ТАТ РУС ENG

Кызык гыйшык


Тирләп, эссе көндә койнырга теләп,
Бер кеше салкын су алды бер чиләк.
Өст-башын салган; вәләкин шикләнә
Су салырга тәнгә, чөнки чиркәнә.

Бер куя җиргә чиләкне, бер тота;
Нишләсен мискин — суык су куркыта.
Күп азаптан соңра гайрәткә килеп,
Суны җилкә аркылы читкә сибеп

Куйды да, — син нечкәләп бер баксана:
«Әл дә тәнгә тимәде», — дип шатлана!

*

 

Мин моны яздым, бу — гыйшкым миследер;
Чөнки гыйшкым нәкъ минем шул төследер.
Мин сөям, хәтта ки гакълымнан шашам –
Сөйгәнемнән шүрәле төсле качам.

Юлда күрсәм, күз йомам, күрмим, имеш;
Ут йотып янсам да, сер бирмим, имеш!
Бер шигырь язсам да, ялган кул куям,
Мин сөйгәнне белмәсен дип куркудан.

Тугъры килсәм, сүз сөйлим салкын гына,
Булса да күкрәк тулы ялкын гына.
Бер хәбәр бар: ул хәзер киткән бугай,
Шәһренә күптән барып җиткән бугай.

Кайда ул миннән җибәрмәк хат-сәлам?!
«Белми китте, күп шөкер», – дип шатланам.

*

 


Белми, дим дә, бәлки, «белгәндер» әле!
Әллә инде белгәнен белдермәде?
Аңламыйм, төшмим дә аңлау касдына,
Шигъреми җәйдем аягы астына;

Өенә җиткәнче басып кайтса аңар,
Шагыйре зур илтифатыннан санар.

Миследер — охшаштыр.
Шәһренә — шәһәренә.
Касдына — теләгенә, ниятенә.

(«Кызык гыйшык».  «Әлислах»ның 1908 елгы 17 июнь (34 нче) санында «Мәҗнүн» имзасы белән басылган. Тукай бу имзаны башка шигырьләрендә кулланмый. Аста «12 июнь, 1908» датасы бар. «Әлислах»ның 1908 елгы 24 июнь (35 нче) санында «Кызыклы гыйшык» шигырендә киткән хатаны төзәтеп уку өчен, «Тасхих»та: «Үткән номерда «Кызыклы гыйшык» сәрләүхәсе шигырендәге «җилкәне», «җилкә» вә «нечкәләтепне», «нечкәләп» дия укырга тиеш», — дигән искәрмә бирелгән.
Серноводскида дәваланып яткан Ф.Әмирханга 1908 елның 23 июнендә  язган хатын шагыйрь түбәндәге сүзләр белән башлый:
«Фатих әфәнде! Сәлам, конечно.
Хатыңызны алдым. «Әлислах»та «Кызык гыйшык» шигырен яраттыңызмы? Керпе үзенең кабыгына кереп яшеренгән төсле, мин дә, сөю хакында бер нәрсә язсам, ялган имзалар артына сыгынам».
Шигырь Тукайның Зәйтүнә Мәүлүдовага булган мәхәббәте тәэсире белән  язылган. Анда Тукайның үзенең шәхси хәленә карата ачы ирониясе булган:
Тирләп, эссе көндә койнырга теләп,
Бер кеше салкын су алды бер чиләк…
Суны җилкә аркылы читкә сибеп
Куйды да… «Әл дә тәнгә тимәде», — дип шатлана! —
дигән юллар, бу әсәр басылганга чаклы байтак вакыт элек, «Фикер»нең 1907 елгы 13 май (иң соңгы 18 нче) санындагы «Думаның хәле» дигән баш мәкаләдә, иҗтимагый күренешкә ирония буларак, түбәндәгечә яңгырый: «Инде хөкүмәткә бер дә тимичә генә яңлыш тиелеп китсә, каршысына тез чүгәргә мәҗбүр булган Думаның дәвам итүе дә, итмәве дә барыбер кебидер. Бер кеше, комган берлә салкын су алып коенганда, суны тәненә тигезмичә, читкә түккәндин соң: «Әле дә ярый тимәде», — дип куана, имеш. Думаның урта партия кешеләренең хәрәкәте дә шул кешенең коенуы кабиленнән генә булырга охшыйдыр. Ни булса да, Думаның хәле бик кызганычтыр. Дума ике ут арасындадыр». Шулай итеп, бу ике әсәр арасында бәйләнеш ярылып ята.
«Габдулла Тукаев диваны»нда (1908) шигырьгә «Белмим дим дә…» дип башланган соңгы алты юл өстәлгән.
«Кызык гыйшык» шигырен Тукай 1908 елның 11 октябрендә Купеческое собрание залына (хәзерге Островский урамындагы Яшь тамашачылар театры бинасы) җыелган ислахчы яшьләр әдәби кичәсендә сәхнәдән укый.
Текст «Габдулла Тукаев диваны»ннан алынган.
Бер хәбәр бар: ул хәзер киткән бугай — Тукайның мәхәббәт тотып йөргән кызы Зәйтүнә Мәүлүдова, Казанга яз башларында килеп, язучы Марсель Гариф мәгълүматына караганда, 1908 елның 12 июнендә Чистайга китә. Димәк, шагыйрь Зәйтүнә Мәүлүдованың Казаннан китү хәбәрен ишетеп, шигырь шул ук көнне хәбәр ишетелү белән иҗат ителгән.

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.: шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).  


 

Комментарий язарга


*