(Беренче көлтә)
Җанкай, сачең бер көлтә, җиккән атны өркетә;
Баязитов «Нур» гәзитен ничек язып өлгертә?
Җомры тояк тайларда, матур кызлар байларда;
«Әхбар» тәэмин иткән байлар йөри икән кайларда?
Талдин тартма ясадым, тар буласын белмәдем;
«Әхбар» бай дип еллык яздым, ябыласын белмәдем.
Үрдәк оча, каз йөгерә, боты озынга күрә;
«Тәрҗеман»ның эче поша «Ислах» кызылга күрә.
Каф тавы артында үсә самарау-кош баласы;
Һинди Минһаҗ шул җирләрдә дарелфөнүн саласы.
Ак та була, күк тә була буяучының буявы;
«Хөкүмәт яптырды», — дидер нәширләрнең уявы.
Безнең урам аркылы ага суның салкыны;
Тарта Казанның яшьләрен Рәмиевләр алтыны.
Аргы якта алмагач, бирге якта булмагач;
«Миръат» язмый ни хәлең бар, һичбер эшең уңмагач.
Эскерипкәм тарый-тарый, тарый булса да ярый;
Мөштәриләр юк, ди, — инде игълан булса да ярый.
Хәтфә калфак киштәдә, эшләнүе бистәдә;
Морад кебек теләнчене күралмассың төштә дә.
Приемның, ай, ишеге тар ләхеттән тар икән;
Әчтерханда «Борһан», «Идел» — ике әтәч бар икән.
Җөгралмадым, җиталмадым, тоталмадым үрдәкне;
Иран халкы онытмыйдыр шаһтан күргән «хөрмәт»не.
Шәкертләре туза икән, кулларында музыкан;
Шул музыкан уйнаганда, Ишми ничек түзәйкән?
Мөлхимәләр балдагы төрек халкын алдады;
Алдаласа алдаласын, үкенечкә калмады.
Самарау-кош — сәмруг кош (мифик).
Дарелфөнүн — югары мәктәп, университет.
Мөштәри — алдан язылып газета алучы.
Түзәйкән — түзә икән.
(«Авыл җырлары (беренче көлтә)». — «Яшен»нең 1908 елгы 2 сентябрь (10 нчы) санында «Шүрәле» имзасы белән басылган. Шигырь исеме астына «Һәртөрл көйгә килә. Беренче көлтә» дип язылган. Ахырга: «Беренче көлтә тәмам. Киләчәк номерларда икенче вә өченче көлтәләр дә бәйләнеп басылсалар кирәк», — дип куелган. Бу тәртип Тукайның үзе исән чакта чыккан җыентыкларында юк.
Текст «Яшен»нән алынган.
«Чүкеч» мәҗмугасы, Казанда нәшер ителгән «Әлислах» газетасын һәм «Яшен» журналын никадәр тәнкыйтьләп язса да, «Яшен»дә «Авыл җырлары» басылуны хуплап каршы ала. Ул бу хакта болай ди: «»Яшен» журналы 2 нче номерасында «Авыл җырлары» язган. Бу җырлар һәркемнең җаен үз гадәтемезчә аңладыгындан, без боларны күңелле журналларына тәмам лаеклы табабыз. Рәмиевләр алтыны артындан чабучы яшьләргә беленүе бераз әллә ничегрәк булса да, яңа системда булган бу җырларны каршы күтәрәмез вә шатлык илә тәбрик итәмез». Журналда «Авыл җырлары»ннан өзек тә тәкъдим ителә:
Безнең урам аркылы ага суның салкыны;
Тарта Казанның яшьләрен Рәмиевләр алтыны.
Хәтфә калфак киштәдә, эшләнүе бистәдә;
Морад кебек теләнчене күралмассың төштә дә.
Каф тавы артында үсә самарау-кош баласы;
Һинди Минһаҗ шул җирләрдә дарелфөнүн саласы, — кебек юлларны күчереп бастыра. Бу факт, фәкать Казан белән Оренбургта дөнья күргән матбугатларның фикри каршылыклар нигезенә корылган бәхәсләр булуын раслаучы бер мисал.
Баязитов «Нур» гәзитен ничек язып өлгертә? — Петербург ахуны Гатаулла Баязитов (1847-1911) тарафыннан нәшер ителгән «Нур» газетасы 1905 елның 2 сентябреннән 1914 елның 22 июненә кадәр Санкт-Петербургта чыга. Газета күп очракларда патша хөкүмәте карарлары, татар милли буржуазиясенең идеологлары һәм үзенең бик озын язылган дини эчтәлектәге мәкаләләре белән тутырыла. Тукай шуннан көлә.
