Татар халкы! Син үләргә мәхкүм инде,
Дару үтмәс дәрәҗәдә мәсмүм инде;
Тиберченмә! Терелмисең, юл өстендә
Ятма аунап, үзеңне үзең күм инде.
Милләтчеләр сине фәкать алдый гына,
Дигән булып: «Җанланасың син тиз менә».
Алданма син! Калган акчаң өчен алар
Укыйлар ич баш очыңда ясин генә!
Лябед сиңа терлер өчен корбан кирәк,
Җитми мыр-мыр хәтем — чын, саф Коръән кирәк;
Көймә бата; йота торган балык өчен
Фида булган мөрәүвәтле бер җан кирәк.
Милләтче бик куркак бит ул, судан курка,
Гәрчә «милләт» диеп авыз суын корта.
Кайсы чакта күперсә дә, тиз шиңә бит
Теге — ишек алдындагы ата күркә.
Алданмыйча, газиз башың кабергә керт
Милләтчеләр барчасы да — эшсез шәкерт;
Алар өчен барыбер: син теләсәң бет!
Алданма син: шәкерт алар, шәкерт! Шәкерт!
Дөрест суз бу, монда шик-шөбһә кемгә бар?
Тугъры сүзне нинди файда кәтемдә бар?
Күрерсең син шәкертләрнең сәдакатен:
Бер бай үләргә ятканда, хәтемгә бар.
«Милләт!» диләр, — ул чынмыни? Ихласмыни?
Үз корсагын шәкерт алда тотмасмыни!
Әллә ничек рәхмәт берлә җанлансаң да,
Алар сине тагын сугып екъмасмыни?
Биһүдәдер! — сорыкорттан көтмәк гыйлаҗ
Син бер гали, сатылмаслык иргә мохтаҗ;
Хак Тәңренең каршысында килешмидер
Тәһарәтсез намаз илә корбансыз хаҗ!
Мәхкүм — хөкем ителгән.
Мәсмүм — агуланган.
Лябед — чарасыз.
Хәтем — Коръән уку.
Фида булу — корбан булу.
Мөрәүвәтле — үз-үзен кызганмаучы, башкаларга ярдәмле.
Кәтем — яшерү.
Сәдакать — турылыклы булу.
Хәтем — бөтен Корьәнне укып чыгу.
Биһүдәдер — буш, мәгънәсез эштер.
Гыйлаҗ — ярдәм, котылу.
Гали — бөек.
(«Милләтчеләр». – «Габдулла Тукаев диваны»нда (1908) басылган.
Текст шуннан алынган.
Көймә бата; йота торган балык өчен
Фида булган мөрәүвәтле бер җан кирәк.
Тукай монда Юныс пәйгамбәр турындагы риваятьне искә төшерә. Аллаһ Тәгаләнең Җәбраил галәйһиссәлам исемле фәрештәсе, Юныс пәйгамбәр янына килеп, Ниневи шәһәре халкын дингә өндәргә (христианнарда, Йона) чакыра. Юныс пәйгамбәр, халыкны тыңлата алмагач, өметсезлеккә төшеп, шәһәрне ташлап тауларга китә, аннары Иблис коткысы белән, Аллаһ сүзенә каршы барып, кабат шәһәргә юнәлә. Фәрештәләр аны бу адымыннан туктатырга теләсәләр дә, ул шәһәргә баруын дәвам итә. Гаиләсе белән бер диңгез янына җитәләр. Юныс пәйгамбәр бер көймә эзләп китә. Көймәгә утыргач, диңгездә көчле давыл чыга. Шунда ул үзенең Аллаһ Тәгаләдән качып баруын һәм зур гөнаһлы булуын әйтә. Шуңа карамастан юлларын дәвам итәләр. Юлчылар Юнысны, шобага салып, диңгезгә ташларга мәҗбүрләр. Аллаһ әмере белән Юныс пәйгамбәрне Зәлуха исемле балык йотып, үзендә кырык көн әсирлектә тота. Шул газаплардан соң гына, шәһәргә барып, халыкны туры юлга кертә ала.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.:
шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).