ТАТ РУС ENG

Күк сыер


          I

Башка хайваннар кеби, ушбу җиһанда күп сыер:
Бар агы, бардыр карасы, әмма бармы күк сыер?

Билгеле инде, сыер һич андый төстә булмый ул;
Юк-югын; юк булса да, безнең тарафта булды ул.

Бар иде безнең авылда картаеп беткән әби,
Берүзе — ялгыз башы, йортында юк бер адәми.

Карты сау чактук гомер иткән ягымлы бер мәче —
Бу әбинең шул иде тик иптәше һәм сердәше.

Бер улы бар, ул да чит җирләргә киткән, эштә ул;
Бер дә кайталмый авылга яз да, көз дә, кыш та ул.

Ач-ялангач түгел иде бу әби, тик ятса да;
Хат яза угълы, сала аз-маз кызыл, күк акча да.

Бервакыт, көннәрдә бер көн, хат яза карчык улы;
Хат белән бергүк утыз сум акча салган берьюлы.

Акчаны алгач, әби киткән нидәндер Әтнәгә —
Ни өчендер, белмим, әллә җан тәрәзә какмага?

           Кактым-суктым — әчелде,
           Тәңкәләре чәчелде;
           Эте чыкты өрмәгә,
           Кызы чыкты күрмәгә;
           Этен алдым пычакка,
           Кызын алдым кочакка.


II

Юк ла  мин бу вак сәтырларны язам уйнап болай;
«Әтнә» дигән сүзне язгач, җырлыйсым килде шулай.

Иске бу такмак, сабый вактымда күп такмаклаган
Такмагым булганга, күңлем дәфтәрендә саклаган.

Бер утырсам ялгызым шул дәфтәремне актарып,
Шул килеп чыкты да яздым, калмасын дип тапталып.

Валлаһи, җандай күрәм мин искеләрнең җырларын,
Күкрәгемдә саклыйм әйтерсең рәсүлнең тырнагын.

Йә, минем кайда хикәям? Ник аны читкә борам?
Юк, зарарсыз: мин шулай язган чагында йөткерәм.



Сәтыр — (язмадагы) юл.
Рәсүл — пәйгамбәр.

(«Күк сыер». Шигырь «Әлислах»ның 1908 елгы 27 июль (39 нчы) санында «Г.Тукаев» имзасы белән басылган. «Ахыры булыр» дип куелса да, ахыры күренмәде. Газетада шигырьнең 15 нче юлында «Әтнәгә» куш җәя эченә алынган, 24 нче юлда исә «Әтнә» сүзенә куш җәя куелмаган. «Габдулла Тукаев диваны»на (1908) кертелгән.
Текст «Габдулла Тукаев диваны»ннан алынган.
…мин шулай язган чагында йөткерәм — 1907 елның октябрендә Казанга кайткан Тукайда ятимлек тормышының «бүләге» — сәламәтлеге какшау үзен сиздерә башлый. 1907 елның 30 декабрендә апасы Газизә Госмановага язган
хатында: «Әле бу арада бик яхшы гына авырып алдым. Хат яза алмадым», —
дигән юллар бар. 1908-1909 елларда, шагыйрь язганча, бизгәк тоту
хәлләре еш кабатлана.

«Габделхак» — «Бәянелхак»ны Тукай көлеп шулай атый. Габделхак — хаклык, дөреслек колы (хезмәтчесе) дигән сүз. Рәфикъ — иптәш. Кифайәтләнү — җитәр дип уйлау.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.: шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)). 



 

Комментарий язарга


*