дөнья сүзе берлә маташуын;
Телим, ташлап кирәкмәгән вак сүзләрне,
«Сөям, җаным» ләфызларына ашуын.

Һаман сөйли; мин тик ирнен, тешен карыйм;
Йөртәм күзне: калкып чыккан түшен карыйм;
Борнын, аузын, иякләрен, беләкләрен, —
Калмый бармак, тырнак — һәрбер төшен карыйм.

Тыңлыйм имеш! Юри шулай утыртамын,
Күз алмасын әрле-бирле очыртамын;
Әкрен генә селкенсә дә, кузгалса да,
Торып китә микән әллә дип куркамын.

Мин ул кызны, үз уемча, фәрештә, дим,
Дөнья берлә ваклануын һич эстәмим;
Аңар күрә үземне бик түбән саныйм,
Аның урны фәләкләрдә, гарештә, дим.

Минемчә, тик яралган ул сөелергә,
Сөяргә һәм куанырга, көенергә;
Күргән саен, минем төсле гашыйкларга:
«Бу минеке булмас!» — диеп көенергә.

Минемчә, ул үз кадрене сизсен иде,
Дөнья берлә галякасен киссен иде;
Кайгы нигә? шатлык нигә? гомер нигә? —
Мондый юк-бар нәрсәләрдән бизсен иде.

Сүз тыңлаган булып, итәм йөз тамаша;
Дәртем сыймый эчкә, тулып тышка таша;
Ак кулыннан тотыйм, тотыйм, җибәр, диеп,
Гакълым берлә шул вакытта кул талаша.

Шулай итеп сәгадәтле сәгать үтә,
«Ул» да торып, үз урнына чыгып китә;
Белмәс хәлне — яшь нәрсә бит, — аңлый алмас,
Кычкырсам да: «Кочаклашыйк, тукта! тукта!»

Фани — бетә, үзгәрә торган.
Ләфыз — сүз.
Фәләк — күк.
Гареш — күк, күкнең түре.
Галяка — бәйләнеш.
(«Утырышу». «3 нче дәфтәр»дә (1907) басылган. Текст шуннан алынган.
Бу шигырь Тукай тарафыннан шәхсән 1908 елның 29 мартында Казанның Биржа залында (Проломная, хәзерге вакытта Бауман урамы) булган әдәбият ахшамында укылган. «Казан мөхбире»ндә (31 март саны) чыккан язмага караганда, әсәр тыңлаучыларда матур тәэсир калдырган.

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.:
шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).   


 

Комментарий язарга


*