Кем белер кадреңне, җаным, дәртле күңел булмаса?
Наз итәр кемнәргә гөл — каршында былбыл булмаса?
Сурәтеңнең иң чыны, бел: шагыйрең күңлендәдер;
Көзгеләрдән чын төсеңне күрмисең — ул булмаса.
Бирмәде Ләйлә кеби мәхбүбәгә дөнья бәһа;
Ул болай бер кыз гына — каршында Мәҗнүн булмаса.
Һич килештермим синең төсле гүзәллек шаһына,
Ичмасам, бер хисле шагыйрь дә килеп кол булмаса.
Мәхбүбә — яратылган, сөелгән хатын-кыз.
(«Булмаса». — «Габдулла Тукаев диваны»нда (1908) басылган. Текст шуннан алынган. (Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.:
шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).