ТАТ РУС ENG

…гә (Ядкяр)

(Ядкяр)


Шагыйрем!  Кодсиятең булсын синең күңлеңдә сер;
Дөньядан шагыйрь икәнеңне яшер, дустым, яшер.

Белмәсеннәр — кайсы җирдән  агыла  бу  кодрәтең,
Син, ләтыйф тәннәр кеби, күрсәтмәгел чын сурәтең.

Һәрвакыт, һәр җирдә син башка киемнәргә төрен:
Йә җүләр бул, йә мәзахчы бер кеше төсле күрен.

Бирмә сер һичкемгә: сөйләшсәң сөйләш өстән генә;  
Көл — караңгы йөз бирү анчак килешмәстән генә.

Читкә бор — сүз  килсә каршыңда  шигырьләр  бабына;
Иптәшең шагыйрь генә бассын аяк михрабыңа.

Итмә үз тормышны; тап башка җиһан, башка хәят;
Дөньяның буш шау-шуы шагыйрьгә чит, шагыйрьгә ят.

Кем генә булсаң да бул — юк ансына һичбер сүзем;
Тик сүзем шулдыр сиңа: саклан булудан үз-үзең!

Бел: килешмидер сиңа бу вак мәгыйшәт, вак тормыш;:
Чөнки мәңгегә очалмас, йортта күп асралса кош.

Фәйзы бакый — таҗе шагыйрь* мәңгегә булмас сиңа,
Ваксынып, син төшсәң алтын шылтыравы астына.

Баш имә — зур син — бу әдна җанлылар дөньясына;
Падишаһ син! Бик кирәксә, баш исен дөнья сиңа.

Таш йөрәкләр кырсалар күңлеңне — түз, эндәшмә син;
Эшләре шул: болгасыннар әйдә зәмзәм чишмәсен!

 

Кодсият — талант, илһамлану.
Ләтыйф — үтә күренә торган (гүзәл).
Мәзахчы — көлдерүче, шамакай.
Анчак — тик, бары.
Бабына — мәсьәләсенә, өлкәсенә.
Михраб — трибуна.
Хәят — тормыш.
*Бетмәс-төкәнмәс байлык — шагыйрьлек таҗы.
Мәгыйшәт — тормыш-көнкүреш.
Әдна — бик түбән.

(«…гә (Ядкяр)». …га (Ядкяр). «Габдулла Тукаев диваны»нда һәм «Әлислах»ның 1909 елгы 8 январь (56 нчы) санында басылган. Текст «Диван»нан алынган.
Тукайның замандашларыннан Каюм Мостакаевның (1883-1974) истәлегенә караганда, бу шигырь С.Рәмиевнең «Бәянелхак» газетасы хуҗалары Әхмәтҗан һәм Мөхәммәтҗан Сәйдәшевләргә хезмәткә керүе уңае белән язылган.
Зәмзәм чишмәсе — Мәккә шәһәрендә Кәгъбә янындагы кое исеме. Минераль матдәләргә бай бу суны хаҗга баручылар махсус савытларга тутырып алып кайталар, ул озак саклануы белән үзенчәлекле.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.:
шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).


Комментарий язарга


*