«Әхбар» тәэмин иткән байлар йөри икән кайларда… «Әхбар» бай дип еллык яздым, ябыласын белмәдем… «Хөкүмәт яптырды», — дидер наширләрнең уявы… — 1907 елның 10 декабреннән «Әхбар» («Хәбәрләр») газетасы чыгарыла. Анда, беренчедән, патша Русиясенең эчке һәм тышкы сәясәтен яктырткан материаллар күпләп урнаштырылу, шуларга өстәп, төрле вакыйгалар турында мәгълүмат бастыру белән, икенчедән, тора-бара ул милли буржуазия мәнфәгатьләрен яклауны икенче планга калдырып, аның тоткан кыйбласы радикальрәк төс ала баруы, өченчедән, хөкүмәт башына Столыпинның килүе белән Русиядә кара реакция көчәеп, матбугат органнарына кабат цензура кайту да тәэсирсез калмый. «Бу көннәрдә ишетдекемез ышанычлы хәбәргә караганда, — дип яза «Казан мөхбире» газетасы (1908, 21 июль), — «Әхбар» гәзитәсен тәэмин итүче байлары моннан соң гәзитәне дәвам иттермәскә карар биргәннәр икән». Кемнәр соң ул байлар? Алар: С.Аитов, С.Галикәев, С.Мусин, Г.Мөэминев, В.Гайнуллин, Ә.Әҗимев, Г.Юнысов, Г.Казаков һ.б. Үзләренә бер яктан да файда китермәгән газетадан алар кул селтәргә ашыгалар, нәтиҗәдә «Әхбар» 1908 елның 30 июнендә чыгудан туктый, әмма әлеге байлар «газетаны хөкүмәт туктатты» дигән хәбәр тараталар. Тукай әнә шул хәлләргә кагыла.
«Тәрҗеман»ның эче поша «Ислах» кызылга күрә. — 1905—1907 елгы инкыйлаб дулкынында татар иҗтимагый тормышында үзгәрешләр барган бер заманда чор өчен алдынгы карашлы татар яшьләре, шәкертләрнең мәнфәгатьләрен яклап, демократик рухтагы әсәрләр, мәкаләләр басканы өчен, «Әлислах»ны И.Гаспринский (1851-1914) наширлеге һәм мөхәррирлегендә басылган «Тәрҗеман» (1883-1918) газетасы күп тапкырлар тәнкыйтьләп чыга. Гомумән, бу елларда Казан, Оренбург һәм башка төбәкләрдә нәшер ителгән газета-журналлар «Тәрҗеман» газетасы алып барган милли-мәдәни һәм сәяси кыйбланы вакыт-вакыт тәнкыйтьләп узуны кулай күрәләр. Монда шуңа ишарә.
Һинди Минһаҗ шул җирләрдә дарелфөнүн саласы.— Һиндстанда укып кайткан һинди Минһаҗ дигән кушаматлы кеше (Кадермәтев Минһаҗетдин Йосыф улы, 1871—1925), элекке Саратов губернасы Хвалын шәһәрендә Һиндстан мәдрәсәләре тибында югары уку йорты (университет) салдырам дип, халыктан акча җыйный, әмма ул акчаны үз кирәгенә тотып бетерә. Бу турыда 1906 елда ук «Казан мөхбире» газетасында (21 июль саны) болай язылган: «…Минһаҗ Йосыф әфәнде.., мәктәбе ибтидаиләре дә булмаган, ничә еллардан бирле уку-укытудан мәхрүм бер халыкка «күтәрә алмаган зурны күтәрә» дигән кабилдән әллә ниткән йөз мең сумлык, дүрт этажлы «Мәдрәсәи галия» салам, дип сөйләп йөреп, без приговорга имзаларымыз язылган имамнарны бөтен галәмгә бәднам кылуы (яман атыбызны таратуы) бер тарафта торсын, хәтта үземез берлә утырдыкыны вә мәслихәт кылышканы да юктыр. Өязгә килгән вакытында йөземезгә карап: «Мин үзем гакылсыз вә ахмак булып, сезләрнең ике тиен көмешкә ярамаган приговор вә имзаларыңны алып, үз-үземне бәднам кылдым. Юк исә сездән башка да акча җыйный аладыр идем», — дигән сүзләрне әйтергә, яхуд күземезгә күренмәй качып йөрергә уйламый вә тартынмыйдыр иде»… Бу вакыйга уңаеннан «Яшен»нең 1908 елгы 1 нче (3 август) санында мондый рәсем дә бар: тау башындагы шәһәр уртасында Казан университеты бинасына охшатылган ак колонналы зур бина. Аның уртасыннан һинди Минһаҗның фәс кигән башы калкып тора, баштан тирә-якка кояш нурлары кебек нур сибелгән. Аска «Хвалынский тавы башында Минһаҗетдин Йосыф тарафыннан салынган университет» дип язылган. Тукай шул хәлләрне искә ала.
