Чын бәхетледер кулың тоткан колың;
Гайне кодсият вә гыйффәттер кулың.
Ялтырыйдыр санки нурдан бер балык, —
Бер фәрештә күңледәй пакьтер кулың.
Терлә хәсрәттән агуланган күңел;
И матур кыз! Зәһрә тирьякътыр кулың.
Яшь күңелне тотса ычкындырмый һич, —
Бер сихерле, серле кармактыр кулың.
Һәр бәхетнең, башы шуннан башлана, —
Бер бәхет бәхренә тармактыр кулың.
Мин кулың тоткачтан аштым күккә дә, —
Бер дә чиксез гали чарлактыр кулың.
Әйе, буең да зифа, туба кеби, —
Шул мөкаддәс талга яфрактыр кулың.
Шагыйранә сүз бу, аңларсың үзең, —
Бу сыйфатлардан ераграктыр кулың.
Тукта, бер мактыйм әле дип уйладым, —
Әллә ник мактарга ансаттыр кулың!
Гайне кодсият — пакьлек һәм сафлык чишмәсе (яки шуларның нәкъ үзе).
Гыйффәт — сафлык.
Санки — гүя, әйтерсең лә.
Зәһрә тирьякътыр — агуга дарудыр,
Бәхренә — диңгезенә.
Гали — бөек.
Туба — оҗмах агачы (дини мифология)
Шагыйранә — шигъри.
(«Кулың». «Әлислах»ның 1908 елгы 20 июль (38 нче) санында «ГъТ.» имзасы белән басылган. Бу рәвештә (ноктасыз) имзаны Тукай беренче тапкыр шунда куллана. Шигырьнең исеме астында җәяләр эчендә «Мактый беләм микән дип кенә мактаган» дип куелган. В.Бәхтияров истәлегендә шигырьне Зәйтүнә Мәүлүдовага багышланган дип яза. «Тукай турында истәлекләр»гә (1986) язылган искәрмәдә «Ирония белән тәмамлана торган бу шигырьне Тукайның сөйгән кызы Зәйтүнәгә багышлап язу ихтималы юк» дигән юллар бар. Шигырь «Габдулла Тукаев диваны»на (1908) кертелгән. Текст «Габдулла Тукаев диваны»ннан алынган. (Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.: шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).