ТАТ РУС ENG

«Мөхәммәдия»дән


Диде Камил ки, йа Сәйдәш, оныттым,
Яңылдым юлый, яңлыш юла киттем.

Билем гаҗиз синең судлашуыңнан,
Хиҗаб каршысына ут ачуыңнан.

Хәзер көлмим синең сәйдәшлегеңнән,
Электә булса — булган яшьлегемнән.

Хәзер хаклыйм «Бәянелхак»ларыңны,
Тәмамилә аңа мөлхакларыңны.

Камил бәндәң ки кыйлды мәгъсыйәт уш,
Элеңдәдер, нә кыйлсаң, насыйәт уш.


Яңылдым юлый – ялгыштым юлны.
Хиҗаб каршысына — хатын-кызның качып (битенә пәрдә ябып) йөрүенә каршы.
Мөлхак — иярү.
Мәгъсыйәт уш — шушы гөнаһны.
Элеңдәдер… насыйәт уш — «шушы башым синең ихтыярында» дигән мәгънәдә.

(«Мөхәммәдия»дән. — «Мөхәммәдия»дән. «Әлислах»ның 1908 елгы 20 июль (38 нче) санында «Шүрәле» имзасы белән басылган һәм «Габдулла«»Тукаев диваны»на (1908) кертелгән.
Бәкер Яфаров «Тукай сатира һәм пародияләренең антиподларына карата» исемле мәкаләсендә «Бу шигырь Мөхәммәд Чәләбинең (XV гасырда яшәп иҗат иткән төрек шагыйре) «Мөхәммәдия» китабындагы «Ифтитахе рисаләи Мөхәммәдия» бүлеге тезмәсенә пародия» дип яза.
Текст «Габдулла Тукаев диваны»ннан алынган.
«Казан мөхбире» газетасының 1906 ел 31 июль (126 нчы) санында имзасыз мондый бер хәбәр бар:
«Бәянелхак» сахибе Әхмәтҗан Сәйдәшев Уральскидә «Фикер» сахибе Төхфәтуллинне судка биргән. Сәбәп — 25 июнь «Фикер»дөге Сәйдәшевне тәхкыйрьләр, имеш».
Шигырьдәге эчтәлек түбәндәге вакыйгаларны искә төшерә: «Фикер»нең 1905 елгы 17 май (18 нче) санында «Тәрәкъкый хакында бер-ике сүз» дигән баш мәкалә басыла. Бу язмада XX гасыр башында яшәгән татар халкының тәрәкъкыйпәрвәрлеккә ирешә алмавының төп сәбәпләренең берсе — хатын-кызның пәрдә артында яшәргә мәҗбүр ителүе, ягъни качуы, татар иҗтимагый хәрәкәтендә катнаша алмавы күрсәтелә; «хатыннарны әсирләр итеп асрамыйк» дип халыкка мөрәҗәгать ителә. Мәкаләдә тасвирланган вакыйгага «Фикер»нең башка саннарында да шактый урын бирелә. Күләмле мәкаләләр, шигырьләр басыла, качуның зарарлары санап үтелә. Шуны искәртү кирәк: XX гасыр башында дөньяга килгән татар вакытлы матбугатында хатын-кыз иреге мәсьәләсе төрле аспектта, һәрдаим яктыртылып килә. Уральскида нәшер ителгән «Фикер» газетасында дөнья күргән язмаларга каршы Казан сәүдәгәрләре Ә.Сәйдәшев җитәкчелегендә чыккан «Бәянелхак»та, качуның дөреслеген раслап, төрле чыгышлар басыла. «Бәянелхак»ка җавап йөзеннән «Фикер» үзенең 25 июнь (23 нче) санында «Тугъры җавап» исемле кечкенә генә бер мәкалә урнаштыра: «Казанда «17 октябрь союзы»ның члены Ахмакҗан абзый, — и, яңлыш ычкынды ла, — Әхмәтҗан абзый «Габделхак» исемле гәзитендә «Фикер»дә качмау хакында яздыгымызга каршы ачуланып, ни әйткәнене үзе дә аңламаенча, бер җавап язган иде. Бунарга каршы рәфикымез «Таң йолдызы» ушбу сурәттә бик яхшы һәм тугры җавап биргән. Без шуның берлә хәзергә кифайәтләнәмез».
Моннан соң «Таң йолдызы»ның Сәйдәшевкә җавабы урнаштырылган. Чын дөресе исә, Сәйдәшевнең Камил Мотыйгыйны судка бирүе «Казан мөхбире»ндәгечә «Фикер»нең 25 июнь саны өчен түгел, бәлки 18 нче санда урын алган кечкенә генә хәбәр сәбәпче була.
Кара реакция чорында Камил Мотыйгын, 1905-1907 елгы инкыйлаб дулкынында формалашкан прогрессив карашларыннан бераз чигенеп, «Бәянелхак»та мәкаләләр бастыра башлый. Тукайның бу шигыре шул уңайдан язылган.
Тукай «Мөхәммәдия» китабындагы түбәндәге шигырьне үрнәк итеп алган:
Диде адәм ки, йа Раббем, оныттым,
Янылдым юлый, яңлыш юла киттем.
Билем гаҗиз синең хикмәтләреңдин,
Дилем кыска синең нигъмәтләреңдин, — рәвешендә килә.
Камил — бу урында нашир, җырчы Камил Мотыйгый (Камил Мотыйгулла улы Төхфәтуллин) (1883-1941) күз уңында тотыла.
Сәйдәш — сүз сәүдәгәр һәм эшкуар, җәмәгать эшлеклесе Әхмәтҗан Яхья улы Сәйдәшев (1840-1912) турында бара.
Бәянелхак — 1906 елның 31 мартыннан 1914 елның 6 апреленә кадәр Казанда татар телендә нәшер ителгән иҗтимагый-сәяси һәм әдәби газета. Нашире һәм мөхәррирләре — Ә.Сәйдәшев, М.Сәйдәшев, Ш.Иманаев.
…тәмамилә аңа мөлхакларыңны — Мөлхак — кушымта дигән сүз; бу урында Тукай реакция елларында «Бәянелхак»ның кушымтасы гына булып калган «Казан мөхбире» газетасына һәм «Бәянелхак»та шагыйрь-публицистның үзе катнашлыгында чыккан «Яшен», «Әлислах» кебек газета-журналларда заманы өчен прогрессив саналган карашларга каршы көрәшү өчен оештырылган «Без» исемле «сатирик» кушымта-бүлеккә ишарәли.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.: шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)). 


 

Комментарий язарга


*