Тарта Казанның яшьләрен Рәмиевләр алтыны. — Закир (Дөрдемәнд, 1859-1921) һәм Шакир (1857-1912) Рәмиевләр — Уралдагы алтын приискасы хуҗалары. Бу ике милләтпәрвәр татар халкының мәдәни тормышында да күркәм эз салып калдыралар. Аларның матди ярдәме белән Оренбургта сәяси һәм әдәби «Вакыт» газетасы, иҗтимагый-мәгърифәти һәм әдәби-публицистик «Шура» (1908 елның 10 гыйнварыннан 1917 елның 31 декабренә кадәр чыккан) журналы нәшер ителә. 1909 елдан «Вакыт» нәшрияты оештырылып, анда Р.Фәхретдин, Ш.Камал, Г.Ибраһимов һәм башкаларның китаплары дөнья күрә. Алар нәширлегендә басылган «Вакыт» һәм Шура»ның сыйфатын яхшырту нияте белән кайбер журналистларны, язучыларны Казаннан чакырту ягын да карыйлар һәм шул газета һәм журналда эшләү өчен, Оренбургка күчеп китәләр. Тукайга да чакыру ясала. «Әле Оренбурдан да мине чакырып хат килде, — дип яза ул апасы Газизә Госмановага 1908 елгы 27 март хатында. — «Вакыт» гәзитәсендә, «Шура» журналларында эшләргә… Ләкин мин хәзергә анда бара алмыйм». Казанга зур өметләр белән кайткан Тукайда күңел төшенкелеге башлана. Моңа өстәп Оренбургка бара алмауның сәбәбен горур Тукай апасы Газизә Госмановага (1908, 27 март) язган хатында: «Оренбур язучылары илә гәзитә аркылы бераз чәкәләшеп алган идек. Шуңа күрә алар хатны үземә язмыйча, бер иптәшемә язып, мине чакырганнар», — дип аңлата. Шул шартларда Оренбургтан Фатих Кәрими аңа атап чакыру хаты юллый. 1908 елның 23 июнендә Казаннан Серноводскида дәваланучы Ф.Әмирханга язган хатында ул: «Бу хәл туйдырды инде тәмам. Оренбургка Ф.Кәримов чакырган иде. Анда барсам, бәлки, үземә мөгаййән (билгеләнгән) эш булуы һәм серьезный кешеләр тирәсе файдалы булыр иде дим. Нишлим? Барыйм микән?
Монда «Әлислах» ходка китсә, көлке журналы да чыкса, үземнең кальбән сөйгән гәзитә вә идеямә хезмәт итәр идем», — дигән юллар бар. Тукай Оренбургка «Вакыт» газетасында эшләргә бармаган.
Шагыйрь бу вакыйганы үзенең «Авыл җырлары»нда көлеп искә ала. «Чүкеч» мәҗмугасы исә, Тукайдагы әлеге шигырь юлларын: «Яшен» журналында «Тарта Казанның яшьләрен Рәмиевләр алтыны» дия бер көлке җыр язылмыш иде. Казанның яшьләрен Рәмиевләр алтыны тарткан кебек, бөтен чирләрне дә, белмәм, нәрсә тарта?» — дип яза һәм, мәҗмугадан аңлашылганча, начар гадәтләр дә Казаннан күчә дигән фикер калдыра. «Чүкеч»тә урын алган әлеге фикергә «Әлислах»ның 1908 елгы 50 нче санында сатирик рәвештә җавап та бирелгән.
«Миръат» язмый ни хәлең бар, һичбер эшең уңмагач.- «Миръат» — татар милли хәрәкәте лидерларыннан берсе Габдрәшит Ибраһимов (1857-1944) тарафыннан 1900-1903, 1907-1909 еллар арасында барлыгы 22 сан чыгарылган журнал тибындагы китаплар һәм брошюралар җыентыгы. Г.Ибраһимов 1905 ел ахырыннан Петербургта «Өлфәт» исемле газета оештыра. 1907 елда ул тукталгач, яңадан «Миръат»ын чыгара. Бу брошюраның төп мәсләге милләткә дини-әхлакый тәрбия бирүгә корылган.
Мөштәриләр юк, ди, инде игълан булса да ярый. — Казанда 1906-1914 елларда сәүдәгәр Әхмәтҗан һәм Мөхәммәтҗан Сәйдәшевләр тарафыннан чыгарылган «Бәянелхак» газетасына ишарә. Газетаның күпчелек өлешен рекламалар, эчке һәм тышкы хәбәрләр алып торган. Басылган аналитик материаллар Тукай һәм шул заманның алдынгы карашлы татар яшьләрен канәгатьләндермәү сәбәпле, бу газетага язылучы сирәк була.
Морад кебек теләнчене күралмассың төштә дә. — Татар байларының кайберләре хаҗ кылырга, Мәккә шәһәренә үзләре бара алмасалар, башка берәүне акча белән яллап җибәргәннәр. Бу акчаны «бәдәл» дип, кеше өчен барып хаҗ кылучыны «бәдәлче» дип атаганнар. Бу урында Тукай тарихчы, дин галиме һәм публицист Мораделмәккине (Мөхәммөтморад Рәмзи әл-Мәкки (1854/55-1934)) искә ала кебек.
Әчтерханда «Борһан», «Идел» — ике әтәч бар икән. — Әстерханда чыккан «Борһане тәрәкъкый» («Прогресска дәлил», 1906 елның маеннан 1911 елның февраленә кадәр татар һәм төрек телләрендә басылган) һәм «Идел» (1907-1914) газеталары. Әстерханда нәшер ителгән «Борһане тәрәкъкый» газетасы белән «Шураи ислам» җәмгыяте идарә итсә, «Идел» газетасы исә заманы өчен алдынгы карашлы саналган «Җәмгыяти исламия» идарәсендә яши. Газеталар арасындагы төп каршылык нәкъ шул оешмалар төрле мәсьәләләрнең чишелешен хәл иткәндә туа да инде. 1908 елның 11 март сайгада «Идел» газетасының мөхәррире «Заһидулла Шәрифуллин» имзасы белән басылган язмада ул ачык күренә. Анда: «Борһане тәрәкъкый»ның 13 нче саны идарәмезгә килде. «Юбилей» сәрләүхәле бер мәкалә, 2 мәктүб, 3 Әстерхан хәбәре, 3 дәхили, 2 хариҗи хәбәрдән башка бөтен мөндәриҗәне (эчтәлекне) «Идел»гә вә «Идел» мөхәрриренә һөҗүмдәй, тугрысы, бер шарлатанлыкдан гыйбарәт улдыгыны күрдек, укыдык, чук тәәссефләр итдек. Тәәссефемез, динсез — Фәлән, белмәмешләр дия язулары өчен түгел, фәкать һәфтәгә бер мәртәбә чыга торган милли бер гәзитәнең гарызы вә мәнфәгаты шәхсия өчен һибә ителүе монфәга (гомуми файда) урнында амәле шәйтаниягә (шәйтаннарга өмет) корбан улуы өчендер…
Өч елдан бирле динсезлек, мәлгунлек, монафикълык илә фәтва вирелгән, Динсезлекләре җәмгыятьтә йәминнәр илә тасдыйк кылынган. Бөтен гәзитә сәхифәләрендә язылган, тутырылган кешеләргә доносить итәләр, шаһид булалар дия уфкәләргә (үпкәләргә) ничек урын булсын? Чөнки динсез бит алар!..» Бу тартыш һәм бәхәсләр шактый дәвам итә. «Ялт-йолт»ның 1911 ел, 4 нче саны (23 июнь) тышлыгында да пыр тузып ике әтәч талашуын һәм тирә-якка йоннар очуын сурәтләгән рәсем урнаштырылган. Аста әлеге икеюллык китерелә.
Иран халкы онытмыйдыр шаһтан күргән «хөрмәт»не. — Иран халкын аерата каты кысуы, барлык прогрессив хәрәкәткә дошманлыгы белән танылган Иран шаһы Мөхәммәтгали (1872-1925) Ирандагы буржуаз революция хәрәкәте нәтиҗәсендә 1908 елда тәхеттән төшерелә. Тукай шуңа ишарә ясый.
…Ишми ничек тузәйкән? — Ишми ишан — Ишмөхәммәд Динмөхәммәдов (1839-1919), элекке Вятка губернасы Малмыж өязе (хәзер Татарстанның Балтач районы) Түнтәр авылы мулласы. Патша охранкасы агенты, доносчы булуы турында мәгълүматлар сакланган. Иске карашлы мулла буларак, ул 1905—1907 елгы инкыйлаб дулкынында татар тормышына үтеп кергән демократик идеяләргә, җөдидчелеккә каршы көрәш алып бара. Донос белән шөгыльләнү 1917 елның 1-11 май көннәрендә Мәскәүдә узган Беренче Бөтенрусия мөселманнары корылтаенда делегатлар алдында фаш ителә. Ул Октябрьдән соң большевиклар суды карары буенча атып үтерелә.
Мөлхимәләр балдагы терек халкын алдады, — Мөлхимә — төрек пашасы (дворяны), дипломат.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.: шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).